Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үрмәләп йөри, сөйләшми»: Ябыгып беткән нәни кыз бала унтугыз песи белән яшәгән

Алты яшьлек кыз бала «кис-кис» дип дәшкәч кенә карый.

news_top_970_100
«Үрмәләп йөри, сөйләшми»: Ябыгып беткән нәни кыз бала унтугыз песи белән яшәгән

Мәскәү өлкәсендә песиләр белән бер өйдә яшәүче нәни кыз баланы тапканнар. Сабый ябыгып беткән булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Талдом шәһәренең Салтыков-Щедрин урамындагы йортта яшәүче сабыйны песиләр тәрбияләгән. Алар барысы бергә чүп-чар тулган бүлмәдә торган», диелә бу хәбәрдә.

Полиция хезмәткәрләре урамда шикле ир-атны күрә һәм аны эзәрлекләгән вакытта, ябыгып беткән балага тап була.

Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Татьяна Петрова сүзләренчә, сабыйга карап торышка 3-4 яшь. Чынлыкта бу балага алты яшь икәне ачыкланган. Бала аякларында йөрми һәм сөйләшә белми, ул дүрт аякланып кына үрмәли. Кызчык «кис-кис» дип дәшкәч кенә игътибар итә. Бала унтугыз песи белән бергә үскән.

Бала табылган көнне патруль инспекторлары урамда шикле пенсионер ир-атны очрата. Ләкин карт ир-ат хокук саклаучылардан кача. Ул өенә тәрәзә аша кереп китә. Полиция хезмәткәрләре эчкә кергәч, чүп-чар тулган бүлмәләр һәм коридорны күреп ала. Шулар арасында песиләр һәм бала була.

Баланы хастаханәгә илтәләр. Аның «опекуны» — Мәскәүдә яшәүче 65 яшьлек ир-ат хәзер күрсәтмә бирә.

РЕН ТВ каналы әлеге вакыйганың шәхси йортта булуын хәбәр итте. «Полиция хезмәткәрләре тәрәзәдән кереп баручы ир-атны күрә. Аның артыннан өйгә керәләр. Биредә чүп-чар арасында ярымшәрә алты яшьлек кыз була», диелә бу хәбәрдә.

Әлеге шәхси йорт — сарай — хуҗасы баланың туганы түгел, ул — баланың анасының танышы. Хатын баланы шушы ир-атка калдырып китә, үзе атналар буена кайтмый йөри. Әни кешегә карата җинаять эше ачылган.

Канал хәбәрчесе баланың анасы — 35 яшьлек латыш хатыны Юратэ-Алприка белән аралашкан. Ул кызы янына еш килмәвен әйткән. «Биш, дүрт көнгә бер килдек», — ди.

Баланы Александр Абрамов — полиция хезмәткәрләре игътибар иткән ир-ат, караштырып тора. Күршеләре сүзләренчә, бу — бик сәер кешеләр. Алар өйгә беркайчан да капкадан керми, гел әйләнгеч юллар аша йөриләр.

«Эт ризыгы сатып алды, чүплектә казынды», — диләр.

Баланың анасы үзе Талдомда яшәми, ул 11 яшьлек олы кызы белән Мәскәүдә тора. Опека вәкилләре сүзләренчә, бу бала соңгы тапкыр кайчан мәктәпкә барганын да хәтерләми. Хатын үзе дә беркайчан да мәктәптә укымавын әйтә.

Хәзерге вакытта хатынның ике кызы да хастаханәдә.

«Кече кызның алты кило авырлыгы җитми. Ул сөйләшми. 11 яшьлек кызның сәламәтлеге бераз яхшырак», — дигән Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100