news_header_bot
Язманы тыңлагыз

РКБ табиблары 58 яшьлек ир-атның сулыш юлларыннан теш коронкасы чыгарган

news_top

Татарстанның РКБ табиблары 58 яшьлек ир-атның бронхларыннан теш коронкасын алган. Пациент, йоклаган вакытта, үзе дә сизмәстән, протезы сулыш юлына керә. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлеге хәлдән соң күпмедер вакыт узгач, ир-ат какырыклы йөткерүдән зарлана башлый. Шуннан соң ул яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итә.

Фото: © РКБ

Күкрәк читлеге органнарына компьютер томографиясе үткәрелә. Бронхларда теш коронкасы табыла. Ир-атны РКБның 1 нче торакаль хирургия бүлегенә госпитализациялиләр.

Торакаль хирурглар, бронхолог һәм анестезиолог-реаниматологтан торган докторлар командасы, гомуми анестезия астында, эндоскоп ярдәмендә чит матдәне ала. Ир-ат берничә көннән өенә чыга.

Фото: © РКБ

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 апрель 2025
    Исемсез
    Яхшы врачлар туры килгэн. Дару эчэргэ генэ кушмаганнар, МРТ ясатканнар.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар