Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәркемнең үз гөнаһы

Венера судта отты. Мирасның үзенә тиешле өлешен алды һәм банкта вклад ачты, аның процентлары Венераның китапханәче буларак алган хезмәт хакына шактый гына өстәмә иде.

news_top_970_100

Әмма Венера башка йортка күченеп китәргә мәҗбүр булды, чөнки бөтен ишегалды аны гаепли иде. Алар Венераның үз сеңлесен судка биреп, мирасның үзенә тиешле өлешен тартып алганын каян белгәндер, билгесез. Әмма бу яңалыкны ишегалдында гайбәт сатарга яратучы әбиләр яшен тизлегендә таратты. Озакламый Венера белән бары тик бераз чукрак Хәким абый гына исәнләшә башлады, чөнки ул мондый гайбәтләргә катнашмый, кеше чәйнәми иде.

Венера судта отты, мирасның үзенә тиешле өлешен алды һәм банкта вклад ачты, аның процентлары Венераның китапханәче буларак алган хезмәт хакына шактый гына өстәмә иде. Ниһаять, бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр тиеннәр санамый гына яшәргә дә була.

Сеңлесе Әлфирә соңгы елларда авыру әнисен карады һәм алар шунда мирасны Әлфирәгә кала дип хәл итеп тә куйганнар. Олы кызы урын өстендә яткан әнисе янына килеп тә карамады бит, димәк мираска да лаек түгел. Менә әнисе генә үзен үләр дип уйламады, фатирны төпчек кызы исеменә яздыруны сузып килде, васыятьнамәне дә дөрес төземәгән. Шуңа күрә Венера моңа бик җиңел генә дәгъва белдерде. Гәрчә судта сеңлесе үзенең дә дүрт баласы булуын, ә апасының ялгыз яшәвен һәм әнисен алып китү мөмкинлеге булуын әйтте. Телевизордагы тапшыруларда гына гаиләдәге бөтен пычрак керләрен чыгарып болгыйлар ул, ә чынлыкта бары тик коры фактларны гына тыңладылар, документларны карадылар һәм барысын да икегә тигез бүләргә дигән хөкем карары чыгардылар.

Кырык яшьлек Венера шактый зифа гәүдәле, сөйкемле йөзле хатын иде, ләкин менә шәхси тормышы гына мактанырлык түгел аның. Дөрес, егете бар иде, әмма... Балага узгач, ул юкка чыкты, ә кыз әнисе басымы белән пычак астына ятты. Үкенде соңыннан, әмма инде соң иде.

Өйләнгән бер ир-ат бары иде, вакыт-вакыт офыкта килеп чыккалый, әмма ул да санга гына бар, ә исәпкә юк иде шул. Шуңа күрә, Венера кичләрен китап укып уздыра. Ул беренче катта яши, үзе шулай теләде, чөнки аңа урамдагы кайнап торган тормышны күзәтү ошый иде, китабыннан бер минутка аерыла да, тәрәзәдән урамга карап тора. Өсте-башы пычрак, сигез яшьләр чамасындагы бер малай алсу күлмәк кигән кызлардан туңдырмаларын тартып алып, кызык кына итеп ашап тора. Бу күрше малае иде бугай, һәрхәлдә аның күршедәге фатирның коңгырт төстәге күн белән тышланган иске ишекне көч-хәл белән ачып, «Бу мин, Дамир!» — дигәнен ишеткәне бар иде.

Кызлар елап җибәрде, ә Венера теге малайны акылга утыртырга теләде. Урыннан торды да, ишегалдына чыкты. Бер сүз дә эндәшмичә генә малайның колагыннан каты итеп эләктереп алды. Малай аннан ычкынырга теләде, әмма Венераның кулы каты иде, болай гына ычкына алмады. Ул күрше фатирның кыңгыравына басты, ишек ачканнарын көтеп торырга түземлеге җитмәде, ишеккә шакыды — эчке яктан телевизор тавышы килә, димәк хуҗалар өйдә, әмма шул вакытта ул ишекнең ачык икәнен абайлап алды. Венераның бу ишектән беркемнең дә чыкканын күргәне юк иде. Ул әкрен генә ишекне эчкә таба этте дә:

«Әй, кем дә булса бармы?» — дип сорады.

Фатирда караңгы, тәмәке һәм кара кофе исе килә. Малай авыртуга түзә алмый кычкыра иде һәм шулвакыт бүлмәдән инвалид коляскасына утырган ир-ат чыкты. Анда утырган ир-атка төгәл ничә яшь икәнен аңламады Венера, өстендә кызыл футболка, башына нишләптер кепка кигән.

«Әхтәм абый, мин гаепле түгел!" — дип кычкырып җибәрде малай. Венера ниһаять, аның колагын ычкындырды, ә малай ой-ой килеп колагын уарга тотынды.

«Нәрсә булды?» — дип сорады ир-ат канәгатьсез йөз белән генә Венерага карап.

«Бу сезнең улыгызмы?» — дип кырыс кына сорады Венера.

«Минеке булсын ди", — диде ир-ат. Венера күз карашын малайга төбәде һәм гаҗәпләнеп куйды — кинәт кенә аның күзләре балкып китте.

«Сезнең улыгыз ишегалдындагы кызларның туңдырмасын талап алды. Сөйләшегез улыгыз белән!» — диде Венера.

«Тәәәк, — дип сузып җибәрде ир-ат. — Дамир, син кызларның туңдырмасын алдыңмы?» — дип сорады.

Малайның йөзе дә колагы белән бер төскә кереп кызарды һәм кыяр-кыймас кына:

«Мин ялгыш…» — диде.

Ир-ат коляскасы белән алга ыргылды, Венера көчкә генә читкә китеп өлгерде. Ә менә малай югалып калмады, тиз генә ишек артына чыгып сызды.

Венера аптырап коридор уртасында басып калды.

«Сукбай малай ул, — диде ир-ат. — Минем янга ияләшеп китте. Кофе эчәсеңме?»

Венера телсез калды. Әмма кызыксынуы көчлерәк булып чыкты — бик сәер хәл әле бу, һәм кофе эчәргә ризалашты.

Бактың исә, берсендә Әхтәм малайны тәрәзәдән күреп алган һәм кибеткә барып ипи алып кайтуын сораган.

«Миңа кызык иде — ипине алып кайтыр микән, әллә акчаны алып качармы. Аның урам малае икәнен күреп торам бит. Әле ул кайтты, бер кулында ипи, икенчесендә сдача. Ну, соңыннан сдачаны кире аңа бирдем, аш, үзе алып кайткан ипине ашаттым. Хәзер ул минем янга керештереп йөри, мин дә аны карап торам», — дип сөйләде Әхтәм.

Венера уйланып калды да, сорады:

«Сез аның опекунымы, әллә болай гынамы?» — диде.

«Мин инвалид булгач, миңа кем рәсми рөхсәт бирсен инде», — дип елмайды ир-ат.

Соңыннан Венера ишегалдындагы әбиләрдән сорашып белде: Әхтәм төзелештә эшләгәндә шахтага егылып төшкән булган, менә хәзер йөри алмый. Ә хатыны бу хәлдән соң аны ташлап киткән, башка беркеме дә юк икән. Социаль хезмәткәр килеп карый, бер малай да янына керештереп йөри, дип сөйләделәр.

Бу хәл Венерага тынгы бирмәде — ул үзе дә ялгыз яши, димәк ул-бу була калса, аның да беркемгә кирәге булмаячак. Икенче көнне ул пирог пешерде дә, Әхтәм янына керде. Мондый очрашулар ешаеп китте. Әхтәм белән сөйләшүе бик рәхәт иде, китапларны да күп укый, шулай булгач аларның сөйләшер сүзләре бар. Кайвакыт Дамир да керә һәм аларның сөйләшкәннәрен әкрен генә тыңлап тора иде. Берсендә Дамир чыгып киткәч, Әхтәм аның атыннан тәрәзәдән карап калды.

«Минем үземнең дә шушындый малаем була алыр иде бит», — дип моңсу гына әйтеп куйды.

«Ә син үзеңә башка кеше табарга тырышып карамадыңмы? Бөтен хатын-кыз да синең элекке хатының кебек түгел бит инде», — диде Венера.

Әхмәт аңа гаҗәпләнеп карады да:

«Ничек инде. Ә, мин аяксыз калганда ташлап чыгып китте дип уйлыйсың инде әйеме? Юк. Монда башка нәрсә. Теләсәң сөйлим. Минем хатының бик киң күңелле иде. Урамда берәр йортсыз хайванны күрсә дә, шундук өйгә күтәреп кайта. Ә мин… Ну яратмыйм, мин ул бетле тәреләрне. Ул аларга хуҗа табып мәш килә иде. Без аның белән шулай килешкән идек — бер атнадан артык безнең өйдә бер генә хайван да яшәми. Ә соңыннан ул бер эт тапты — җөнләпәс, бер колагы яртылаш өзелгән, үзе йолкыш… Кыскасы, аны беркем дә үзенә алырга теләмәде. Әйдә, үзебездә калдырыйк та калдырыйк дип теләнә башлады. Мин әйтәм, яки ул, яки мин. Һәм син беләсеңме, ул этне сайлады», — дип сөйләде Әхтәм.

«Ничек инде? — дип ах итте Венера. — Ул эт аркасында сине ташлап киттеме? Сине дә әйтер идем инде, яраткан хатының өчен бер эткә генә түзә алган булыр идең әле».

Әхтәм ачынып көлеп җибәрде:

«Соң, мин ризалаштым. Өч көн узгач кайтардым аны, риза дидем. Әмма ул эт белән шулкадәр мавыкты, бер минутка да аның яныннан китмәде, бөтен игътибарын шуңа бирде… Белмим минем белән ни булгандыр. Ул эштә булганда, этне…» — диде дә башын иде.

Венера ирнең җилкәләре калтыранып куйганын сизде.

«Мине кичерә алмады ул. Мин дә үземне кичерә алмадым», — дип әкрен генә әйтте Әхтәм.

Ә Венера кинәт кенә операция бүлмәсендәге күзне камаштыра торган якты утны, куркудан тәненең калтыранганын, балигъ булмаган кызының хурлыкка калуына юл куярга теләмәгән завуч әнисенең кырыс күз карашын исенә төшерде. Нишләтәсең, адәм баласы хатадан хали түгел. Һәркемнең үз гөнаһы. Венера кулын сузды да, Әхтәмнең иңенә куйды.

Ә икенче көнне банкка барып, барлык акчасын да диярлек сеңлесенә күчерде. Ә соңыннан балаларны уллыкка алырга теләүчеләр мәктәбенә язылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100