news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

РКБ табиблары студент колагыннан таракан алган

news_top

Татарстан Республика клиник хастаханәсенең оториноларингологлары студент колагыннан таракан алганнар. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Таҗикстаннан килгән 23 яшьлек студент, сул колагында кискен авырту, шаулау һәм нәрсәдер селкенүне тоеп, хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү вакытында табиб Билал Галләмшин пациентның колак юлында таракан барлыгын ачыклаган һәм аны микрохирургия җайланмасы ярдәмендә чыгарган. Процедура уңышлы узган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар