Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәркемнең үз кыйбласы (Кәрим Кара)

Кар башына кар җитә, кыз башына кыз җитә, диләр.

news_top_970_100

Ахирәте Гүзәл генә акылын чыбалтты Наҗиянең. Җан ахирәтләр булдылар кызлар, серләрен уртаклаштылар, бер кабымны икегә бүлделәр. Гомерлеккә сузылган дуслык иде аларның. Мәктәпне тәмамлагач та бухгалтерлыкка бергә укыдылар. Уку белән генәмени әле, эше булмагач? Авылда кызларның кирәге юк иде. Район җирендә эш табылмады.

Әйдә Казанга китәбез, анда нинди дә булса эш табылыр, өй саклап ятып булмый бит инде, — дип котыртты ахирәтен Гүзәл.

Шәһәрдә икесенә бер бүлмәле фатирга керделәр дә, супермаркетта прилавка артына бастылар. Акчасы мактанырлык түгел иде, тора-бара яхшырак урынга күчәрбез, дип юрадылар.

Казанда Наҗиянең күз төбәп барыр кешесе юк иде, ә менә Гүзәлнең әнисе ягыннан туганнары яши икән. Ял көннәрендә парлашып барып хәл белергә гадәт иттеләр Асия апаларына. Яшьлегендә авылдан чыгып киткән хатын гомере буе дары заводында эшләгән. Яше алтмыштан узган Асия апа ялгыз җан асрый иде, улы үз фатирында аерым яши икән.

Барган саен кызларга улы турында сөйләп бушамый иде хатын. Имеш, аның улы бар яктан килгән, акыллы-тәүфыйклы, югары белемле, эше дәрәҗәле. Әмма бер китек ягы әнисенең йөрәгенә кан саудыра ди, утыз яшен тутырган, һаман башлы-күзле булмаган. Кыз-кыркынны чакрым ярымнан урап үтә, ни сәбәп — кем белсен?

Наҗия мондый хәбәрләрне күңеленә якын алмады, олы яшьтәге улы ниемә аңа? Хәзер күп инде ул гаилә корудан читләшеп йөргән егетләр, авылда да, шәһәрдә дә. Йөрәге белән тойды кыз, бу апаның күңеленә хуш килде ул. «Кызым, кызым», — дип бөтерелеп йөрде алдында килгән саен.

Бер ял көнендә концертка барырга ниятләгәннәр иде кызлар, тик көне килеп җиткәч, Гүзәл ахирәтенең планнары кырка үзгәрде.

Барган чаклар булыр әле, җырчылар буа буарлык Казанда, бүген Асия апага барып кайтыйк. Өйдән шалтыратып бер йомыш кушканнар иде, — дип үзе артыннан әйдәде ул Наҗияне. Гел бергә йөреп өйрәнгән Наҗия ахирәтенең сүзләренә белән килеште тагын.

Гадәттәгечә каршы алды кызларны Асия апалары, чәй куеп җибәрде, түрдән урын күрсәтте. Тегесен-монысын сөйләшеп утырганда, ишектә кыңгырау шалтырады. Асия апага ияреп, бүлмәгә тәпәш кенә буйлы, шадра йөзле, үткен карашлы ир ияреп керде.

Бу минем улым Гобәй була инде, таныш булыгыз, кызлар. Хәер, Гүзәл күптәннән белә инде аны, — диде балкып Асия апалары. Уңайсызланып калган Наҗиянең бит алмалары алсуланып чыкты. «Вакытсыз йөрибез икән», — дип уйлап куйды ул. Гүзәл ни, киресенчә, ачылып китте, абыйсына үзләре турында тәфсилләп сөйләргә тотынды, нидәндер кызык табып көлеп тә алды, абыйсын сораулар белән күмеп ташлады.

Соңыннан бергәләшеп чәй эчәргә утырдылар. Гобәй дигәннәре күп сүзле түгел икән, күбрәк башкаларны тыңлады, сорауларга да «әйе», «юк» дию белән чикләнде. Наҗия үзен чит кеше итеп сизде бу төркемдә, эченнән генә ахирәтен тиргәп утырды, йөри бимазалап кешеләрне… Гобәйнең кисәк-кисәк аңа сынап карап алуларын сизеп калды Наҗия. Монысы инде бөтенләй ошамады кызга.

Кайткан чакта үзенең үпкәләрен ахирәтенең йөзенә бәреп әйтте.

И, бигрәк кыргыйсың инде, кешеләр белән аралашу да чыгырыңнан чыгара үзеңне, — дип көлкегә алды Гүзәл. — Бик әйбәт кешеләр алар, әле син белеп кенә бетермисең…

Шул көннән башлап Гүзәл ахирәтенең телендә Гобәй абыйсы гына булды. Күкләргә чөеп мактады аны, эчми-тартмый, ике бүлмәле фатиры, машинасы бар, акчаны каерып ала. Хәзерге егетләргә ышаныч бармы? Икесенең берсе я алкаш, я наркоман. Шундый берәрсенә барып капсаң, Аллаһ сакласын. Юньлерәк дигәненең дә киеп куйган чалбарыннан башка бернәрсәсе юк, шул чалбар кесәсендә җилләр уйный. Яхшыдыр да, бәлки, сүз юк, әмма кайчан аякка баса әле ул, гаилә тотарлык акча эшли, хатынын кадерли. Гомерең үтеп китәчәк андый көннәрне көтеп. Яхшы дигәннәренең дә бер-ике ел яшәгәннән соң начар гадәтләргә тартылып китүләре турында мисаллар күпме? Бер генә яшибез бу дөньяда, барысын исәпләп, уйлап чыгарга кирәк кияүгә. Хатын-кызның бәхете ирдән…

Ике атналап үткәч, Асия апалары авылга кайтып килергә теләк белдерде. Үз машинасында Гобәй алып кайтты аларны. Ниндидер бәйрәм туры килде бугай, ике көн рәттән ял иттеләр. Мунчалар керделәр, әниләре пешергән токмачлы ашларны ашадылар, клубка йөрделәр. Асия апа белән Наҗиянең әнисе бала чакта бергә уйнап үскәннәр икән. Шәһәр кунакларын ашка эндәшеп алдылар. Ни гаҗәп, Наҗиянең әти-әнисенә дә хуш килде Гобәй. Ятсынмый башлаган иде Наҗия карт егетне, әмма үзен аның янында да күзаллый алмый иде ул.

Тамчы тама-тама таш яра. Тирә-яктагылар, таныш-белешләр гел Гобәй белән парлаштырып сөйләделәр Наҗияне, мондый мөмкинлекне ычкындырмаска үгетләделәр.

Яшьләр еш кына очрашкалый башладылар, әле кинога бардылар, әле бергәләп концерт-фәлән карадылар. Гобәй нык ошата иде кызны, теле белән әйтмәсә дә, һәр карашыннан сизелә иде. Ә менә Наҗия аңа карата андый тойгылар кичермәде. Теге китапларда язылган, киноларда күрсәтелгән, утларга салган сөю хисләре юк иде. «Күпләр шулай яшиләр, яши-яши өйрәнәсең ул, кендекләрең белән берегәсең», — диде таныш апалар, җиңгәләр. Шулай итеп көтмәгәндә-уйламаганда кияүгә чыгып куйды Наҗия. Тулы хокуклы хуҗабикә булып Гобәйнең ике бүлмәле фатирына күченде.

Туй мәшәкатьләре башлангач, элекке эшеннән киткән иде Наҗия. Эш кайгысымыни ул чакта? Табын әзерләүләр, күлмәк сайлаулар, авылга кайтып кияү егетен күрсәтүләр, исәпләп-санап бетерерлек түгел шатлыклы вакыйгаларны. Бер төрле ипкә килә төшкәч, ямансулый башлады Наҗия. Шулай фатир каравыллап дүрт стена арасында утырсынмы ул? Гобәй аңлады кәләшенең күңелендәге уйларны.

Безнең бүлеккә лаборант кирәк, теләгең булса, мин сөйләшәм, — диде.

Әлбәттә, ризалашты Наҗия. Кешеләр арасында эшләп йөрүгә ни җитә?

Яңа урынга тиз күнекте ул. Бергә эшләгән хатын-кызлар белән дә уртак тел тапты. Шулай да кызның төшенә дә кереп чыкмаган карашлар икән кешеләрдә аның иренә карата. Идән юган санитарлар да хөрмәт белән әйтәләр иде Гобәйнең исемен: «Гобәй Исхакович!..» Сөйләүләренә ышансаң, иң яхшы хирург икән дә ире! Бар республикага берәү! Рәсәйдә аңа тиң ике-өч кеше бардыр, анысы да суга сәнәк белән язылган. Үлгән кешеләрне Газраил кулыннан тартып алып терелтә икән. Алтын куллы, тирән белемле, изге күңелле - менә нинди икән Гобәй. Гел кешеләр арасында була иде оста куллы хирург. Әле кемдер гозере белән килә янына, коллегалары киңәш сораша, күрер-ишетер өчен генә тагылганнары була. Гаҗәпләнде Наҗия, әлбәттә, ул белгән Гобәй түгел иде бу.

Өйдә сәерлекләре бар иде яшь кияүнең. Төн урталарына кадәр компьютеры яныннан китми, ниләрдер яза, ниләрдер укый. Телевизор карап ялкып китсә, Наҗия иренең кырына кунаклый.

Нәрсәләр укыйсың күзләреңне бетереп? Әнә телевизорда көлке программасы бара. Шундый кызыклар, карап ал, ял ит бераз, - дип канәгатьсезлек белдерә.

Менә бик кирәкле статья басылган инглиз врачлары журналында. Шуны азагына кадәр укып бетереп куйыйм инде, — дип гаепле караш ташлый ул яшь хатынына.

— Инглиз телен дә беләсеңме? Ничә еллар укыгансың бит инде, һаман җитмимени әле? — дип авызын турсайта Наҗия. Монысы холык күрсәтер өчен генә.

— Нормаль кеше гомер буе укырга тиеш. Күпме файдалы, кызыклы нәрсәләргә битараф адәм баласы. Миңа уку, өйрәнү сулар һава төсле кирәк. Менә шундый киребеткән синең ирең, - дип елмая Гобәй. Язганнарына да сәбәп бар, имеш. Үзенең эшендә мөһим дип санаган фактлары белән башкаларны таныштыра.

— Акчасын түлиләрме соң? - дип кызыксынганы булды Наҗиянең. Тиеннәр генә түләнә, шуның өчен вакыт әрәм итә икән.

Бергәләп урамда йөргәндә, я кибетләрдә әйбер сайлаганда, бөтенләй ят кешеләрнең килеп Гобәйгә рәхмәт әйткәннәре булды, кочаклап алалар иде. Монысын да һич төшенә алмады кыз. Бигрәк тә иренең муенына асылынган кеше чибәр кыз булса.

— Элекке пациентларым алар, - дип акланды Гобәй. - Шулай үз рәхмәтләрен белдерәләр, нишлисең…

Тагын бер гамәлгә тартты Наҗияне Гобәй. Ял көнендә, кайда барганнарын әйтми-нитми машинасына утыртып алып китте. Юл буенда кибет янында тукталып, күпләп тәм-том алып җыйды. Түземсез хатынының сорауларына:

Барып җиткәч күрерсең, аккошым, - дип кенә җаваплады.

Ял көне дә булгач, Наҗия берәр күңел ачу урынына алып барадыр дип өмет иткән иде. Ә Гобәйнең машинасы шәһәр читендә урнашкан, тимер рәшәткәләр белән уратып алынган, иске генә ике катлы өй янына килеп туктады. Пакетларны йөкләп алдан төште Гобәй, нәрсәгә юрарга белмәгән Наҗия аңа иярде. Калын тимер ишекне ачып керүләре булды, бер төркем эреле-ваклы малайлар, кызлар чабышып килеп Гобәйне уратып алдылар, гөр килделәр.

— Дед Мороз пришел, Дед Морз пришел, - дип такмакладылар үзләре. Бу балалар йортының кечкенәләр төркеме икән. Сикергәләгән, кычкырышкан, чабуына асылынган балалар төркемен ияртеп күрше бүлмәгә кереп китте Гобәй. Тулы битле, күзләре янып торган бер кыз бала килеп Наҗияне җитәкләп алды:

— Пойдем, - дип үзе артыннан ияртте. Ул арада ике тәрбияче хатын килеп күрештеләр. Балаларны тезеп утыртып һәрберсенә бүләк өләшеп чыкты Кыш бабай.

— Ул һәр елны безнең балаларга Кыш бабай булып киенә. Аена бер булса да килеп хәл белешеп китә. Балалар нык яраталар үзен, - дип серне чиште Наҗиягә тәрбиячеләрнең берсе. Берничә сәгать шул ятимнәрнең күңелләрен күрделәр алар икәүләшеп. Ул көнне Наҗия яңа Гобәй белән танышып кайтты.

Чираттагы ялы җиткәч, берәр якка барып ял итеп кайтырга тәкъдим ясады Гобәй.

Диңгезгә барабыз, - дип сикереп төште Наҗия. Күптән хыяллана иде ул бу хакта.

Мине иптәшләр тауларга барырга димлиләр. Мондый форсат ел да булмый. Бәлки, аларга иярербез? - дип үз уйлары белән бүлеште Гобәй. — Ә менә киләсе елга, сүз бирәм, Кара диңгезгә барырбыз, туйганчы коенырсың, кызынырсың…

Күтәрелеп бәрелмәде Наҗия, ире мактап бушамаган тауларның нинди икәнен үзенең дә беләсе килеп китте.

Матур күлмәкләр, кызынудан кремнар әзерлисе түгел икән бу ялга. Наҗиягә таман калын свитерлар, җил үткәрмәс курткалар, калын табанлы ботинкалар сайладылар.

Алтай өлкәсендә бер биеклекә күтәрелде аларның төркеме. Үлә язды Наҗия. Ыжгыр җилнең салкыны үзәкләренә үтте, бит алмалары, иренәре яргалнып бетте. Һава җитмәүдән башы буталып чиксез биеклектә карга аунап-аунап елады. Янындагы сакал-мыек баскан ирләрнең чакматашка тиң булуларына сокланды. Шунда гына ул дуслыкның нәрсә икәнен аңлады. Кире гөнаһлы җиргә кайткач, кара янып шешкән аякларын дәвалаган иренең тыңлаусыз чәчләрен сыпырып әйтте:

— Киләсе елга тагын тауга! Әйеме?

Икенче елны мөмкинлек булмады, Наҗия улын тапты, бала багып өйдә утырды. Уллары Нияз бик тә теремек, сау-сәламәт бала булды. Шуннан да зуррак шатлык бармы әни өчен?

Дүрт ел яшәделәр Наҗия белән Гобәй. Дүрт ел, сигез ай, егерме алты көн. Шул еллар эчендә чын-чынлап гашыйк булды үз иренә Наҗия. Гобәй янында ул күп нәрсәләргә өйрәнде. Бу җирдә байлык, дан, дәрәҗә чүп кенә икәнен аңлады. Матур күлмәкләр, алтын-көмеш, асылташ бизәнү әйберләренең кыйммәте шул кадәр генә икән ул. Акча артыннан куып, бар гомерләрен сарыф итүчеләр - мескен адәмнәр. Мәңгелек кыйммәтләр бар җирдә: игелеклелек, миһербанлык, кешелеклек, яхшылыкка омтылу, үз кыйблаңны табып, бар көчеңне салып хезмәт итү. Синең хезмәтең кешеләргә файдага булсын. Чын күңелдән әйтелгән рәхмәттән дә зуррак хак юк…

Гобәй Гималай тавына күтәрелгән чагында боз упкынына егылып төшеп һәлак булды. Ул чакта ни сәбәпледер Наҗия Казанда калган иде. Гобәйнең җәсәден өенә кайтардылар. Аны соңгы юлга озатырга йөзләрчә кеше килде. Һәркем елап хушлашты Наҗиянең ире белән. Кайгыдан кара янган хатын күрде-белде барысын. Горурланды ире өчен.

Кайчандыр ире аны көчләп дигәндәй мединститутка кертте, инглиз телен өйрәнергә мәҗбүр итте.

— Нигә кирәк ул миңа? - дигән соравына:

Кирәкмәгән белем булмый, улыңны өйрәтерсең, - дип җаваплаган иде.

Наҗиягә бердәнбер юанычы - улы калды. Аны чын кеше итеп тәрбияләү аның бурычы. Нияз бит Гобәй улы! Үзе дә иренә тиң булып яшәргә тиеш. Ул бит Гобәй хатыны!

Ахирәте Гүзәлгә чиксез рәхмәтләрен әйтә әле ул. Ярый димләгән абыйсына. Дүрт ел бәхетле булып яшәп калды Наҗия, дүрт ел. Әз түгел тоташ дүрт ел бәхетле булу. Сирәкләргә эләгә мондый бәхет…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100