РКБ табиблары, бала таптырганда, хатын-кызның аналыгыннан сирәк очрый торган шешне алган
Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге табиблары, кесарево вакытында, сирәк очрый торган шешне кисеп алган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
26 яшьлек пациентта 3 сантиметрлы миоматоз төен йөкле калганчы ук ачыкланган булган. Йөклелекнең беренче айларында миоманың диаметры 11 сантиметрга кадәр үскән.
Табиблар хатын-кызга, шешне кесарево кисеменнән соң тернәкләнгәч, планлы рәвештә алырга туры киләчәк, дип әйткән булган. Әмма РКБ табиблары миоманы кесарево вакытында ук кисеп алган.
«Шеш аналык муентыгына килеп җиткән, шул сәбәпле аны кисеп алу шактый катлаулы иде. Кесарево кисеме процессында безгә шешнең озын аякта урнашуы аңлашылды, бу – төенне кисеп алырга мөмкинлек бирде. Һәм шунысы гаҗәп, миома аналыкның үзендә түгел, ә янәшәдә үскән», – дип аңлаткан акушер-гинеколог Әхмәд Халед Әл-Аккуми.
Операция уңышлы узган – яшь әни үзенең яңа туган улы белән хастаханәдән чыгарылган, диелә хәбәрдә.