РКБда уникаль операция: Йокысызлыктан интеккән хатынның бавырында паразит тапканнар
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары бавырга кереп үскән паразитны кисеп алган. Аның тирәсендә барлыкка килгән шеш хатын-кызның йөрәгенә кадәр килеп җитә язган. Пациент авыртуны сизмәгән диярлек, бары йокысызлыктан гына интеккән. Республика клиник хастаханәсендә ясалган уникаль операция турында «Татар-информ» яза.
Йокысызлыктан интеккән хатынның бавырында паразит булып чыккан
Чаллыда яшәүче 35 яшьлек Резеданың сәламәтлек белән проблемалары 2016 елда башлана. Ул йокысызлыктан интегә башлый, ярсучанлык һәм арыганлык барлыкка килә. Аңа озак вакыт диагноз куя алмыйлар, ул дәүләт хастаханәләренә дә, шәхси медицина үзәкләренә дә мөрәҗәгать итеп карый. Бу хакта «Татар-информ» журналисты Эвелина Киселева яза.
Резеда, ни өчен үзен начар хис итүен аңларга тырышып, барлык органнарын чиратлап тикшертә. Чират бавырга да килеп җитә. Ачыкланганча, проблема нәкъ бавырда булып чыга. Диагноз шаккатыра: паразит аркасында, бавырда шеш барлыкка килгән була. Район табиблары Резедага аның бавырында паразитның инде күптәннән булуын, аның башта органны эчтән таркатуын, ә аннары, үлеп, бавырда каты шеш барлыкка китерүен әйтә.
«Ул вакытта белгечләр миңа, шешне әлегә күзәтергә генә кирәк, аңа кагылырга кирәкми, дип әйттеләр», – ди Резеда «Татар-информ»га.
Бавырында паразит булган килеш, Резеда хәтта бала тапкан. Йөклелек вакытында бернинди кыенлыклар да кичермәгән.
«Үземне начар хис итсәм дә, икенче балабыз булуын бик теләдем. Һәм бала табарга булдым. Табиблар, бернинди куркыныч юк, шеш балага берничек тә тәэсир итмәячәк, диделәр. Мин тәвәккәлләдем һәм бала таптым», – дип сөйли хатын.
2017 елда ул кабат компьютер томографиясен уза, ул шул ук картинаны күрсәтә. Резеданы тагын тынычландыралар, хәтта, табибларга да даими килеп торырга кирәкми, диләр.
Ләкин анда кабат авыру билгеләре барлыкка килә: хәлсезлек, йокысызлык, чәчләре коела. Табиблар аңа бала тудырганнан соң барлыкка килгән депрессия диагнозы куя. Иң кызыгы, Резеданың анализлары һәрвакыт яхшы була, шуңа күрә табиблар тынычландыра гына. Чаллы поликлиникасы онкологы Республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткәнчегә кадәр шулай дәвам итә.
«Әгәр мине мондый нәтиҗәләр булырга мөмкин, дип кисәтсәләр, мин, мөгаен, шулкадәр озакка сузмас идем», – ди ул.
Резеда Республика клиник хастаханәсенең икенче хирургия бүлеге мөдире, трансплантолог Александр Киршин турында белгәч, аның пациентлары язганнарны да укып, озак уйлап тормыйча, аңа мөрәҗәгать итәргә була. Поликлиникада шунда ук тиешле кәгазьләрне бирәләр. Тиздән Резеданы, барлык документлар һәм тикшерү нәтиҗәләре белән, Татарстан башкаласына чакыралар.
«Альвеококк аркасында шеш хәтта метастазалар бирә ала»
Александр Киршин «Татар-информ» га сөйләгәнчә, Резеда кебек пациентларны, гадәттә, озак вакыт бернәрсә дә борчымый, чөнки бавырның гаять зур регенератив мөмкинлекләре бар. Ләкин органның үзендә бу вакытта дәвалап булмаслык үзгәрешләр булырга мөмкин.
«Безгә ул бавырында 15-20 сантиметр диаметрлы шеш белән килде, ул аның сул өлешен каплап алган һәм бераз уң өлешенә дә кергән иде», – дип сөйли хирург.
Республика клиник хастаханәсендә тикшерү уздырганнан соң, Резедага «альвеококкоз» диагнозын куялар, бу авыруны эхинококкның бер төре булган тасма суалчаннар китереп чыгара. Бу паразит шеш барлыкка килүгә сәбәпче була ала, ул хәтта метастазалар бирә һәм башка органнарга кереп үсә ала.
«Без аңа операция ясарга булдык, бу авыруны радикаль дәвалауның башка вариантлары юк. Шуңа күрә 3 атна элек без аны операция бүлмәсенә алдык», – ди табиб.
Инфекциянең сәбәбе, мөгаен, кран суыдыр, паразитның Резеданың организмына ничек керүен беркем дә төгәл әйтә алмый.
«Иң беренче мин балык турында уйладым. Чөнки мин роллар, балык бик яратам. Ләкин беркем дә нәрсәдән килеп чыгуын төгәл әйтә алмый», – дип сөйли пациент.
