«Әрмән түгел, татар мин», - дип җырлаучы Венер Сәлимов икенче тапкыр әти булган
Җырчының 2 яшьлек кызы бар.
«Әрмән түгел, татар мин», - дип җырлаучы Венер Сәлимов соңгы елларда сәхнәдә бик сирәк күренә. Әмма аның шәхси тормышында яңалыклар бар.
Бүген 1 апрельдә аның улы туган. Баланың авырлыгы 4060 грамм, буе - 55 см.
«Рәхмәт, алтыным минем», — дип хатынына рәхмәт белдергән ул инстаграмда сториста.
Венер белән Ильвинаның икенче балалары бу. Аларның 2 яшьлек кызлары бар.