Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

РКБның баш табибы: «Без табибларга артык дарулар язуны тыйдык»

Республика клиник хастаханәсе кемнәр һәм ни өчен цифрлаштырылды, авыртуны басу перспективалы үзәге, намуслылык, хезмәткәрләр өчен тыюлар, трансплантация һәм хирургия үзәгенең яңа бинасы турында Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев «Татар-информ»га сөйләде.

news_top_970_100
РКБның баш табибы: «Без табибларга артык дарулар язуны тыйдык»
Рафаэль Шәвәлиев: "Безгә мөрәҗәгать итүчеләрне генә контрольдә тотарга теләмибез, без фаразларга өйрәнергә телибез»
Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Пациент кайда гына булса да, үзен куркынычсыз хис итәргә тиеш»

– Рафаэль Фирнаялович, Республика клиник хастаханәсе узган ел зур казанышка иреште – HIMSS сертификатына, ягъни халыкара дәрәҗәдәге цифрлы клиника статусына ия булды. Хастаханәдә медицина ярдәмен күрсәтүне цифрлаштыру өчен күп эшләр башкарылды. Бу идея ничек туды?

– Бу барыбызга да кирәк иде. Шәхсән бер кешегә генә түгел.

  • HIMSS (The Healthcare Information and Management Systems Society), ягъни «Медицинада мәгълүмати һәм идарә системалары берләшмәсе» (АКШ) – бүгенге көндә дөньяда сәламәтлек саклау экосистемасын мәгълүматлаштыру өлкәсендә төп консультантларның берсе булган халыкара оешма. HIMSS, халыкара мөстәкыйль эксперт буларак, медицина ярдәме күрсәтүне цифрлаштыруның сыйфатына бәя бирә. 2022 елның көзендә Республика клиник хастаханәсе дә әлеге берләшмәнең сертификатына һәм халыкара дәрәҗәдәге цифрлы клиника статусына ия булды.

Дөньядагы иң яхшы әйберләр инде кайдадыр тәкъдим ителеп, тормышка ашырылган да. Үсеш нокталарын, кешегә алдагы көндә яхшырак булырга мөмкинлек бирә торган мисалларны таба белергә кирәк.

Бу идея күптән туган иде. Моның белән иң беренче булып МКДЦдагы коллегаларыбызның кызыксынганын күрдек. Мин беренче тапкыр алардан ишеттем. 10 ел элек алар HIMSS сертификат системасы барлыгын әйттеләр. Без моны тикшердек, карадык. Ә 5 ел элек РКБ командасына билгеләнгәч, мин бу идеяне искә төшердем. Аны тормышка ашыра алмау фикере белән килешмәдем.

Шул вакытта без илдәге барлык охшаш күп профильле медицина үзәкләрен әйләнеп чыгарга булдык. Һәм мин мәгълүматлаштыру буенча төрле хастаханәләрдә зур аерма булуын күрдем. Кайберләрендә ул нык алга киткән, алар барлык мөмкинлекләргә ия: белемгә дә, осталыкка да, күнекмәләргә дә, алар үз гамәлләрен җиңел генә теркәп бара. Болар барысы да – куркынычсызлык. Аңлыйсызмы? Бу системада эшләүче һәркем өчен куркынычсызлык.

Шуңа күрә 4 ел элек без шундый карар кабул итеп, медицина учреждениеләрендә эшләгән системаларны өйрәндек, алар илдә берничә генә иде. Без аларның ничек эшләүләрен анализладык һәм сәламәтлек саклау министрлыгына, Министрлар Кабинетына хәбәр җиткердек. Һәм шул вакытта Татарстанда моны тормышка ашыру идеясе туды.

Төп теләк – моны системалы эшләү иде. Ә системалы рәвештә моны тармак системасында эшләүче медицина оешмасы гына эшли ала. Моның өчен Республика клиник хастаханәсе сайланды. Хәзер, бу проектны тормышка ашыруның билгеле бер этабын узгач, без, бу карар дөрес, дип әйтә алабыз. Безнең команданы сайлау күп кенә параметрлар буенча үзен аклады.

Бүген без бу проектны уңышлы итеп тормышка ашырып кына калмадык, үзебез өчен стратегик үсеш буларак позицияләгән мөмкинлекләрдән дә читкә чыктык.

Безнең үрнәк белән барлык ВМП-үзәкләрне масштаблау турында карар кабул ителде. Сайлап алып кына түгел, ә барлык ВМП-үзәкләрне. Болар – Республика балалар клиник хастаханәсе, «Төбәкара клиник-диагностика үзәге» (МКДЦ), Чаллы шәһәрендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе. Бу клиникалар безнең үрнәк буенча мәгълүматлаштыру проектына керәчәк. HIMSS таләпләренә дә туры киләчәк. Бу инде – бернинди өзеклекләр булмасын өчен, шундый стратегик амбициоз максат. Пациент кайда гына булса да, үзен куркынычсыз хис итәргә тиеш. Әлеге концепция безнең республикада тормышка ашырылачак.

– Сез канәгатьме?

– Әйе, без канәгать. Без, әлбәттә, эшләгәннәребез белән мактанып, ял итеп утыра алмыйбыз. Без бүгенге һәм иртәгәге көн белән эшләргә күнеккән. Бүген иртән: әлбәттә, әйе, без авыруларга ярдәм итә алырлык нәтиҗәләр, мониторинг мөмкинлекләре белән канәгать. Әмма безнең амбицияләребез тагын да югарырак.

Без авыруларны контрольдә тотарга гына түгел, ә аларның хәлен алдан фаразларга өйрәнергә телибез. Ягъни, кешенең хәле башка клиникада булганда да начарланмасын өчен, профилактик чаралар күрү ягын карыйбыз.

Безнең бурыч – фаразлы карарлар кабул итә алу. Мәсәлән, пациент ниндидер район хастаханәсендә булганда, без аның хәленең авыраю мөмкинлеге булуны аңларга тиеш. Хәле начарлануны көтеп тормаска, ә урында безнең ресурслар белән ярдәм күрсәтергә тиешбез. Мәсәлән, анда барып, яки аны алдан ук бирегә эвакуацияләп, монда медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш. Һәм бу инде безнең хастаханәгә генә кагылмаячак, бу барлык ВМП-үзәкләргә дә кагылачак: МКДЦ, 7нче Казан хастаханәсе һәм Чаллы Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә. Хәзер без шул эшне эшләячәкбез.

«Без, Якын арада республикада сәламәтлек саклау тармагының тагын берничә медицина оешмасы HIMSS таләпләренә туры килер, дип көтәбез»

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Ялгыз гына уңышка ирешеп булмый»

– Сез медицина клиникасының цифрлы стандартларын эшләячәгегез турында сөйләдегез. Бу – зур җаваплылык таләп иткән процессмы? Сез бу юнәлештә Россиянең башка клиникалары белән эшли башладыгызмы?

– Әйе, министрның, ул вакытта әле Марат Наилевич Садыйковның, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы катнашындагы видеоконференциядә презентациясе булды. Ул вакытта безнең тәҗрибәбез, «Сәламәтлек саклау тармагын мәгълүматлаштыру» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уңышлы һәм өстенлекле, дигән нәтиҗә алды. Хәзер күп кенә мәсьәләләр, күп кенә инструментлар илебезнең күп кенә төбәкләрендә үзләштерелә һәм гамәлгә ашырыла.

Якын арада республикада сәламәтлек саклау тармагындагы тагын берничә медицина оешмасы HIMSS таләпләренә туры килер, дип көтәбез. Алар сертификатланачак һәм аккредитацияләнәчәк. Бу – бик мөһим. Ялгыз гына уңышка ирешеп булмый, чөнки һәрвакыт үзеңне башка медицина оешмалары белән чагыштырырга кирәк, алар алга таба ничек яшәргә кирәклеген күрсәтәләр. Чөнки регрессия дә ерак түгел. Команда уңышка ирешсен өчен, корпоратив үзара бәйләнешнең югары дәрәҗәсен сакларга кирәк.

– HIMSS сертификатына әзерләнү тәҗрибәгезне өйрәнү өчен башка төбәкләрдән хезмәттәшләрегез килдеме?

– Без хезмәттәшләребезне бик теләп каршы алабыз, чөнки берьяклы гына аралашу була алмый – бу һәрвакыт фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу. Безгә көн саен диярлек башка төбәкләрдән коллегаларыбыз килә, хәтта чит илләрдән дә киләләр. Без аларны шатланып кабул итәбез, алга таба хезмәттәшлек итәбез. Хезмәттәшлегебезнең зур даирәсе бар, коммуникацияләр Россиягә дә, БДБ илләренә дә тарала.

Март аенда Мәскәүдән коллегаларыбыз килде, алар моның ничек тормышка ашырылуын карады. Алар да бу юнәлештә хәрәкәт итәчәкләр, без аларга булышачакбыз.

«Безнең оешма, күп профильле республика хастаханәсе буларак, хәзер зур үсеш кичерә».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Хезмәткәрләр дә эштә үзләрен имин хис итәргә тиеш»

– Быел РКБ үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк. Мондый зур империянең башлыгы буларак, сез 70 ел эчендә хастаханәнең төп казанышлары дип нәрсәләрне саныйсыз? Табибларның эшендә иң мөһиме нәрсә, сезнеңчә?

– Без – холдинг. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы эгидасы астында эшләүче төрле профильле командалардан торган холдинг. Бездә, мәсәлән, Һәлакәтләр медицина үзәге командасы, Үзәк район хастаханәсе командасы, травматологлар, трансплантологлар, Перинаталь үзәк командасы һәм башкалар бар.

Һәр команданың үз стратегиясе, үз уңышлары бар. Һәм монда, чынлыкта, билгеле бер нәтиҗәләрне этаплап ясарга һәм алдагы елларга планнар корырга кирәк.

70 еллык – рәсми рәвештә юбилей ук түгел, юбилейлар 25 еллыклардан чыгып исәпләнә. Ләкин, икенче яктан, хастаханә моңа лаек. Аеруча ветераннар лаек.

Ковид һәм ковидтан соңгы чорда без сәләтлеләрне һәм сәламәтлек саклау эшен оештыручыларны, урта звено җитәкчеләрен һәм лаеклы бәя алырга тиешле гади табибларны күрдек.

Шуңа күрә без быел 70 еллык уңаеннан тантаналы чаралар үткәрәчәкбез. Моны коллектив тәкъдим итте, Сәламәтлек саклау министрлыгы хуплады. Анда без остазларыбызны, безнең клиникада озак еллар эшләгән хезмәткәрләребезне хөрмәтләячәкбез. Әлбәттә, тәҗрибәбез белән уртаклашачакбыз – бездә зур конференция булачак, ул нәкъ менә куркынычсызлык проблемаларын беренче урынга куя. Пациентның да, аның әйләнә-тирәсенең дә, хастаханә хезмәткәре эшчәнлегенең дә куркынычсызлыгы. Бу – безнең өчен бик мөһим.

Безнең һәрберебез өчен билгеле бер рисклар бар, хәтта җинаять җаваплылыгы да янарга мөмкин. Без аларны ачыклый белергә, фаразлый белергә, кайбер төзәтү программаларын булдырып эшкә алырга тиеш.

Менә без хәзер шуның өстендә эшлибез. Хезмәткәрләребез үз гомерләрен авыруларга ярдәм итүгә багышлаган эш урыннарында үзләрен имин хис итәргә тиеш.

«Бүгенге көндә РКБның төп казанышы – анда эшләүче кешеләр».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Безнең белгечләр җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмый»

– Кеше өчен 70 яшь – зур сан, РКБ өчен 70 яшь нәрсә? Ул нинди үсеш этабында?

– Һәрбер оешма – тере организм, ул билгеле бер үсеш чорларын үтә. Безнең оешма, күп профильле республика хастаханәсе буларак, хәзер зур үсеш кичерә. Без – үзебездә булган барлык юнәлешләр буенча лидер.

Монда үз өсләренә җаваплылык алудан курыкмаган конкрет белгечләрне, конкрет инновацияләр буенча лидерлыкны әйтергә кирәк.

Диана Илдар кызы Абдулганиеваны аерып әйтәсем килә, күпләр аны югары класслы белгеч буларак белә инде. Ковид чорында да, хәзер дә ул – безнең республиканың баш терапевты. Профессор, кафедра мөдире, клиника шефы Дмитрий Михайлович Красильников, Әнвәр Ибраһим улы Богданов – традицияләрнең нигезен булдырган һәм һәр хезмәткәр өчен дөрес стратегик үсеш линияләрен формалаштыручы югары эксперт дәрәҗәсендәге белгечләр.

Бу үсеш траекторияләрен безнең клиникадагы белгечләр генә түгел, ә бөтен республика һәм Идел буе федераль округындагы һәр белгеч кабул итә. Без һәр клиника нәкъ шулай үсәргә тиеш дип саныйбыз.

Яшьләрдән мин Ирек Әхмәтовны аерып әйтер идем. Ул – ай саен диярлек инновацияләр табучы, гамәлгә ашыручы белгеч. Ул үз проблемалары турында сөйләшергә һәм өйрәнергә оялмый. Ул кеше организмындагы теләсә нинди органга нечкә эндоскопик интервенцияләр мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Ул УЗИ-контроле астында төрле барып ирешә алмаслык участокларга барып җитә һәм күп кенә зур операцияләрне үзенең кечкенә интервенцияләре белән алыштыра.

Бүген безнең Перинаталь үзәктә бик күп эш башкарыла. Анда яшь буенча да, тәҗрибә буенча да иң яхшы белгечләр тупланды. Алар төрле очраклар белән очрашалар, шул исәптән ковидтан соңгы төрле авыру тарихлары белән. Алексей Евгеньевич Черемисин – республикабызның акушерлык-консультатив үзәге җитәкчесе. Ул барлык авыр очракларны алып бара.

Шунда ук доктор Әхмәт Халед улы Әл-Аккуми бар. Ул – иң тәҗрибәле остазларның берсе. Ул акушерлык эшен үзенә генә хас бер осталык белән башкара, ә бу бит – сәнгать! Һәрбер йөкле ханымга һәм бала табучыга дөрес якын килә белергә кирәк.

Травматологиягә килгәндә, анда хәзер яшь белгечләр шактый күп, алар Татарстанда җитештерелгән яңа материаллар кулланудан да курыкмый.

Терапия хезмәте белгечләре арасыннан кардиология бүлеге мөдире Альберт Әнәс улы Гыйльмановны билгеләп үтәсем килә, аның кардиология пациентлары буенча эше төп-төгәл итеп булдырылган.

Хирургия турында сөйләсәк, мин бүлек мөдире Руслан Андреевич Зефировны аерып әйтер идем. Ул тәүлек әйләнәсе клиникада, бөтен республикага кирәкле ярдәм күрсәтә, һәр җирдә аның командасы эшли.

Александр Александрович Киршин – инновацион фикер йөртүче һәм клиникада бавыр трансплантологлары командасы җитәкчесе.

Мин һәр юнәлеш буенча, һәркөн яхшырак булырга омтылучыларның исемнәрен саный алам. Алар ярдәмендә клиниканың зур интеллектуаль потенциалы формалаша, бу – көтелгән амбицияле нәтиҗә бирә. Һәрбер пациентка һәртөрле ярдәм иң югары дәрәҗәдә күрсәтелергә тиеш, ул безнең клиникада тулы иминлек шартларында булырга тиеш.

Бүгенге көндә РКБның төп казанышы – анда эшләүче кешеләр. Алар – конкрет белгечләр һәм бу белгечләр тирәсендәге команда. Һәр тармакта, бигрәк тә медицинада, команда кирәк. Беркем дә берүзе генә сорауларны хәл итә алмый.

Мисал өчен, бала табарга кергәндә, билгеле бер акушер-гинеколог ярдәм итә алмасмы, дип сораучылар бар. Без «әйе» дип әйтсәк тә, бу – зур команда эше. Команда үз эченә акушер-гинекологны да, неонатологны да, реаниматологны да, урта медицина персоналын да, хезмәт күрсәтүче сервис хезмәте хезмәткәрләрен дә һәм башкаларны да ала.

Медицина берүзе генә була алмый, медицина – ул бары тик команда эшчәнлеге.

«Бүгенге көндә мәгълүмати технологияләр, заманча мәгълүмат һәм белем технологияләре булмаса, табибка башкаларга көндәш булу бик авыр».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Система пациентлар белән эшләгәндә барлыкка килергә мөмкин булган рискларны бәяли һәм алар турында хәбәр җиткерә»

– Белгечләрегез эшендә нәрсәләргә өстенлек бирелә, җитәкче буларак, сез белгечләрнең абруе һәм алдынгы технологияләр, заманча дәвалау ысулларында нәрсәләргә басым ясыйсыз?

– Мөгаен, барысы бергә. Югары технологияләр белән генә билгеле бер мәсьәләләрне хәл итеп булмый, һәм киресенчә. Кеше өчен исә аермасы юк: берәр җире авыртканда аңа югары технологияләр белән ярдәм итәләрме яисә гади дару төймәсе беләнме – аңа барыбер. Аның өчен иң мөһиме – авыртуының бетүе. Әлбәттә, безнең өчен аның тизрәк савыгуы һәм безнең турында онытуы әһәмиятле.

Безнең өчен «зыян китермә!» дигән сүзләр бик мөһим. Һәм без шул постулат буенча барабыз.

Барлык мәсьәләләрне эксперт фикере һәм булган ресурслар белән бергә хәл итәбез. Сез: «Бу – никадәр актуаль?» – дип сорый аласыз.

HIMSS таләпләренә туры китереп qMS мәгълүмат системасын гамәлгә керткәндә туган иң беренче риск – ул система алдан фаразлаган «полипрагмазия» булды. 

Бу – пациентка даруларны кирәгеннән артык бирү. Чөнки препаратларның комбинациясен исәпкә алу һәрвакытта да мөмкин түгел, алар организмда бер-берсенә зыян китерергә яки организмга йогынты ясарга мөмкин.

Безнең системада барлык медицина оешмаларының бу өлкәдәге тәҗрибәләрен туплаган һәм табибка пациентка зыян китермәс өчен ничек эш итәргә кирәклеген әйтүче инструмент (СППВР – табиб карарларын кабул итүгә ярдәм итү системасы) бар. Шулай итеп, без пациентларга артык дарулар язуны киметтек. Бу, йомшак итеп әйткәндә, шулай. Әгәр катырак итеп әйтсәк, без табиблардан артык дарулар язуны тыйдык. Чөнки теге яки бу ситуациядә кирәк булмаган шаблонлы дарулар язу артык күп иде.

Система хәтта мондый әйберләрне дә күрсәтә: мәсәлән, пациентның апельсинга аллергиясе бар, ә табиб бу төркемнән бер препарат язарга тели, мәсәлән, ацетилсалицил кислотасы белән авыртуны баса торган дару. Система сорый: «Сез чыннан да моны телисезме? Пациентның апельсинга аллергиясе бар». Димәк, табибка моны хәтерләтә, һәм бу – бик мөһим.

Мондый очраклар бик күп. Бүгенге көндә табибларга мәгълүмати технологияләрсез, заманча мәгълүмат һәм белем китерү технологияләреннән башка көндәш булу бик авыр. Табиб пациент белән эшләгәндә үзен чикләнгән кебек хис итә.

«Пациент хастаханәгә кергәч, аны идентификациялиләр, аңа шәхси номер бирелә».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Без пациентның критик халәте белән бәйле һәр очракны фаразлый белергә тиеш»

– Сез күп тапкырлар пациентларның мәнфәгатьләренә һәм куркынычсызлыгына зур игътибар бирелүе турында сөйләдегез. Бу РКБда ничек башкарыла? РКБ моңа ничек ирешә?

– Беренче принцип – пациентны барлык этапларда да идентификацияләү. Пациент хастаханәгә кергәч, аны теркиләр – аңа шәхси номер бирелә. Бу пациент белән эш иткәндә хата җибәрмәскә мөмкинлек бирә, анализлар һәм тикшеренүләр һ.б. буталмый.

Хастаханәдә рисклар һәм төрле юнәлештәге гамәлләр бик күп. Пациент, мәсәлән, сулыш алу авыраю яки температурадан зарланып килсә, хастаханәдә беренче этапта ук, беренче 10-15 минут эчендә аңа 10 төрле тикшеренү ясала. Бу әйберләрне беркайчан да бутарга ярамый.

Пациент хастаханәгә салынса, ул хастаханә эчендә хәрәкәт итә башлый. Система шунда ук билгеле бер пациентка нинди дәвалану курсы язылуын теркәп куя. Сигнал шунда ук шәфкать туташына китә. Анда пациентка дару бирелергә тиеш вакыт язылган була. Әгәр дә шәфкать туташы даруны вакытында бирмәсә, сигнал кире табибка китә.

Пациентка кагылышлы барлык сораулар да бик мөһим: дәвалау, туклану һәм аның шәхси мәгълүматларын саклау. Эпидемиологик куркынычсызлык белән бәйле бик күп сораулар бар: хастаханә эчендә инфекцияләрне бетерү, кул гигиенасы. Куркынычсызлык турында әйткәндә, без беренче чиратта пациентның куркынычсызлыгын күздә тотабыз.

Икенче яктан, әгәр, мәсәлән, пациент хастаханәдә егылып җәрәхәтләнгән яки башка процедуралар вакытында ниндидер гадәттән тыш хәл булып, аның сәламәтлегенә зыян килгән икән, ул, әлбәттә, хокук саклау органнарына һәм компенсация сорап мөрәҗәгать итә. Бу очракта хастаханә хезмәткәре өчен җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин. Без мондый очраклар белән очрашабыз һәм пациентларның куркынычсызлыгы аша хезмәткәрләрнең дә куркынычсызлыгы формалаша дип әйтергә мәҗбүрбез. Бу инструментлар һәм шартлар булмаган җирдә эшләү бик куркыныч.

Бу бит тере организм, машина түгел. Һәр шәфкать туташы, даруны венага җибәргәндә яки укол ясаганда, үз өстенә риск ала. Рисклар күп, сәламәтлеккә теләсә нинди зыян китерү куркынычы бар, һәм бу – зур җаваплылык, моны аңларга кирәк. Без барыбыз да мондый очракларда компенсация түләүләре алу өчен иминиятләштерелгән. Без теге яки бу ситуациядә үзебезне ничек тотарга кирәклеген беләбез, без теләсә кайсы пациентның теләсә нинди критик хәлдәге ситуацияләрен фаразлый белергә тиешбез. Шуңа күрә, куркынычсызлыкны тәэмин итү – зур эш, дип әйтергә телим.

«Медицина берүзе генә була алмый, медицина – ул бары тик команда эшчәнлеге».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Система бер көн эчендә 41 тайпылышны теркәгән – бу 41 булмый калган хата дигән сүз»

– Медицина хезмәткәрләренең иминлеге ничек кайгыртыла?

– Әйе, бу – бик мөһим сорау. Безнең илдә үз хаталарыңны тану кабул ителмәгән. Кешеләр азрак сөйлиләр икән, тышкы яктан аларның барысы да яхшы кебек тоела. Ләкин бу – уйдырма.

Бөтен дөньяда бу киресенчә  – җитешсезлекләр күбрәк табылган саен, яхшырак. Алар, беренчедән, җитешсезлекләрне ачыкларга, аларны теркәргә, аларны тиз арада төзәтү өчен чаралар кабул итәргә өйрәтә. Дөньядагы иң абруйлы клиникалар – Япониядә. Европада исә табиблар һәм урта медицина персоналы эшендә шактый күп җитешсезлекләр табыла.

Шуңа күрә бүгенге көндә клиникаларда намуслылык принцибын тәрбияләү бик мөһим. Корпоратив иминлек культурасы фаталь нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган үзеңнең гамәлләреңне тану принцибын формалаштыра.

Әгәр дә кеше дәшми кала, нәрсәнедер яшерә, әйтми икән, шул очракта авыру кискенләшергә мөмкин. Шуңа күрә барлык фактларны да яшереп калдырырга ярамый. Бу – куркынычсызлык культурасы атмосферасы, ул медицина персоналының да, медицина булмаган персоналның да бөтен яшәешен үз эченә алырга тиеш.

«Бүгенге көндә клиникаларда намуслылык принцибын тәрбияләү бик мөһим. Корпоратив куркынычсызлык культурасы үз гамәлләреңне тану принцибын формалаштыра».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Безнең шәхси компетенция үзәгебез бар, ул көн саен «кулны пульста тота» – һәртөрле җитешсезлекләрдән хәбәрдар. Мәсәлән, кичә без 41 җитешсезлекне теркәдек. Бу – 41 очрак соңыннан хаталарга китерергә мөмкин дигән сүз. Без моның өчен иртән һәм кичен 3әр минут вакыт бүләбез – бу 3 минутта төн һәм көн эчендә нинди җитешсезлекләр булуы турында сөйлиләр. Алар шунда ук системада теркәлә, классификацияләнә, структуралана. Системада 101 критерий бар. Структуралаштырудан соң мәгълүмат система буенча җаваплыларга китә.

Мәсәлән, баш шәфкать туташы хезмәткәрләренең ничә тапкыр венага керә алмаганнарын күрә. Әгәр бу – хезмәткәрнең беренче генә очрагы икән, аны төзәтәләр, моның нәрсә белән бәйле булуын өйрәнәләр. Ләкин мондый очраклар бер үк бүлекчәдә даими булса, димәк, анда барып аудит үткәрергә, сәбәпләрне тикшерергә һәм алга таба билгеле бер укыту карарларын кабул итәргә кирәк.

Мәсәлән, остаз үз белгечен бик үк яхшы итеп әзерләмәсә, программаны яңадан карап чыгарга, бәлки, остазны алмаштырырга кирәк була. Бу – бик зур системалы эш.

Һәм бу эш миңа бәйле түгел. Ул начмедларга да, урынбасарларга да бәйле түгел, моны система эшли. Узган ел без 4125 җитешсезлекне ачыкладык. Быел мин үземә планка куйдым – 10 мең. Димәк, аларны табарга, аңларга кирәк, пациентның хәле начараюга китерергә мөмкин булган барлык гамәлләр, хаталарны барысы да белергә тиеш.

Безнең кебек хастаханә өчен бөтендөнья статистикасы – елына 10 меңгә якын җитешсезлекне ачыклау.

– Команда моңа ничек карый – уңаймы яки канәгатьсезлек беләнме?

– Машина йөртергә өйрәнгәнегезне исегезгә төшерегез. Мәктәптә укып, кагыйдәләрнең барысын да өйрәндегез, әмма руль артына утыргач, тирләп чыктыгыз, борылышка ялгыш кердегез һ.б. Табиб белән дә, шәфкать туташы белән дә шулай ук, алар эшкә килгәч адаптация узалар, яңа күнекмәләрне үзләштерәләр. 

Юллардагы куркынычсызлыкны клиникадагы куркынычсызлык белән чагыштыру бик урынлы дип саныйм. Бу хәлләр бик охшаш. Чөнки 100 км/сәг тизлек белән барганда, күп нәрсә синнән түгел, ә каршыдан килгән кешегә, аның кагыйдәләрне үтәү-үтәмәвенә бәйле. Монда да шулай ук: мин – табиб – дөрес эшләячәкмен, ләкин шәфкать туташының да, диагностиканың да шулай эшләве, клиник фармакологның да дөрес карарлар тәкъдим итүе кирәк.

Бөтен команда куркынычсыз эшчәнлеккә юнәлтелгән булырга тиеш.

– Җитешсезлекләр җибәрүчеләр белән нәрсә була?

– Бернәрсә дә булмый. Әгәр бу җинаять җаваплылыгы белән янамаса, беркемнең дә җәза билгеләргә хокукы юк. Барысын да намуслы рәвештә теркәп барган җирдә анализ, коллегиаль фикер алышу, шәхси остазлыктан алып төркем тренингларына кадәр профилактик чаралар күрү карала.

Кирәк булса, без клиник күрсәтмәләр буенча дәвалау протоколларын үзгәртәбез. Кайдадыр без яңадан карап чыгабыз, мәсәлән, чыгым материаллары, инструментлар, җиһазлар белән тәэмин итүне. Үзгәрешләр белән бәйле булган һәр нәрсә безгә иртәгә яхшырак булырга мөмкинлек бирә. Һәм безнең барлык карарлар да коллегиаль рәвештә кабул ителә.

«Һәркем куркмыйча үз сүзен әйтә алсын өчен, без клиникада яхшы атмосфера булдырабыз».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Намуссызлык өчен мин хәтта иң яхшы белгечне дә эштән җибәрә алам»

– РКБга яңа хезмәткәр алганда иң төп кайсы сыйфатларына игътибар итәсез?

– Намуслылык һәм принципиальлек.

– Ни өчен хезмәткәрне эштән җибәрә аласыз?

– Намуссызлык өчен.

– Бу үз өлкәсендә иң яхшы белгеч булсадамы?

– Әйе. Ялган атмосферасы – теләсә кайсы җитәкче өчен иң начар нәрсә. Шуңа күрә намуслы эшләүчеләргә өстенлек бирергә кирәк. Аларны бүтән хезмәттәшләре һәрвакыт хупламаска да мөмкин, һәм җитәкчегә дә һәрвакыт намуслы мәгълүмат кирәк түгел. Ләкин, кызганычка, бүгенге көндә бу принципны үтәү генә команданың уңышларга ирешчәгенә ышанырга мөмкинлек бирә.

– Медицина хезмәткәрләренә клиникада нәрсәләр катгый тыела?

– Тыю системасы бар, алар шактый. Тәмәке тартырга ярамый. Эшкә алкоголь һәм тәмәке исе белән килергә ярамый. Кешене мыскылларга, югары тонда сөйләшергә ярамый. Игътибарсыз калдырырга ярамый – кемдер ярдәмгә мохтаҗ булса, үтеп китәргә ярамый. «Ярамый»лар бик күп.

Бүгенге көндә без клиникада һәркем дөресен сөйли алсын өчен яхшы атмосфера булдырабыз. Бу – корпоратив куркынычсызлык культурасын үстерүдә иң яхшысы.

– Табибларыгызның фәнни эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге бармы? Сез моны хуплыйсызмы яки фән белән мавыгу пациентлар белән эшләргә комачаулыймы?

– Фән бик мөһим һәм бик кирәк. Без – илдә фәнни бүлеге булган берничә клиниканың берсе. Безнең хезмәткәрләрнең фәнни эшчәнлеген оештыру стратегиясе бар. Бурычларыбыз бар.

Мәсәлән, һәр бүлек мөдире елына бер тапкыр яхшы фәнни мәкалә чыгарырга тиеш. Без хезмәткәрләребез арасында инновацион фикерләүне хуплаучыларны эзлибез.

Ковид-19га карамастан, узган ел без республикада гамәлгә кертелгән инновацияләр буенча лидерлар рәтенә кердек.

Хастаханәләр арасында түгел. Хастаханәләр арасында безнең көндәшләребез юк. Татарстан Республикасының барлык фәнни инновацион үзәкләре арасында. Рәсми рәвештә без барлык фәнни үзәкләр арасында практикага кертелгән инновацияләр саны буенча өченче урында торабыз.

– Зинһар, берничәсе турында сөйләгез.

– Хәзер импортны алмаштыру өлкәсендә күп эшлибез. Безнең Татарстан җитештерүчеләре белән яхшы элемтәләребез бар. Мәсәлән, без ICL белән тыгыз эшлибез. Мәгълүматлаштыру өлкәсендә күп кенә инновацион технологияләр кертелде. Бу – шулай ук пациентларга юнәлтелгән, хезмәткәрләргә уңайлы эш шартлары булдыру белән бәйле сораулар.

Материалларга килгәндә, травматолог-ортопедлар белән без хәзер импорт металл конструкцияләрен үзебезнекеләргә алыштыру буенча шактый күп эшлибез. Бу шулай ук кайбер фәнни-эзләнү эшләрен таләп итә. Узган ел, ялгышмасам, без шундый 9 инновация керттек. Алар шулай ук сыну җәрәхәтләрен дәвалауда, кеше сөякләренә реконструктив операцияләр ясауда бик мөһим.

Хәзер без генно-инженерлык препаратларын куллану мәсьәләләре буенча күп технологияләр кертәбез. Бу юнәлешне баш табиб урынбасары Елена Владимировна Демьянова җитәкли. Үзебезнең илдәге фармацевтика компанияләре белән бергә тикшеренүләрдә катнашабыз һәм препаратларны сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү процессында кулланабыз.

Һәр лидерның үз инновацион юнәлешләре бар. Бу – безнең программа, без ярдәм итәбез һәм нәтиҗәләр алабыз.

«Без хирургия активлыгының югары дәрәҗәсенә чыгарга телибез – 90 процентка кадәр. Бүгенге көндә дә бу бурычны югары дәрәҗәдә башкарабыз – 78 процент».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Без бөерләрне һәм бавырны гына түгел, ашказаны асты бизен, эчәклекне, йөрәкне һәм үпкәләрне дә күчереп утыртачакбыз»

– Берникадәр вакыт элек РКБ базасында трансплантация һәм югары технологияле хирургия үзәге төзү турында әйтелгән иде. Сезнең ниятегез буенча ул нинди булачак? Күпме пациентка икенче тормыш мөмкинлеге бирә алачаксыз?

– Бүгенге көндә хастаханә ресурслары бинаның проект үзенчәлекләре белән чикләнә. Биналар күптән проектланган, без хәзер куллана торган югары технологияләр анда исәпкә алынмаган. Хәзерге вакытта күп кенә технологияләр инновацияләр белән бергә үсеш ала. Бу – эндохирургия, робот технологиясе. Моның өчен шартлар кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РКБда югары технологияле хирургиянең барлык төрләре, шул исәптән трансплантация дә тәкъдим ителәчәк үзәк булдырырга кирәк, дигән карар кабул итте.

Без бавыр һәм бөер трансплантациясен генә түгел, ашказаны асты бизе, эчәклек, йөрәк һәм үпкәләрне дә күчереп утыртачакбыз, дип уйлыйбыз. Без бу амбицияле максатларга ирешергә әзер.

Хәзер проектлау бара. Якын арада бу проект тормышка ашыруга әзер булыр, ә алга таба төзелеш эшләре башланыр, дип өметләнәбез. Бу юнәлешләр буенча эшләүче команда бар. Ул бүгенге көндә үзен тулысынча аклый һәм куелган бурычларны тормышка ашыра.

– Бина нинди булачак?

– 29 мең квадрат метрлы 7 катлы бина. Бу – югары технологияле хирургия өчен барлык мөмкинлекләре булган зур корпус булачак, анда трансплантация белән бәйле барлык мәсьәләләр дә хәл ителәчәк.

Без хәзерге вакытта 250 ятак-урын булдырырга уйлыйбыз, анда пациентлар дәваланачак. Без хирургия активлыгының югары дәрәҗәсенә чыгарга телибез – 90 процентка кадәр. Бүгенге көндә дә бу бурычны югары дәрәҗәдә башкарабыз – 78 процент. Үзәк ресурслары Татарстан өчен генә түгел, Идел буе федераль округы өчен дә активрак эшләргә мөмкинлек бирер, дип көтәбез. Ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемгә ярдәмнең барлык төрләрен күрсәтәчәкбез.

«Безнең мониторинг үзәге РКБда урнашкан, һәм вертолет та монда».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Безгә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм теләсә нинди һава торышында оча алачак вертолет кирәк»

– Быел Республика клиник хастаханәсендә тагын бер вертолет барлыкка килерме? Ул нинди бурычларны үтәячәк? Гадәттә, Һәлакәтләр медицинасы үзәкләре Сәламәтлек саклау министрлыгы канаты астында эшли, Татарстанда ул – РКБ кураторлыгы астында. Бу – плюсмы?

– Карар 10 ел элек кабул ителгән иде. Шул вакытта Республика Һәлакәтләр медицинасы үзәге РКБ составына кертелде. Моннан барысы да отты гына. Һәлакәтләр медицина үзәгендәге тиз реакция ресурсларының гаять зур булуын аңлыйбыз. Алар секунд эчендә кирәкле ресурсларны таба һәм аларны тормышка ашыра ала, барлык параметрлар буенча ярдәм күрсәтә.

Икенче яктан, һәлакәтләр белән генә яшәү, аларны көтеп утыру дөрес түгел икәнен аңлыйбыз. Мондый ресурска ия булып та, аны мохтаҗларга ярдәм иткәндә кулланмау – шулай ук дөрес түгел. Шуңа күрә безнең җитәкчелек бик акыллы карар кабул итте һәм безне берләштерде.

Бүгенге көндә үзәк Һәлакәтләр медицинасы спектрын гына түгел, ә барлык төр махсуслаштырылган ярдәмне, барлык район үзәк хастаханәләреннән, ВМП-үзәкләрдән санитар эвакуацияне дә үз эченә ала.

Икенче вертолетка килгәндә, бу карарны безнең җитәкчеләр кабул итте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Чаллыда тагын бер филиал булдыру турында карар кабул итте.

Тагын нәрсә мөһим? Вертолетның төнге вакытта оча алуы мөһим. Безнең «Ансат» вертолетының мөмкинлекләре чикле. Ул көндез генә, яхшы күрү шартларында гына оча, ә без теләсә кайсы вакытта очарга һәм медицина ярдәме күрсәтергә әзер булырга тиеш. Әлегә без моны җир транспорты – реанимобильләр хисабына гамәлгә ашырабыз. Алар бар, ләкин вакыт факторы, кабатлап әйтәм, ярдәм күрсәтү мөмкинлеген һәм уңай нәтиҗәне фаразлау өчен төп роль уйный.

Яңасы да «Ансат» булачак, ул безнең таләпләргә тулысынча җавап бирә. Аны Казан вертолет заводы чыгара. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм теләсә нинди һава торышында оча алачак. Һәм анда вертолетка урнаштырыла торган медицина модуле дә бар. Без быел бу проект буенча карар көтәбез һәм бу проектны тормышка ашырачакбыз.

«Бүген күпләр авыртуга түзәргә тырыша, ә табибларга авырту түзә алмаслык дәрәҗәгә җиткәч кенә мөрәҗәгать итә».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Апрель ахырында РКБда авыртуны басу үзәге эшли башлаячак»

– Мин РКБда авыртуны басу үзәге барлыкка киләчәген ишеттем. Бу – пациентларга карата бөтенләй яңа караш, аның нәрсә һәм ничек эшләве турында күбрәк сөйләп китсәгез иде.

– Һәр кеше табибка кай җиредер борчый башлагач мөрәҗәгать итә. Беренче чиратта, авырту булганда. Без нинди авыртуның ашыгыч хәл белән бәйле икәнен аңлыйбыз. Мондый ашыгыч хәл медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре белән хәл ителә.

Ашыгыч хәлгә эләкмәгән, әмма авыртудан зарланган пациентлар категориясе бар.

Болар – активлык белән бәйле авыртулар, буын авыртулары, төп авыру белән бәйле авыртулар. Онкология профилендәге пациентлар, җәрәхәтләр алган, аварияләрдә зыян күргән пациентлар һ.б. Алар, әлбәттә, сәламәтлек саклау системасының игътибарыннан читтә кала дип әйтеп булмый, аларны участок челтәрендә, беренчел звенода карыйлар. Ләкин алар өчен билгеле бер технологияләр оештырырга ресурслар җитми.

Без бу хәлләрне өйрәнә, тикшерә башладык, һәм без бу пациентлар өчен чынлыкта юк икәнебезне аңладык, ягъни алар безгә килеп җитми.

Аларның кайсы аксак, кайсының бил авыртуы бар, ләкин без аларга медицина ярдәме күрсәтә алмыйбыз. Шуңа күрә безнең команда авыртуны басу үзәген булдырырга булды. Альгологларны – авыртудан коткаручы табибларны, диагностика, озата бару һәм авыртуны баса торган технологияләр буенча компетенцияләре булган белгечләрне өйрәтәчәкбез. Бүгенге көндә эшли торган команда да медицина ярдәме күрсәтүнең барлык параметрлары буенча яхшы әзерләнгән.

Алар безнең стационарда хезмәт куялар. Безнең клиникада һәм амбулатор этапта булган пациентлар белән эшлиләр. Бу әле башлангыч кына, дип уйлыйбыз. Тормыш сыйфатын аңлауның яңа дәрәҗәләренә чыгарга кирәк. Чөнки бүген күпләр авыртуга түзәргә тырыша, ә табибларга авырту түзә алмаслык дәрәҗәгә җиткәч кенә мөрәҗәгать итә.

Ә бит түзә алмаслык авырту – организмның нәрсәдер булганны күрсәтүче сигналы. Без кире кайтарып булмаслык процессларны күрми да калырга мөмкинбез. Шуңа күрә бу – профилактика процессы да. Альгологлар пациентка авыртуның сәбәбен, диагностика һәм дәвалауны нинди траектория буенча үтәргә кирәклеген аңлата алачак. Аннары пациентка оптималь дәвалау вариантларын табарга ярдәм итәчәк.

– Ул кайчан эшли башлаячак?

– Аерым элементлары һәм компетенцияләре белән бу система инде эшли. Нәрсә соң ул үзәк? Бу – команда. Команда бар.

Ләкин без бөтен спектрны, барлык юнәлешләрне колачларга телибез. Нәтиҗә өчен эшләргә телибез. Якын арада без инде зур дәрәҗәгә чыгачакбыз.

Икенче яктан, без хәзер алымнарны эзлибез. Мәсәлән, люмбоишиалгия, ул – стационарда берничә көн авыртуны баса торган препаратлар кулланып дәвалану. Без аны 1 көнлек стационар белән алыштырырга телибез.

– Бу тагын кайдадыр эшлиме?

– Әйе, чит илдә бу бик яхшы эшли. Израильдә, Германиядә авыртуны басу үзәкләре бар. Мәскәүдә бар, әмма алар барысы да шәхси. Ә без ОМС системасында эшләргә телибез: кыска вакытлы стационарларда да һәм, әлбәттә, бюджеттан тыш эшчәнлек буенча да без бу юнәлешне үстерергә планлаштырабыз.

«Депутатлар, гадәттә, стандарт булмаган карарлар кабул итә. Депутат булу – өстәмә социаль җаваплылык».

Фото: © kzn.ru

«Бер кеше миңа депутат очрашуына килде, ярдәм сорады, аны шул ук көнне хастаханәгә салдылар»

– Зур хастаханәнең баш табибы булудан тыш, сез – депутат та. Бу – сезнең өчен нәрсә? Кешеләргә булышу өчен тагын бер мөмкинлекме? Сезгә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

– Әйе, мин Гарифьянов округы буенча Казан шәһәр Думасына икенче тапкыр сайландым. Бу – җаваплы иҗтимагый эшчәнлек, ул кирәкле булырга, Казан халкының ихтыяҗы булган җирдә булырга мөмкинлек бирә. Без күп кенә проблемалы участокларда эшлибез, бу – медицина белән генә бәйле түгел. Безгә һәркем мөрәҗәгать итә ала. Телефон һәм ярдәмчеләр командабыз бар, алар барлык мөрәҗәгатьләрне җыя, аннан без аларны тикшерүгә алабыз.

Бу – көнкүреш мәсьәләләре: юллар да, парклар һәм скверлар мәсьәләләре дә, башкарма комитет белән үзара эш итү мәсьәләләре дә.

Минемчә, Казан шәһәре Думасының хәзерге эшчәнлегенең форматы амбициоз. Безнең команда яшь, Казандагы тормыш сыйфаты белән бәйле аспектлар буенча бик күп эш башкарыла.

Бу – чүп җыю проблемалары да, Казансу елгасы ярларының чисталыгы да, мәктәпләрдә туклану мәсьәләләре дә, балаларыбызның ялы да, авыру балалар өчен пособиеләр белән бәйле мәсьәләләр дә. Без Социаль яклау министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Спорт министрлыгы белән тыгыз элемтәдә. Мин үзем шәһәр халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комиссиясен җитәклим.

– Кайсы мөрәҗәгать иң нык исегездә калды?

– Күптән түгел шундый сорау булды. Бер хезмәткәр килде дә: «Бер кеше килде һәм сезнең пациентыгыз булуын әйтә, ләкин аның сезнең пациент булу-булмавын аңлап булмый», – ди. 

Без аның авырту белән мөрәҗәгать итүен искә төшердек. Ул үзен шунда ук дәвалау өчен хастаханәгә салуыбызны таләп иткән иде. Без аны хастаханәгә салдык. Ул машинада килде һәм шунда ук стационарда дәваланырга калды. Машинасын ул парковкага куйган, ә парковка хезмәткәре килеп, машина хуҗасын таба алмавын әйткән. Мин аңа бу пациентның миңа депутат буларак мөрәҗәгать итүен аңлаттым, калдырырга кирәк, дидем. Менә бездә андый пациентлар да була.

Ул кабул итү бүлеге аша үтмәде, мәгълүмат системасында да теркәлмәгән, ашыгыч рәвештә дә китерелмәде, ә миңа депутат буларак мөрәҗәгать итте, шул ук көнне хастаханәгә салынды һәм хәзер дәвалана.

Беләсезме, һәр кешенең үз язмышы, чынбарлыкны үз күзаллавы бар, һәм без, мөмкин булганча, моңа мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм итәбез. Безнең ишекләр һәрвакыт ачык һәм бездән ярдәм алырга теләгән һәркем өчен ачык.

Депутатлар, гадәттә, стандарт булмаган карарлар кабул итә. Депутат булу – өстәмә социаль җаваплылык бит. Бу – бик мөһим репутация компоненты. Әгәр ярдәм итә алмасаң яки альтернатива тәкъдим итә алмасаң, абруеңны югалтачаксың. Бүгенге көндә депутатларның күпчелеге актив гражданлык позициясенә омтыла һәм тирә-юньдәге күпләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша.

«Күпләр РКБга эксперт дәрәҗәсе буларак карыйлар, беренчел звенода барлык шартлар да тудырылмаган, дип уйлыйлар».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Минем кәрәзле телефон номерым «һәр коймада» эленеп тора»

– РКБ турында «югары пилотаж учреждениесе» диләр, аның турында республиканың төрле почмакларында бик еш һәм яхшы сөйлиләр – бу бик әһәмиятле.

– Без төрле мөрәҗәгатьләр алабыз: яхшы бәяләмәләр дә, күңел төшергечләрен дә. Без, бер генә чыганакның фикеренә таянып булмый, дип саныйбыз. Шуңа күрә без барлык мөмкин булган элемтә каналларын оештырдык. Безнең кәрәзле телефон номерлары, шул исәптән минеке дә, барлык керү урыннарында эленеп тора.

– Ә социаль челтәрләрдә сезгә язарга мөмкинме?

– Әлбәттә. Без һәрвакыт җавап бирәбез, мониторинг системасы бар. Өстәвенә, бездә «алтын сәгать» кагыйдәсе бар. Әгәр сәламәтлеккә кагылышлы хәбәр килсә, без 1 сәгать эчендә җавап бирәчәкбез. Әгәр мөрәҗәгать башка көнкүреш мәсьәләләренә кагыла икән, анда инде башка чишелешләр кирәк. Безнең «администрациягә мөрәҗәгать ит» ресурсы бар, мәгълүматны тиз арада җиткерү өчен QR-кодлы нокталар бар. Күп кенә мөрәҗәгатьләрне без менә шулай җыябыз.

Күп кенә кешеләр РКБга эксперт дәрәҗәсе буларак карыйлар, беренчел звенода барлык шартлар да тудырылмаган, дип уйлыйлар. Хәзер без моны филиалыбыз – Спас районы үзәк хастаханәсе мисалында бик яхшы өйрәнәбез. Хәзер Сәламәтлек саклау министрлыгы үзәк район хастаханәләре кураторлыгы проектын тормышка ашыра. Безгә дә шактый зур зона беркетелгән – 10 район. Без, кешенең кайда яшәвенә карамастан, медицина ярдәмен тигез дәрәҗәдә алырга тиешлеген беләбез.

Медицина ярдәме алу мөмкинлеген тигезләү өчен, без барлык шартларны тудырырга тиеш. Моның өчен мобиль поликлиника да эшли, һәм моның өчен телемедицина кирәк. Һәм иң мөһиме, кире элемтә – мөрәҗәгатьләргә безнең реакциябез.

– Әңгәмә ахырында шуны сорыйсы килә, кеше тормышының чорлары белән чагыштырсак, 70 яшьлек РКБ – сезнеңчә ул кем: яшүсмерме, урта яшьтәге кешеме, әллә инде өлкән яшьтәгеме?

– Ул, мөгаен, матур, сылу гәүдәле, белемле, һәркем белән уртак тел таба белгән яшь ханым. Һәм аның алдында әле – озын юл!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100