Республика клиник хастаханәсе инфекционисты Гөлнара Леонова, Резеданың организмында нинди паразит яшәвен ачыклау мөмкин түгел, дип белдерә. Әмма табиблар, бу – альвеококк, дип уйлый. Инфекционистлар Резеданың озак вакыт краннан кайнатылмаган су эчкәнлеген ачыклый. Алар, инфекция нәкъ менә шуның аркасында килеп чыккан, дип фаразлый.
Паразитлар еш кына организмга юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш, кайнатылмаган су, сулыкларда су коенганда һәм пычрак куллар аша эләгәләр. Табиб термик эшкәртелмәгән ризыклар ашамаска киңәш итә, бигрәк тә ит һәм балыкны.
Иң беренче чиратта, организмда паразитлар булуын анализлар күрсәтәчәк. Шуңа күрә, шик туганда, иң беренче чиратта анализлар тапшырырга кирәк, дип аңлатты Гөлнара Леонова. Шуңа өстәп ул, Татарстанда мондый очракларның бик сирәк теркәлүен әйтә.
Шеш йөрәккә кадәр килеп җитә язган
Резедага операцияне 1 мартта ясыйлар. Операция алдыннан ул, озак еллар йокысызлыктан интегүенә карамастан, йоклаганын искә төшерә. Ул үзен, барысы да яхшы булачак, дип ышандыра.
Александр Киршин Резеданың Татарстанда шундый проблема аркасында операция ясалган беренче пациент булуын әйтә. Гомумән, Россиядә мондый операцияләрне нибары 5 үзәктә генә ясыйлар. Аның сүзләренчә, бу операция бавыр күчереп утыртудан да катлаулырак.
«Бу пациентка, үз бавырын калдыру урынына, органны тулысынча күчереп утырту, ягъни трансплантация ясау җиңелрәк булыр иде. Шул ук вакытта шешне алып атканда, бавырның калган өлешендә кан белән тәэмин итүне саклап калырга кирәк иде. Әлеге очракта бу паразит – альвеококк – бавырдан диафрагмага, күкрәк куышлыгы органнарын корсак куышлыгыннан аерып торучы күкрәк бүлгесенә кадәр үскән. Һәм хәтта йөрәккә кадәр якынлашкан», – дип сөйли Киршин.
Бавырга алып бара торган кан тамырларының берсе шулай ук паразиттан зыян күргән була. Хирурглар аны саклап калу өчен бавыр артериясен яңадан тегәләр. Аннары диафрагманы, перикардны, бавырның паразит урнашкан өлешен, барлык үт юлларын алып ташлыйлар.
«Кеше бавырында паразит белән, ягъни симптомнары булмаган бу шеш белән озаграк йөргән саен, органны саклап калу мөмкинлеге кими бара. Хәтта бавыр күчереп утырту турында уйларга кирәк булыр иде», – дип аңлата Киршин.
Операция 9 сәгать дәвам итә, операция бүлмәсендә 10 кеше була. Хәзер Резеданың бавырының яртысы гына калган. Ләкин, табиблар әйтүенчә, гадәти тормыш өчен 20 процент та җитә.
«Табиблар, җиңелрәк булыр, дип уйлаганнар иде. Аңлавымча, алар моны күреп шаккаттылар», – дип сөйли хатын.
«Икенче тормыш өчен рәхмәт»
3 атна тернәкләнгәннән соң, Резеданы хастаханәдән чыгаралар. Хастаханәдә аның янында һәрвакыт әнисе Гөлнур Мәзхәровна була. «Татар-информ» белән сөйләшкәндә, ул кызы авырганда еллар бик авыр узуын әйтә. Хастаханәдә алар һәрвакыт бергә була: елашалар да, шатланалар да. Хәзер генә ул җиңел сулап куюларын әйтә.
«Мин үземне көннән-көн яхшырак хис итәм, Аллага шөкер. Әлегә хәлсезлек бар, табиблар, тулысынча тернәкләнү өчен ярты ел-бер ел тирәсе вакыт кирәк, диләр. Мин балаларым белән бергә булу һәм алга таба барысы да яхшы булсын өчен барысына да түзәргә әзер», – ди Резеда.
Хәзер хатын үз балаларын һәм ирен күрергә хыяллана, чөнки алар бер айга якын күрешмәгәннәр.
«Балалар бу вакытта ирем белән иделәр. Алар бик сабырлар, миңа бик нык бәйле булсалар да, түзделәр», – дип сөйли Резеда.
1 айдан соң, Резеданы кабат Республика клиник хастаханәсендә планлы тикшерү өчен көтәләр. «Татар-информ» аша ул икенче хирургия мөдиренә, үзенең дәвалаучы табибына һәм анестезиологына рәхмәт сүзләрен җиткерә.
«Дөресен генә әйткәндә, мин моңа кадәр андый кешеләрне очратмадым: сизгер, аңлаучан, игелекле. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм озын гомер телим. Мин аларны беркайчан да онытмаячакмын, чөнки алар миңа икенче тормыш бүләк иттеләр», – дип сөйли Резеда.