news_header_bot
Язманы тыңлагыз

РКБ табиблары эчәклек проблемалары аркасында 30 килограммга ябыккан ир-атны коткарган

news_top
РКБ табиблары эчәклек проблемалары аркасында 30 килограммга ябыккан ир-атны коткарган
Фото: Республика клиник хастаханәсе телеграм-каналы

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары Казан кешесенә уникаль операция ясаган. 44 яшьлек ир-ат атеросклероз аркасында нормаль туклану сәләтен тулысынча диярлек югалткан һәм 30 килограммга ябыккан була. Бу хакта «Татарстан 24» каналы хәбәр итә.

Ир-ат 1 ел элек даими эч авырту, күңел болгану һәм хәлсезлектән зарлана башлый. Аңа ялгыш диагноз куялар һәм аппендиксын алалар, моннан соң ир-атның хәле тагын да начарлана. Сентябрьдә пациент Республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Табиблар, атеросклеротик бляшкалар аркасында, аның эчәклекне кан белән тәэмин итүче өске җыерча артериясе тулысынча капланган булуын ачыклый.

Рентген-хирурглар кан тамырының тулысынча каплануы аркасында стент урнаштыра алмаган, шуңа күрә кан тамырлары хирурглары артерияне протезлау карарын кабул иткән. Бүлек мөдире Рифкать Нуретдинов һәм хирург Михаил Андреев, аортадан җыерча артериясенә полимер протез тегеп, кан агымын ачкан.

2 тәүлектән соң ир-ат мөстәкыйль рәвештә ашый һәм авырлык җыя башлаган. Хәзер ул табиблар күзәтүе астында тернәкләнүен дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар