Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

РКБның «кызыл зона»сыннан табиблар тарихы: «Дүртенче пациентым үлгәч, утырып еладым»

«Кызыл зонада» эшләгәндә иң авыр көн кайсысы булды? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республика клиник хастаханәсендәге Covid-госпитальнең табиблары, шәфкать туташлары һәм санитаркаларыннан шул сорауга җавап бирүләрен үтенде.

news_top_970_100
РКБның «кызыл зона»сыннан табиблар тарихы: «Дүртенче пациентым үлгәч, утырып еладым»
Михаил Захаров

«Пациент үлә, ә син мөмкин булганның барысын да эшләдемме соң дип уйлыйсың…»

Анастасия Никитина — һөнәре буенча ЛОР табиб. Ул Республика клиник хастаханәсенең Covid-госпитале ачылган көннән бирле эшли. «Без хәзер барыбыз да ирексездән инфекционистлар», - дип шаярта андагы табиблар.

Соңгы ике елда катлаулы көннәр аз булмады, ди Анастасия.

«Җәен бер пациент бик авырдан китте. Реанимациядә аңын югалтуын, өмет юклыгын күрәсең, ә бу вакыт эчендә син инде гадәттә пациентның кем икәнен, гаиләсен беләсең. Мөгаен, бу иң авыр көннәрдер. Андый пациентлар берничә иде. Кулдан килгәннең барысын да эшләдең кебек, ләкин булдыра алганның барысын да эшләдемме, вакытында эшләдемме, дип үз-үзеңне эчтән генә «ашыйсың», — дип сөйләде Анастасия Никитина.

Мондый катлаулы хәлдән чыгарга хезмәттәшләр булыша, ди ул. Табибларның һәркайсының да андый тарихлары була, кызганыч. Вакыт һәм синең ярдәмеңә мохтаҗ күпсанлы пациентлар күңелдәге яраны дәвалый, ди Анастасия.

«Яшәү белән үлем чигендә булган пациентларның савыгу мизгелләрен күргәч, үзеңнең аларга булышканыңны аңлыйсың. Берүзең генә түгел, билгеле. Аларның рәхмәтләре, күзләре — шулар онытылырга булыша», — ди табиб.

Анастасия сүзләренә караганда, Covid-госпитальдәге хезмәткәрләрнең барысы да пандемиянең бетүе турында хыяллана.

«Барысы-барысы да җитәрлек булсын иде — көч тә, тәэмин итү дә, хастаханәләр дә, хезмәткәрләр дә», — дип, фикерләре белән уртаклашты табиб.

«Сулыш ала алмаган кешеләрнең күзләрен күргәндә авыр»

Илдар Мөслимов Республика клиник хастаханәнең вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталендә иң катлаулы бүлекләрнең берсен — реанимация һәм интенсив терапия бүлеген җитәкли. Нәкъ менә биредә иң авыр пациентлар дәвалана.

«Һәр көн катлаулы. Палатага кереп, авыр хәлдәге пациентларны күргәндә… Сулыш ала алмаган кешеләрнең күзләрен күргәндә… Һәр көн катлаулы…» — дип сөйләде табиб.

Табиб иң шатлыклы көннәрен атады. Ул — реанимациядәге пациентларның берсенең дә хәле тагын да авыраймаймаган көннәр. Тик, кызганыч, мондый хәлләр еш булмый.

«Омикрон» турында, ул, янәсе, җиңелрәк уза, диләр. Юк. Без үпкәләрдә нидер булганын күрмибез, әмма башка чирләре булса, Covid-19 белән авырганда барысы да кискенләшә. «Үпкәләрдә үзгәрешләр юк» дип әйтү хата… «Омикрон» белән авырганда бөтен организмда үзгәрешләр бар, ягъни ул пациентның моңа кадәр булган барлык чирләрен көчәйтә», — дип аңлатты белгеч.

«Дельта» да беркая китмәде, элеккечә үк үпкәләре нык зарарланган пациентлар очрый. ди ул. Табиб татарстанлыларга үз-үзләрен сакларга, ә иң мөһиме — үзләренең өлкән яшьтәге якыннарын сакларга киңәш итте.

«Дүрт пациент бер-бер артлы үлде»

Табиб-инфекционист Әлфия Зөфәрова пандемия башланганнан әлегә кадәр диярлек «Азино» балалар сырхауханәсендә коронавирус инфекциясе белән авыручы барлык балалар өчен җавап биргән. 20 марттан 8 октябрьгә кадәр ул 648 бәләкәй пациентны дәвалаган, аннары Республика клиник хастаханәсенә эшкә күчкән. Биредә инде өлкән пациентларны дәвалыйлар.

«Иң катлаулы көнем — рәттән дүрт кешем вафат булган көн. Мин моның шулай булачагын аңлый идем: 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, авыр форма… Әмма миңа дүртенчесе турында әйткәч, утырдым да елап җибәрдем», — дип сөйли табиб.

Катлаулы көннәр еш була, чөнки табибның җаны һәр пациент өчен авырта, ди ул. Әлфиянең доктор бабасы да: «Табибның яхшысы һәр авыруны үз йөрәге аша үткәрә, начарына исә барыбер», — ди торган була.

«Республика клиник хастаханәсендә дә без һәркем өчен көрәшәбез. Кечкенә җиңүләргә дә шатланабыз. Менә узган атнада 90 яшьлек әбием өенә кайтып китте, хәзер тагын 89 яшьлек бер әби савыгып өенә кайтып китә. Бу мизгелләр күңелгә канатлар куя, калган авырлыкларны җиңеләйтә. Авыр хәлдә килгән кешене коткарып, аның сәламәтләнүендә синең дә өлешең барлыгын белү — бик зур нәрсә. Юкка гына яшәмәгәнеңне аңлыйсың», — ди Әлфия Зөфәрова.

Табиб-инфекционистның хыялы бик гади — ялга диңгез һәм кояш булган җиргә барасы килә, ди ул. «Covid тизрәк бетсен дә, үз бурычыбызны үтәвебезне тоеп, кая да булса диңгездә ял итәргә барсак иде», — ди. Тик табибның хыяллары әлегә хыялда гына кала, «омикрон» белән авыручы пациентлар да хастаханәгә эләгә. Табиб аңлатканча, «омикрон» җиңелрәк уза, әмма бу штаммның авыр формасы белән очрашырга туры килгән пациентларны дәвалау катлаулырак.

«Җирдә тынычлык булсын һәм кешеләр авырмасын дип хыялланам»

Сестра-хозяйка Алсу Ногманова «кызыл зонада» 2020 елның 10 апреленнән, ягъни госпиталь ачылганнан бирле эшли.

«Иң авыр көннәр беренче көннәр булды. Безне барысына да өйрәтсәләр дә, беренче тапкыр шулай эшли башладык бит, күп нәрсәне белеп тә бетерми идек. Ә кешеләр авырый башлады. Ул вакытта рухи яктан авыр булды», — ди ул.

Вакытлыча ачылган госпитальдә ике елга якын эшләү дәверендә Алсу бик авыр хәлдәге пациентларны күргән, өлкәннәрнең чирне никадәр авыр кичерүләрен күзәткән. Пациентларның төрлесенең кәефе төрлечә, кемдер персоналга рәхмәтле, кемдер дәшми генә өенә кайтып китә.

«Бу шәхси саклык чараларына без ияләштек инде, ләкин барыбер авыр. Дүртәр сәгать эшлибез — авыр…» — ди Алсу.

«Нәрсә турында хыялланаммы?.. Дөньяда тынычлык булсын, кешеләр сәламәт булсыннар, балаларыбыз безне куандырсыннар гына, әти-әниләребез дә исән-сау булсын», — дип җавап бирде сестра-хозяйка.

«Егерме ашыгыч ярдәм машинасы Covid-госпитальнең ачылганын көтте»

Сәяр Сираҗетдинов — Республика клиник хастаханәнең вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитале җитәкчесе урынбасары, ул кабул итү бүлеге мөдире, коронавирус белән көрәшнең чын мәгънәсендә алгы сызыгында тора.

«Мөгаен, иң катлаулы һәм авыр көн 2020 елның 2 октябре булгандыр, ул чакта без икенче тапкыр ачылдык. Бер ай чамасы тынлык булып алды, безне элеккеге эшебезгә кайтардылар — травматология үзәге буларак эшләдек. Кабат ачкач, ике көн эчендә травматология хезмәтен „А“ корпусы шартларына күчерергә һәм монда яңадан бу эшне җайга салырга кирәк иде. 2 октябрьдә Республика клиник йогышлы чирләр хастаханәсе бинасы янында егерме ашыгыч ярдәм машинасы көтеп торды», — дип сөйләде Сәяр Сираҗетдинов.

Госпиталь ачылуга ук әлеге ашыгыч ярдәм машиналары Республика клиник хастаханәсенә юнәлә. Сәяр Сираҗетдинов ул көнне шактый тирләргә туры килүен әйтә. Тик вакытлыча ачылган йогышлы чирләр госпитале командасы җиңеп чыкты, ди ул.

30 декабрьдә Республика клиник хастаханәсендәге Covid-госпитальне тагын яптылар. Тик бер ай да узмады — 23 гыйнварда янә ачылырга мәҗбүр булдылар. Табиб әйтүенчә, командага бик күп яшь белгечләр килүенә карамастан, бу юлы җиңелрәк. Аларны тәҗрибәле коллегалары бик тырышып өйрәткән һәм эшкә әзерләгән.

«Хәзер без „омикрон“ белән дә очраштык, ләкин „дельта“ юк инде дип әйтергә телем әйләнми», — дип өстәде кабул итү бүлеге мөдире.

Аның сүзләренә караганда, ике ел эчендә вакцина ясатучыларның саны арткан, кешеләр үз сәламәтлекләренә шактый җаваплырак карый башлаган. Моңа табиблар бик шат.

Сәяр Сираҗетдинов битлек режимы һәм QR-кодларның уңай роль уйнавын билгеләп үтте. Бу инфекциянең зур тизлектә таралуын тоткарлаган. «Табиб нәрсә турында хыяллана ала?.. Кешеләр авырмасын дип билгеле. Әгәр авырсалар, тизрәк савыксыннар дип уйлый», — ди Сәяр Сираҗетдинов.

«Беренче көнне куркыныч булды»

Covid-госпитальнең реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә медбрат булып эшләүче Артем Романов «кызыл зонада» беренче көннән — 2020 елның апреленнән эшли. Ә госпитальдә иң катлаулы һәм иң авыр көн беренче көн булган.

«Нәрсә белән эшләргә кирәклеген белмәдек. Куркыныч. Битлек кигән килеш сулап булмый иде, хәзер инде күнектек. Ә ул чакта бик куркыныч иде», — дип сөйләде медик.

Беренче көннәрдә авыр пациентларның берәрсе урынында тиздән үзең дә булырсың кебек тоела иде, ди Артем. Ләкин вакыт узган саен табиблар костюмнар, күзлек һәм респираторларда көнне төнгә ялгап эшләргә күнеккән. «Омикрон» килгәч, халык иркенәеп китте, әмма реанимациядә буш ятаклар бик аз.

«Кешеләр үзләре авырмыйча яки бу хәл якын туганнарына кагылмыйча торып, селкенә башламый. Ә менә әни, әти, бабай, әби, абый, апалары авырып киткәч, үзләрен саклый башлый…» — ди Артем Романов.

«Дулкын китереп бәрде — барысы да кинәт авырый башлады»

 Шәфкать туташы Рамилә — госпитальдә Covid-авыручылар күргән беренче кеше, ул «кабул итү»нең иң беренче постында эшли. Документлар тутыра.

Кыз өчен иң авыры — «Дельта» белән авыручылар саны арта башлаган көн. «Халык бик күп иде, дулкын кебек агылдылар, барысы да кисәк кенә авырый башлады», — дип искә төшерә Рамилә.

Ул чакта табиблар үзләрен тиздән барысы да әйбәт булыр, дип юаткан. Хәзер, чыннан да, җиңелрәк, пациентлар сизелерлек кимегән. «Мин балалар һәрвакыт сәламәт булсын дип хыялланам. Башка нәрсә турында хыялланмыйм. Һәм коронавирус бетсен дип уйлыйм», — дип елмая кыз. 

«Һәр эш көне катлаулы»

 Альберт Измайлов — госпитальнең координаторы, ул пациентларны күчерү өчен җавап бирә.

«Кызыл зонада» кайсы көн иң авыры булды, дигән сорауга, уйлап та тормыйча: «Һәр эш көне», — дип җавап бирде ул.

Хәзер дә авыр ди ул, реанимациядәге дә пациентлар бик күп. «Ковид, ниһаять, бетәр дип хыялланам. Беренче дулкын башланганнан бирле эшләүчеләрнең барысы да шулай уйлыйдыр кебек тоела», — ди егет.

«Йа Аллам, бу кайчан бетәр…»

Республика клиник хастаханәдәге вакытлыча ачылган йогышлы чирләр госпиталендә барысының да хыялы уртак — коронавирус пандемиясе бетсен.

Шушы көннәрдә вакытлыча госпитальнең бер лифты янындагы диварга кемдер каләм белән сизелер-сизелмәслек итеп кенә: «Йа Аллам, бу кайчан бетә!» дип язып куйган.

Пандемиянең кайчан тәмамланасын беркем дә белми. Тик кешеләр шуны белсен иде: Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы сугышка иң яхшы медиклар чыкты. Берсенә авыр була башлагач, аңа ярдәмгә яки алмашка башкалары килә — медикларның үзләренә никадәр генә авыр булмасын, бу куркыныч чир белән пациентларны беркайчан да ялгыз калдырмыйлар.

Аларга тагын бер кат рәхмәт әйтәсе килә. Барысына да — Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегеннән һәм хастаханәләрнең баш табибларыннан алып, гади табибларга, шәфкать туташларына, медбратларга һәм сестра-хозяйкаларга кадәр. Соңгы сулышыбызга кадәр һәрберебез өчен көрәшкәнегезгә рәхмәт…

Ә татарстанлылардан, медицина хезмәткәрләренең эшен бераз гына булса да җиңеләйтү өчен, үзегез эшли алганның барысын да эшләгез — битлек киеп йөрегез, прививка ясатыгыз, кабат вакцинация узыгыз, дип үтенәсе килә. Ә иң мөһиме — әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз турында кайгыртыгыз: үзегездә ОРВИ симптомнары барлыкка килсә, аларга кунакка йөрмәгез һәм аларны прививка ясатырга алып барыгыз. Ул чакта пандемия һичшиксез тәмамланачак.

Лилия Гәрәева тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100