Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ркаил Зәйдулла: «Татар әдәбиятын тауга үрмәләгән альпинист хәлендә күрәм»

Язучы, шагыйрь һәм драматург, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла бүген татар әдәбиятын югарыга күтәрерлек юллар эзләргә кирәк

news_top_970_100
Ркаил Зәйдулла: «Татар әдәбиятын тауга үрмәләгән альпинист хәлендә күрәм»
Солтан Исхаков

«Әдәбиятны да, шигъриятне дә алга этәрүчеләр элек-электән ир-атлар булган. Яшь язучылар арасында егетләрнең аз булуы күңелдә борчу уята», — дип белдерә язучы, шагыйрь һәм драматург, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул бүгенге татар әдәбиятының халәте, телебезне саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү ысуллары, рус телле татар язучылары хакында сөйләде.

Прозаны да, драматургияне дә, хәтта публицистиканы да шигърият әдәбият итә

— Сезнең 20 яшьлек шагыйре булмаган әдәбиятның киләчәге юк, дигән бер фикерегез бар иде. Шул яктан караганда, безнең әдәбиятның киләчәге ничек күренә?

–Бу минем сүзем түгел. Бу сыналган сүз инде. Моны миңа кадәр дә әйткәннәр. Ул чыннан да шулай. Гомумән, шагыйрьләрнең чылбыры өзелмәскә, 18-20 яшьлек кызлар-егетләр, формалашкан шагыйрьләр булырга тиеш. Мин шуны күздә тотам. Ә шигырь язу балачактан ук башлана. Мин үзем сигез яшемнән шигырь чыгара башлаган идем. Әлбәттә, ул өйрәнчек язмалар. Балага шигъри талант, сәләт бирелгән икән, ул аны укырга-язарга өйрәнгәнче үк такмаклап йөри башлый.

Дыр-дыр дырабан, Мокамай йомырка урлаган,

Әйшә әби тоткан, арт сабагын укыткан.

Такташның, укый-язарга өйрәнгәнче, мәдрәсәгә кергәнче үк чыгарылган шигыре бит инде бу. Минем дә андый шигырем бар. Үзем мишәр татарлары авылыннан, китап та укымаган, шуңа күрә әдәби телнең нәрсә икәнен дә белми идем. Беренче чыгарган шул шигырь әле дә исемдә. Бездә «ц» белән сөйләшәләр бит.

Кояш цык-цык,

Көндез дә цык, төн дә цык,

Синең өчен һәрцакта минем тәрәзә ацык.

Шундый шигырь. Бу, әлбәттә, табигый. Андый шигырь чыгаручыларның күбесе әдәбият юлыннан китми. Ләкин үзен аңлы рәвештә әдәбиятка багышларга, шушы милли юлдан китәргә теләгән яшьләр, гадәттә, 18-20 яшендә инде шагыйрь буларак формалашырга, шәкелләшергә тиеш. Шагыйрь димен, чөнки проза өчен барыбер тәҗрибә кирәк. Тормыш тәҗрибәсе, дөнья күрү кирәк. Ә шигырь ул барыбер экспрессив жанр, шуңа күрә бик күп прозаиклар, барысы да диярлек шигырьдән башлаган.

Поэзиягә мөкиббәнлек, тугры калу, язганда бөтен жанрларда да ярдәм итә. Дөресен генә әйткәндә, прозаны да, драматургияне дә, хәтта публицистиканы да шигърият әдәбият итә. Шигърият, образ булмаса, чагыштырулар, метафоралар белән баетылмаса, ул бер коры текст булып кына кала. Андый нәрсәне укырга-язарга һәм җөмлә төзергә өйрәнгән һәркем яза ала дип уйлыйм. Ә инде шигърият белән баетылган текст теләсә кемнең кулыннан килми.

Шигърият ул — ир-атлар шөгыле

Әлбәттә, хәзерге әдәбиятка килгәндә, безнең яшьләр арасында талантлы каләм осталары бар. Аларны әдәбият сөючеләр барысы да беләдер. Санап тормыйм, берәрсен онытып калдырсам, үпкәләүләре бар. Ләкин 18-20 яшьлекләр арасында ир-егетләрнең күренмәве, күңелдә борчу уята. Бездә бит күбрәк кызлар. «Калеб”тә «Яңа дулкын» тамашасын Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәткәннәр иде. Анда бер-ике егет, шул Элнар Байназаров, Азат Нургаязовтан кала, барысы да кызлар иде. Әлбәттә, мин кызларның әдәбиятка, шигърияткә килергә атлыгып торуын ниндидер кимчелек дип санамыйм. Ләкин тарихтан беләбез, әдәбиятны да, шигъриятне дә алга этәрүчеләр ир-атлар булган. Дөресен генә әйткәндә, аны, гомумән, ир-атлар шөгыле дип саныйм. Ләкин хәзерге заманда бөтен өлкәләрдә дә хатын-кызлар алга чыкты. Ул әдәбиятта гына түгел. Бу инде заманның ниндидер үзенчәлегеме, яисә ир-атларның җенес буларак кризис кичерүеме? Киләчәктә күрербез, нәрсә булыр. Ни өчен ир-атлар дип әйтәм? Язучылар берлегендә «Әдәби ел яңалыклары» үтә иде. Ел саен шундый җыелыш. Күптән инде, егерме еллар электер, шунда чыгыш ясаган идем. Шигърият турында сөйләдем дә: «Хатын-кыз шагыйрәләргә килгәндә, бер сүз дә әйтә алмыйм. Чөнки, гомумән, дөньяда шагыйрьләрне сандугач белән чагыштырабыз икән, тапталып беткән шундый чагыштыру бар бит инде, ир-ат сандугачлар гына сайрый», — дидем. Бик күп хатын-кыз шагыйрәләр аны һаман да онытмый әле, үпкәләп йөрделәр. Ләкин Аллаһы Тәгалә шулай яраткан. Сандугач ул безнең — кешеләрнең күңеле булсын өчен сайрамый, аның сайравының төгәл вазыйфасы бар. Ул яз көне генә сайрый. Җәй, көзгә таба тавышы ишетелми, чөнки гаилә корган була. Балаларга ризык табарга кирәк. Анысы инде аның тормыш прозасы. Ә сайравы белән ул мәхәббәтен аңлата һәм үзенең территориясен билгели, гап-гади. Әлбәттә, поэзияне нәкъ табигатьтәге күренешләр белән чагыштырасым килми, ләкин монда уйланырга сәбәпләр бар.

Язучыларның зарланып утыруы яшьләрдә әдәбиятка кире тәэсир тудыра

— Моның сәбәпләрен әйтү кыен, әйеме. Ни өчен бүгенге әдәбиятта шулай? Кемдер моны акча белән бәйли. Әдәбиятта акча эшләп булмый, егетләр шуңа күрә килми, диләр. Сезнең фикерегез ничек?

–Бу сәбәп бардыр. Менә 90 елларда бигрәк тә. Ул чакта әле язучыларга телевизор экраннарыннан да күбрәк вакыт бирәләр иде. Үземнең дә, каләмдәшләрнең экран аша җан авазларын халыкка белдерүен, тыңлаганым булды. «Безнең хәзер гонорарлар аз, яшәп булмый», — дип гел зарланалар иде. Шигърият белән җенләнгән яшь малай тыңлап утыра да уйлый. «Ә нишләп мин монда килергә тиеш әле», — ди. Чөнки һәрбер яшь кеше үзен-үзе дөньяда расларга тели. Беркем дә киләчәктә ач һәм ярлы-ябагай булып яшим дип хыялланмый бит инде. Ә монда өлкән, бәлки кайберләре син хөрмәт иткән, әсәрләрен яраткан кеше зарланып утыра икән, ул, әлбәттә, кире тәэсир тудыра. Үзем дә шуларны тыңлаган булсам, әдәбият юлына баскан булыр идемме? Кем белә? Алла белә!

Әдәбиятка киләсең икән, халкыңа әйләнеп карарга кирәк

Ләкин бер нәрсәне онытмаска кирәк, гомумән, безнең илдә, мин инде бүтән илләрне мисалга китерә алмыйм, чөнки анда яшәп караганым юк, безнең илдә намус белән, үз акылы, үз кулы белән хезмәт иткән кешегә беркайчан да тиешен бирмиләр. Әлбәттә, кеше ниндидер зур байга әйләнер өчен кыңгыр юлларны эзләргә мәҗбүр була. Ул безнең илдә генә түгел, тарихта да билгеле. Бальзак әйткән бит: «Һәрбер зур капиталның артында җинаять ята», — дип. Аның шушы гыйбарәсен әле беркемнең дә кире какканы юк. Тарих раслап кына тора. Безнең заманда, бигрәк тә 90 еллардан соң, Бальзакның язганнары гаҗәеп заманча яңгырый башлады. Шуңа күрә әдәбиятка киләсең икән, ул никадәр генә пафослы сүз булмасын, халкыңа әйләнеп карарга кирәк. Гади халык ничек яши? Милли дәгъваларың бар, милләт өчен нидер казангансың икән, син халыктан аерылып, ниндидер фил сөягеннән ясалган манара дигән сүз бар бит, анда яшәргә тиеш түгелсең. Халык ничек яши, син шулай яшәргә тиеш.

Шагыйрь аз гына ач булырга тиеш

Байлыкка омтылу ул, гомумән, шагыйрь өчен гайре табигый эш дип уйлым. Шагыйрь аз гына ач булырга тиеш. Чөнки ачның ачуы яман. Мин монда ачлыктан, бөлгенлектән аптырап йөрүне әйтмим. Әле мөстәкыйль булыр өчен дә, матди яктан күпмедер бөтен булу кирәк. Ачлыкны мин канәгатьсезлек хисеннән күрәм. Бүген генә күргәндәй, үзеңнең иҗатыңа, тормыштагы яңалыкларга омтылу — шушыны ачлык дип, күчерелмә мәгънәдә күз алдына китерәм. Мәсәлән, Дәрдмәнд ул ярлы да булмаган бит инде. Аннары Тукай бар. Алар икесе дә үз урынында, һәм икесе дә безнең бөек шагыйрьләребез. Дәрдмәнд алтын приискалары тоткан, мохтаҗларга ярдәм иткән, мәчет-мәдрәсәләр салуга өлешен керткән. Ә Тукай каядыр юл тотканда, аның өчен әдәбият сөючеләр, милләтпәрвәр яшьләр акча җыя торган булган. Петербургта шулай булган, Акчуриннарга, Троицкига баргач та. Ләкин бу бит Тукайның да, Дәрдмәнднең дә шигъри куәтен киметми һәм аларның дәрәҗәсен төшерми. Икесе ике юнәлештәге, бәлки икесе ике полюстагы шагыйрьләр һәм алар безгә икесе дә кадерле. Шагыйрьләрнең төрле булуы әдәбиятны баета.

— Дөрес хәлме, түгелме, бер кеше Мандельштамга акча юк, дип килеп зарлангач: «Буддага түләгәннәрме, Христоска түләгәннәрме?» — дип ул кешене куып чыгарган ди. Алайса сез дә шундыйрак караш булырга тиеш дип уйлысызмы?

–Әгәр әдәбият тарихына күз ташлыйбыз икән, Пушкинның да: «Талантны сатып булмый, ләкин кулъязмаларны сатып була» — дигән сүзләре бар. Әлбәттә, матди яктан бөтенлек булырга тиеш. Халкыбызның һәр вәкиле кебек, хәрам мал белән түгел, үзе эшләп тапкан, үзенең кулъязмаларын сатып акча алырлык язучы, шагыйрь турында сүз бара. Мандельштамга килгәндә, дөнья малына бик исләре китми торган, шундый төр шагыйрьләр була. Бездә Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт бар иде. Мандельштам шундый кеше булган. Аның турында истәлекләр укыган идем. Мәсәлән, ул дустыннан, шигъриятен сөюче танышыннан бурычка акча ала, әмма кире кайтармый. Шундый шагыйрь, яһүд булуына карамастан, аны кичергәннәр. Алар арасында да төрле кешеләр бар, гел олигархлар гына түгел. Кешенең тәрбиясеннән дә киләдер инде ул, дөньяга карашыннан, фәлсәфәсеннән дә.

Заманында Мөдәррис Әгъләм белән бик нык аралашкан кеше мин. Ул дөньяда акчаның кыйммәтен танымый иде. Әйтәләр бит акчаны хөрмәт итмәсәң, акча да сине хөрмәт итми дип. Шуңа күрә аның акчасы керә тора, чыга бара. Мәсәлән, бервакыт ул төшеп килә. Без Рәдиф Гаташ белән сөйләшеп торабыз. Аны күрүгә Рәдиф Гаташ кесәсеннән өч тәңкә чыгарып, ул вакытта өч тәңкә шактый әйбәт акча инде: «Мөдәррис, бөегем, мә әле!», — дип шул акчасын аңа суза. Мөдәррис башын кыңгыр салып, акчаны күкрәк кесәсенә тыга да, үтеп китә. Рәхмәт тә, бер сүз юк. Мин аңа башта аптырый идем. Аның ниндидер шундый ритуалы булган икән ул. Шуңа күрә монда нәкъ шулай булырга тиеш дип әйтеп булмый. Һәр кеше үзенчә яши. Ләкин шагыйрь өчен һәм һәрбер намуслы кеше өчен бер генә кагыйдә бар — хәрам малга омтылмаска, кешене алдап байлык җыймаска кирәк, шул гына.

Иҗат ул — үз күңелеңнең төпкеленә төшү

— Әгәр дә классикларны, сез әйткән Дәрдмәнд, Тукайларны алсак, аларның һәрберсенең гомуми биографиясе бар. Сез ничек уйлыйсыз, хәзерге әдәбиятта шушы әйбер күзәтеләме? Бездә биографиясе бар дип әйтерлек әдипләр бармы?

–Бу турыда уйланганым да бар. Әдәбият белемендә дә бу турыда төрле фикерләр йөри. Бар биография, бар күңел биографиясе. Әйтәм бит, кешегә проза язар өчен тормыш тәҗрибәсе, дөнья күрерү кирәк. Мәсәлән, Төркестанга барып язасың икән, үз күзең белән күргәч, ышандырылык итеп язасың, әлбәттә. Аны бармыйча да язып була. Мәсәлән, Жюль Верн Париждан артык сәяхәт итмәгән, ләкин ул белешмәләрдән алып язган. Ышанасың. Аның максаты Австралияне тасвирлау түгел. Аның климатын географиядән укып беләбез бит инде. Аның максаты бөтенләй башка булган, ул киләчәккә күз ташлаган. Әлбәттә, биография — шушы тормыш тәҗрибәсе. Төрле һөнәрләргә ия булу, төрле кешеләрне күрү — язучыга да, шагыйрьгә дә ярдәм итә. Ләкин ул беренчел түгел, чөнки синең күңелең бай булырга тиеш.

Гомумән алганда иҗат бит ул нәрсә? Ул — үз күңелеңнең төпкеленә төшү. Ә кеше күңеле — үзе бер могҗиза. Аллаһы Тәгалә шулай яраткан. Аның төпкеленә төшкән саен нинди генә караңгылык күрмисең. Нинди салкын явызлык та, әшәкелек тә, җылы кумырыклары да бар аның. Үз күңелең турында сүз бара. Аларны хәтта һәрберсен тасвирлап та бетереп булмый һәм тасвирларга кирәкми дә. Күпмедер сер калырга тиеш, һәм сер генә түгел, аз гына ниндидер эчке бер цензура (монда сәяси яктан түгел) булырга тиеш. Үз күңелең төбенә төшеп тә җитеп булмый әле. Ләкин кайчагында төшкән кадәре дә сискәндереп куя.

Тау түбәсенә менү бер хәл, анннан төшә дә белергә кирәк

— Сез ничек кабул иткәнсездер, үпкәләгәнсездерме, анысын белмим, бервакыт сезнең турыда: «Ркаил Зәйдулланың шигырь язуы ул — су чиләгенә хушбуй салып куйган кебек. Зур кеше, ә шундый нәзәкатьле әйбер яза», — дип әйткәннәр иде. Шуннан карганда, бүгенге татар әдәбиятын Сез нәрсә белән чыгыштырыр идегез? Күңелегездә шундый чагыштырулар туганы бармы?

— Мин алай үпкәчел түгел, бу чагыштыруны ишеткәнем юк иде. Дөресен генә әйткәндә, су чиләгенә хушбуй салу нинди мәгънәдә ул?

— Сез зур кеше, ә шундый нәзәкатьле шигырьләр язасыз.

— Гәүдә зур, дорфарак булып күренәм һәм шундый нечкә лирик шигырьләр дә яза алам дигән сүз. Анысы инде аның кыяфәткә карамый. Әлеге дә баягы күңелгә, кеше күңеленә карый, шагыйрьнең күңеленә. Безнең әдәбиятны нәрсә белән чагыштырырга була? Кызык сорау, минем бу турыда уйланганым юк иде, ниндидер метафора кирәк бит инде моңа, белмим.

– Бүгенге татар әдәбиятының торышын ничек бәялисез дип әйтүем иде?

– Татар әдәбиятын тауга үрмәләгән альпинист хәлендә күрәм. Мин альпинизмга чит кеше түгел. Альпинистлар белән берничә тапкыр тауларга да бардым. Тәңре тауларына, Тянь-Шань дип әйтәләр инде, өскә менеп оран сала алырмы ул? Чөнки аста упкын. Бу безнең әдәбиятка гына түгел, милләткә дә кагыла, шундый заманда яшибез бит. Кызганыч ки, милләтнең яшәү-яшәмәү мәсьәләсе хәзер безнең күз алдында хәл ителә. Әгәр дә шушы шартларда тау түбәсенә менә торган ниндидер юллар таба алмасак… Яисә түбәсенә менү бер хәл, анннан төшә дә белергә кирәк бит әле. Үзәнлекләргә. Чөнки тау түбәсендә яшәп булмый, анда бер менеп кычкырып, яисә Татарстан байрагы кадап куеп кына була. Ә тауга менүгә караганда, төшү кыенрак. Шуңа күрә безгә шушы юлларны эзләргә кирәк. Башта менәргә, Татарстан әләмен кадарга, аннан үзәнгә, зелпе куаклары, яшел хәтфә үләннәр янына төшәргә. Әлбәттә, мин моңа, безнең юл табуыбызга ышанам. Әгәр ышанмасам, шигырь язып йөрүнең дә, проза, драматургия белән шөгыльләнүнең дә, гомумән, милләт дип тел чарлауның да бернинди мәгънәсе булмас иде. Чөнки һәр милләтнең үз-үзен саклау инстинкты бар.

Татар ул зирәк халык, юллар эзләгәндә барып башын стенага бәрмәячәк

— Бездә бүген шушындый кызу темпта ассимиляция бара икән, ул ясалма рәвештә оештырылган әйбер бит. Ул дәүләт сәясәте. Аны турыдан-туры әйтергә кирәк. Чөнки, әйтәм бит, һәрбер милләттә яшәү өчен ниндидер бер үзен яшәтергә тырышкан потенция бар. Ул потенцияне томалап куеп була, аңа юл биреп була. Ә безнең ул томаланган. Ләкин, татар ул зирәк халык, юллар эзләгәндә барып башын стенага бәрмәячәк, әлбәттә. Каяндыр борма юллар эзләячәк дип уйлыйм, һәм ул юлларны эзләү дәвам итә. Күренекле кешеләр белән дә сөйләшкән бар. Хәзерге хәлгә алар да борчыла. Бу бит бик зур фаҗига. Безнең күз карашы иңләрлек кешелекнең юлы — өч-дүрт мең ел. Ун елны иңләп була. Ләкин анда язма чыганаклар булмагач, без белмибез дә. Якын Көнчыгышта археологлар казый. Астан тагын тарихка билгеле булмаган шәһәрнең мәдәни катламы килеп чыга. Без әле бик күп әйберләрне белмибез. Әлбәттә, кешелекнең тарихы тагын да ераккарак сузыладыр. Ләкин мин без белгәнен әйтәм. Безгә килеп җиткән шушы тел, мәдәният, безнең буында гына югалса, яисә безнең балаларыбыз буынында шул чылбыр өзелсә, күңлеленә якын алган, уйлаган кешегә, аңардан да зур фаҗига юк бит. Без, әлбәттә, тапшырырга тиеш. Безгә бит тапшырганнар. Нинди афәтләр, яулап алулар булган. Шуннан исән калган телебез, мәдәниятебез, әлбәттә, киләсе буынга да тапшырылырга тиеш. Һәм безнең милләтнең күп кешесе шулай уйлыйдыр да. Ләкин моңа ирешер өчен милли үзаң һәм нык характер кирәк.

Әйе, афәтләр булган. Ә бүгенге заманда шушы телләрне җиңә алырлык дәрәҗәдәге нинди афәтләр күзәтелә соң? Ничек уйлыйсыз? Беләсезме, көчләү организмда һәрвакыт нык каршылык тудыра. Ул вакытта ачыктан-ачык геноцид булган. Ачыктан-ачык диннән, телдән яздыру һәм каршылыкның кимәле дә үскән. Ләкин замана үзгәрә барган саен, кешенең тискәре энергетикасы, бүтән халыкларга карата мөнәсәбәте үзгәрми. Ләкин шушы хәйлә-мәкер кимәле генә арта. Йомшак сөйләп катыга утырту, дип әйтәләр бит әле. Менә шундый цивилизация. Бигрәк тә Көнбатыш цивилизациясе. Ул совет чоры вакытында ук башланган иде. Милли мәдәниятләр, милли культуралар чәчәк ата, язучыларны, сәнгать осталарын бүләклиләр. Хөкүмәткә лояль булганнарын инде, әлбәттә. Ә шул ук вакытта мәктәпләр ябыла.

Бүләк алган кешеләр дә шулай ук эчтән сызлана ул. Мин Сибгат Хәкимне беләм. Татарны бетә дип бик нык сызланып китте. Ләкин кычкырып әйтергә мөмкинлеге юк. Мөмкинлек булса, юкка чыгаралар. Татар бит ул яһүд түгел. Яһүднең диссидентлары, бөтен дөньяга таралган. Аларда шау-шу кузгала иде. Әлбәттә, аларның да ГУЛАГ системасында, соңыннан Хрущев, Брежнев төрмәләрендә юкка чыгучылары күп булды. Ләкин юкка чыксалар да, барыбер аларның исемнәре билгеле булып калды. Бездә дә юкка чыгучылар бар, ләкин без аларның исемнәрен дә белмибез. Татар ул, дөресен генә әйткәндә, хәтерсез дә халык. Аны шулай мәҗбүр иткәннәр. Хәтерләгән саен заман хәтәррәк булган татар өчен.

Татар таркау дигән стереотип белән ризалашмыйм

— Халыкның нинди иң яхшы, күркәм һәм иң тискәре, бетерергә тиешле сыйфатлары бар дип саныйсыз?

–Бездә стереотипка әйләнгән бит инде — татар таркау, бердәм түгел, татар бер-берсен ашар дип. Бу — иң төп стереотип. Мин моның белән риза түгел. Күп җирләрдә булырга, бүтән халык вәкилләре белән аралашырга туры килә. Бигрәк тә каләм әһелләре белән инде. Анда да шул ук хәл. Чөнки милләт дигән сүз бит ул ниндидер монолит түгел. Бөтен кеше бер фикердә була алмый. Чын милләттә үзаллы, мөстәкыйль фикер йөртә торган шәхесләр күбрәк булырга тиеш. Ә мондый шәхесләр һәрвакытта да бер-берсе белән риза булып тормый. Киресенчә, алар гел бәхәскә керергә мәҗбүр. Чөнки һәрберсе үз карашы, үзенең фикере, дөньяга мөнәсәбәте яклы. Бу табигый дә.

Безнең татарда, әлбәттә, үздәрлек бар. Үздәрлек дип атыйм мин аны. Үздәрлек ул — һәркем хан булырга омтылу. Монысы да начар әйбер түгел. Менә мин бервакыт чуваш язучылары белән утырган идем. Шунысы бик нык истә кады. Сөйлиләр инде үзләренең проблемаларын. Берсе әйтә: «Менә безгә бердәмлектә татарлардан үрнәк алырга кирәк», — ди. Миңа сәер булды, ләкин сиздермәдем. «Әйе, алырга кирәк», — дип алар белән килештем. Бүтән халыклар да шулай дип әйтәләр. Ике татар булса, өч партия төзелә, диләр. Монысы да шул лидер булырга омтылудандыр. Ләкин шунысын да онытмаска кирәк, татар читтә үзен-үзе яклар өчен бик тиз берләшеп ала. Чөнки берләшмәсәң, берәм-берәм сындырырга җиңел. Шуңа берләшү мәсьәләсе буенча да, таркаулык буенча да бүтән халыклардан ким түгел без. Һәр халыкта бар ул. Яһүдләрдә дә бар. Яһүдләр әлбәттә тарихи аңга ия буларак, үзләре арасындагы каршылыкларны бүтәннәргә чыгармый. Безгә дә шуңа өйрәнергә кирәк. Халыкка бәя бирү, аның сыйфатларын билгеләү бик кыен эш. Анда күбрәк шушы стереотиплар, мифлар өстенлек итә.

Хәзер авылда яшәүче яшьләр сыер да асрамый, бәрәңге бакчасының да яртысына печән чәчә

Кемнәрдер безнең татарны бик эшчән халык, ди. Мин үзем шуңа ышанып үстем. Бигрәк тә, әдәбияттан килә бит инде ул. Мифлар әдәбиятта туа. Мин хәзер күзәтәм. Авылларга барырга туры килә. Авылда хәзерге яшьләр, киләчәк буын — сыер асрамыйлар, хәтта тавык та тотмаган йортлар бар. Ул бит инде гайре табигый хәл. Бәрәңге бакчасы бар. Бәрәңгене тутырып утыртмыйлар. Үзләренә җитәрлек берничә түтәл генә утыртлар да, калганына печән, үлән чәчәләр. Хәзер безнең татар эшчән дигән шушы миф җимерелеп төште. Татар сәүдә ярата, сәүдәгәр халык дигән миф та бар иде. Ул да җимерелде. Чөнки базарларга чыгыгыз, анда татар булса да, әзәрбайҗаннарның товарын, җиләк-җимешен сата. Яисә бәрәңгене дә әзәрбайҗан сатып тора. Әзәрбайҗан дигән сүз инде ул — алар гына түгел, бүтән халык вәкилләре дә. Дөресен генә әйткәндә, сөйләшмәсәм, мин аларны аерып та бетермим.

Милләтебезнең каймагын кырып алганнар

Элек татар шундый булгандыр да, репрессияләр вакытында безнең сәүдәгәрләр буыны кырылып беткәндер яисә качып киткәндер дип уйлыйм. Чөнки Үзбәкстанда булганым бар. Совет чоры вакытында, 80 елларда, анда бөтен сәүдә оешмаларында гел татарлар иде. Спекуляция дигән сүз бар бит инде. Аның өчен утырталар иде. Шул ук сәүдә бит инде ул. Аз бәягә алып, күбрәк бәягә сатарга. Ул борынгыдан килә. Әгәр дә алай итмәсәң, сәүдәнең мәгънәсе булмас иде.

Милләтнең каймагы бик нечкә була. Калынрак булса әйбәт. Әлбәттә, бездә җитәрлек булган, ләкин аны кырып алганнар. Шул ук муллаларны юкка чыгару, милләтебезне, гомумән, кыйбласыз иткән.

Дөресен генә әйткәндә, бүген үзебезне мөселман дип саныйбыз. Язык булмасын, ләкин фаразлар буенча безне чын мөселман дип атау кыен. Кызганычка каршы, халыкны яңадан ислам диненә кайтарырга кирәк. Православие чиркәве дәүләтнең булышлыгы, этәрүе белән хәзер дәүләт диненә әверелә бара дияргә була. Кайчак утырып елыйсы килә. Әлбәттә, руслар да безгә карганда динлерәк халык түгел. Ләкин игътибар итегез, чиркәүнең исемендә үк «русская» дигән сүз бар. Ул менталитетта син рус икән, син православ булырга тиеш дип аңлашыла. Минемчә, аларның православие динен күтәрү динлелектән түгел, ә дәүләт идеологиясенә әверелдерергә омтылу. Әмма моның XXI гасырда гамәлгә ашырылуына бик ышанып бетмим. Әйе, алар коммунистик идеология белән алар бик охшаш. Коммунизм җирдә кайчан да булса оҗмах, бу исә үлгәннән соң, оҗмах вәгъдә итә. Кеше бит нәфселе, үзе өлгермәсә дә, оныкларын оҗмахта яшәр дип тырыша. Коммунистик идеологияне әйтәм. Ә монысы инде бигрәк. Әле тегеннән: «Мин оҗмахка эләктем», — дип кайтып әйткән кеше юк. Аны тикшереп карап булмый. Ләкин XXI гасырда, яңа технологияләр чорында динне дәүләт идеологиясе кимәленә куярга теләү — уңышсызлыкка очрар дип уйлыйм.

Татарның идеологиясе — минем өем күршенекеннән әйбәтрәк булырга тиеш

— Татар өчен милли идеология нәрсә була ала?

— Милли идеологияне Россиядә эзләделәр бит инде, таптык дип кычкырмадылар. Күрәсең шушы православиедә тукталганнардыр. Ә бездә, идеология. Аны без генә түгел, һәрбер исән калырга теләгән халык, милләтләр эзли инде. Күтәрелеп китәр алдыннан Көньяк Кореядә нинди идеология булган? Минем өем күршенекеннән әйбәтрәк булырга тиеш. Татарда да шулай. Безнең урам күрше урамнан әйбәтрәк булырга тиеш. Безнең авыл күрше авылдан әйбәтрәк булырга тиеш. Безнең ил бүтән илләрдән әйбәтрәк булырга тиеш — менә шундый идеолгоия. Бу безнең татарның канына сеңгән. Мин инде әдәбият кешесе буларак сөйлим, аны әдәбиятта, чагылдырырга һәм шундый стереотипны ныгытырга кирәк. Ул безнең халыкка хас. Ләкин бөтенесенә дип әйтмәс идем. Мин туып-үскән якларда ул шулай. Ә кайбер якларда барып төшәсең, авыл хәрабә хәлендә. Анда бу идеология юк. Шушы идеология булган төбәкләрдә, бигрәк тә мишәр төбәкләрендә, ул безнең милләтнең яшәешенә йогынты ясый. Әле күптән- түгел язучыларны үземнең туган якларга алып кайттым. Тукай авылына булдык. Анда балалар мәктәпкә сыймый. Авыл арта бара, йортлар саны күбәя. Урмай шулай ук. Мәчет арты мәчет, мәчет салу бит ул әле динлелек кенә түгел, авылның статусы да. Шыгырдан да шулай ук. Димәк, бу идеология эшли, шуны безнең татар милләтенә таратырга кирәк.

Туганчы ук, әнисе татарча сөйләшеп йөри икән, балага ул киләчәктә дә йогынты ясаячак

— Телне гаиләдә өйрәтү кирәк дигән фикер бар. Биредә төп бурыч турында сүз бара. Кемдер тел ул мәктәптә сакланырга тиеш, мәктәптә өйрәтелмәсә, ул гаиләдә генә озакка бармый дип әйтә. «Гаилә һәм мәктәп» журналының редакторы буларак әйтсәгез иде, бу фикерләрнең кайсысы дөреслеккә якын?

–Монда бернинди бәхәс тә булырга мөмкин түгел, әлбәттә, икесе дә. Бала мәктәптә тумый бит. Гаиләдә туа, үсә, атлап йөри башлый. Өйдә теле ачыла. Хәтта туганчы ук, ананың корсагына якын китереп Моцартны тыңлатсаң, балада музыкага мәхәббәт уяна, ди галимнәр. Бу дөрестерме, монысын әйтә алмыйм, белгеч түгел. Ләкин бала туганчы ук, әнисе татарча сөйләшеп йөри икән, ул барыбер балага йогынты ясый дип уйлыйм. Балалар бакчасында, мәктәптә татар мохите тудырсалар, идеаль булыр иде, әлбәттә. Әмма мондый мөмкинлекләргә руслар гына ия. Россия Федерациясендә мондый бәхеткә ия булган бүтән халык юктыр да. Бу турыда безнең бәхәс тә булмас иде. Әлбәттә, гаиләнең мәктәпкә караганда роле зуррак. Мин үзем шуңа инандым. Чөнки балаларыма әле дә: «Өйгә кергәч, ата-бабаларыбыз телендә генә сөйләшегез. Татарча сөйләшкәндә рус сүзләрен катнаштырмагыз», — дип гел әйтә киләм. Хатыным да үз авылымнан булгач, авылдагыча «ц» белән сөйләшәбез. Мәктәпкә баргач татар теле укытучысы: «Ркаил абый, балагыз бик үк әдәби телдә сөйләшми бит», — дип зарлана. Мин: “ Әдәби телгә күчү бик җиңел ул, башта ата-бабаларының телен белсен», — дип әйтәм. Шуңа күрә сүз дә юк икесе дә булырга тиеш. Ләкин ата-ананың ныклыгы бу мәсьәләдә мөһим роль уйный. Ул бит үзенең баласына үзе хуҗа. Ата-ана сез шулай укытыгыз дип, мәктәптән таләп итәргә тиеш. Ләкин кызганыч, безнең андый милли үзаңлы, эчендә булганын кычкырып әйтә торган аналарыбыз юк. Бигрәк тә ир-атлар тәрбия, педагогика мәсьәләсеннән шактый читтә тора.

Җитәкче булу өчен рус телен белү генә җитми

Кызганыч ки, безнең хатын-кызлар бик меркантиль. Яшерен-батырын түгел, миңа үпкәләсәләр үпкәләрләр. Алар минем улым зур кеше булсын, эшләмичә җиңелрәк яшәсен, дип уйлый инде. Аның өчен рус телен рустан да әйбәтрәк белергә һәм рус мәдәнияты кешесе булырга кирәк. Моңа бер генә сүз белән җавап биреп була. Әгәр дә рус телен белгән бөтен кеше җитәкче булса, 130 миллионлык Россия Федерациясендә җитәкче булып кем генә эшләмәс иде икән. Ә хәлбуки кара эшләрдә рус халкы, дәүләтне оештырган кешеләр, үзләре тир түгә. Аннан соң, максат итеп куйсаң, тел белү авыр эш түгел бит. Кешенең телгә сәләте Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән. Пушкинны әйтәләр бит, җиде яшькә кадәр рус телендә сөйләшмәгән. Аларның гувернанткалары француз кызлары булган. Ул француз телендә генә сөйләшкән. Аннан Арина Радионовнаны билгелиләр. Пушкин шуның тәэсирендә, русның әкиятләрен, җырларын тыңлап, шуңа мөкиббән китеп рус теленең гүзәллегенә сокланып үсә. Гүзәллегенә генә түгел, өр-яңадан рус телен корган кеше бит. Менә нинди мисаллар бар. Ун ел буе татар телендә укыталар, атнага ничә тапкыр керә дип, зарланучылар бар. Мәскәүгә шикаятьләр язалар. Ләкин кызганычка каршы, аларның күбесе бик формаль. Мәктәптән татарча белеп, сөйләшеп чыккан балалар сирәк бит. Белгәннәре дә шул гаилә аркасында. Аларга гаиләдә таләп куелган, мәхәббәт уятылган. Шундыйлар күбрәк. Үзе татар теленә мәхәббәт уятып, үзе балаларга шундый даирә тудыручы мәктәпләр, белмим, бәлки сирәк-мирәк бардыр. Ул бит шигырь язарлык тел өйрәнү дигән сүз түгел. Сөйләшеп утырыр өчен, 200 сүз белү җитә. Роберт Миңнуллин: «Рус телен белү өчен, 10 сүз өйрәнсәң дә җитә», — дип әйтә иде. «Ничек инде?» — дим. «Ул сөйли башлый, син «Да», дип куясың, аннан тагын сөйли син «Молодец» дип куясың», — ди. Әгәр ул телне аңлыйсың икән, ун сүз белеп тә сөйләшеп утырып була. Ләкин аны да теләмиләр. Монда бит тел мәсьәләсе түгел. Монда сәясәт, монда милләтне санга сукмау. Ә татар шуны аңламый. Аның милләтен санга сукмыйлар, аны милләт дип санмыйлар. Рус дөньясындагы бер элемент, субкультура дип кенә исәплиләр. Менә хикмәт кайда. Чит ил студентлары килә бит. Татар теле әдәбияты белән кызыксынып килүчеләр, ярты елда татар телендә сөйләшә башлый, сөйләшү генә түгел яза башлыйлар. Михаил Фридерикс, Тукай турында китап язган. «Идел”дә эшләгәндә татар телендә мәкаләләр яза иде. Безгә җибәрә, мин чыгара идем. Ул бит теләк — омтылыштан һәм телне хөрмәт итүдән тора.

Бөтен телнең үз гүзәллеге

Мин Чувашиядә үстем. Дөресен генә әйткәндә, безнең мәктәптә чувашлар укый. Ләкин параллель класслар — чуваш сыйныфы һәм татар сыйныфы. Мин чувашча, азмы-күпме беләм. Чәй-шикәрлек диләр бездә, чәй белән шикәр сорап алырлык дигән сүз була инде. Бик әйбәт түгел, ләкин беләм. Чуваш теленнән яшьрәк вакытта тәрҗемә дә итә идем. Хәзер дә итәм, ләкин хәзер сүзлек кирәк, аралашмагач онытыла. Чуваш белән сөйләшеп утырырлык дәрәҗәдә телне беләм. Чөнки аларның тарихын да, халкын да, телен дә хөрмәт итәм. Ул бит архаик тел. Безнең телнең борынгы формаларын өйрәнү өчен чуваш теленә мөрәҗәгать итсәң, гаҗәеп ачышлар ясарга була.

Бу бер мәсьәлә генә. Бөтен телнең үз гүзәллеге бит. Яшь чагында миңа мондый акылны җиткерүче булмады. Без университетта гарәп телен укыдык. Ләкин, кызганычка каршы, гарәбчә сөйләшерлек булып чыкмады. Бүтән телләрне укучы замандашларым арасында да университтеттан сөйләшергә өйрәнеп чыгучыларны хәтерләмим. Хәзер, әлбәттә, бүтән төрле замана. Инглиз телен дә беләләр. Шул ук дөньяга чыгып, мин анда иркен яшәр идем дигән, меркантиль мәнфәгать. Ә инглиз теленең ниндидер гүзәллекләренә соклану, Джордж Байронны оригиналда уку теләге белән түгел, әлбәттә.

Илфакның язып калдырган кадәр аз гына мирасы да, татар әдәбияты тарихына кереп калачак

–Илфак Шиһапов турында, ул яхшы язучы булыр иде дип, әйткән сүзегез бар иде. Ни өчен шундый мөрәҗәгать яздыгыз?

— Чөнки мин аны чыннан да олы язучы булып китәр дип уйлаган идем. «Татарстан яшьләрен”дә «Акка кара белән» сатирик бәянын, чират торып укыдылар бит. Юморескалары, хәтта мәкаләләрендә дә сатирик алымнар, образлы тел, татарча тел үткенлеге дип әйтик инде, хас иде аңа. Үземнең мәрсиямне кабатлыйсым килми. Илфак үзе дә сизмәстән шоу-бизнеска кереп китте. Ул акчалы өлкә бит. Акчалы гына түгел, кеше шоу-бизнеска бер кереп китә икән, чыгуы бик авыр. Илфак ул мавыгучан кеше иде. Башта Илсөяне чыгарды, аннан соң тагын яңа проектлар. Бу өлкәдә аның төп уңышы — Илсөя Бәдретдинова. Чөнки аның үз таланты да бар. Ул талантлы хатын. Ләкин барысы да онытыла. Илфакның шушы язып калдырган кадәр аз гына мирасы да, минемчә, татар әдәбияты тарихына кереп калачак.

Бик кызганыч, әлбәттә, ә андый мисаллар бик күп. Фәрит Гази дигән бик талантлы яшь шагыйрь бар иде. 18 яшьлек шагыйрьләр дигәннән, ул Бәрәңге районыннан килде. Университетка соңга калган булып чыкты. Аннан соң, аптырап, барыбер сәнгать өлкәсе инде дип, театраль училищега керде. Соңрак, Язучылар союзыннан рекомендация язып, аны Мәскәүгә әдәбият институтына җибәрдек. Бик талантлы егет иде ул. Мәскәүдә шулай ук бизнес белән шөгыльләнүче туганнары булган. Ул да шул юлдан китеп барды. Соңыннан очраштык без аның белән. Ул инде бизнесмен. Поэзия бер читтәрәк күз алдыма килә. Битен каплап, бер читкә — почмакка барып баскан сыман. Үзем өчен генә язам ди. Белмим, язамы ул язмыймы, ләкин матбугатта күренгәне юк. Әлбәттә, мин «Идел» журналында эшләгәндә шактый гына шигырьләре чыкты. Алар әдәбият тарихында каламы юкмы, анысы минем вәкаләттә түгел. Ләкин ул ниндидер эз калдыдыр, дип әйтә алмыйм. Икенең берсен сайларга туры килә. Чөнки бизнес бит ул — һәрвакыт табышка омтылу, байлык туплау, югыйсә аның мәгънәсе булмас иде. Ә ул өлкәгә китәсең икән, поэзия сине ташлап китә.

Илфакның җырларында сүз беренче урында

— Аның шигырьләрен дә ниндидер гади шигырьләр дип кенә әйтеп булмый, җырларын да. Алар бит социаль проблемалар турында.

— Аның текстларын шигырь дип әйтеп булмый бит. Ул маңгайга бәреп әйтелгән сүзләр. Аның үзенең жанры бар инде, әлбәттә. Безнең татар эстрадасы өчен, татар җыр сәнгате өчен бөтенләй өр-яңа бер алым, жанр, дип әйтимме. Интернетта үзенең җырлавын тыңладым. Тавышы бик үзенчәлекле булган, көе дә. Ул бит профессиональ композитор түгел, көйләре бер-берсенә бик нык ошаган. Җырны беренче чиратта көй җыр итә. Ә Илфакныкын сүзләр җыр иткән. Аның җырларында текст беренче урында. Мәгънәсе шул ук — президентны тәнкыйтьләү һәм башкалар. Алар кирәк, әлбәттә. Халык та кул чаба. Чөнки аның эчендә шул, үзе әйтә генә алмый. Ниндидер «Булмый инде булмагач, Сабаларда тумагач, Актанышта тумагач», халыкка хәзер хуш килә. Ләкин ул егерме елдан соң, хәтта ун елдан ук бөтенләй актуальлеген югалтачак, дип әйтергә мөмкин. Актаныш инде хәзер үк актуаль түгел.

Дөньяга танылганнарның иясе бик күп була

— Тагын бер сорау бирәсе килгән иде. Сез русча язучы татар язучыларын үзебезнеке дип саныйсызмы, әллә рус язучысы дипме?

— Бу бик четерекле мәсьәлә. Хәзер бик актуаль инде ул. Университетта чыгыш ясаганда Илдар Әбүзәров белән бәхәс килеп чыкты. Анда рус теле һәм чит ил әдәбияты кафедрасыннан килгән студентлар күбрәк иде. Имтиханда диделәрме, татар кафедрасыннан килүчеләр юк диярлек. Бәлки кызыксынып кергән берничә генә студент булгандыр. Очрашу русча барды. Мин турыдан-туры, татар әдәбияты татар телендә булырга тиеш, дип әйттем һәм бөтен студент кул чапты. Бу студентларның киләчәктә икмәге татар теле түгел, ләкин алар татар әдәбияты икән, аның теле татар булырга тиешлеген аңлый. Илдар Әбүзәров мисал китерде. Мәсәлән, ирланд әдәбияты язучылары Берн Шоу, Джеймс Джойс һәм башкалар, ирланд милләтеннән инглиз телендә язганнар, ләкин ирландлар аларны үзләренеке дип саный икән. Инглизләр дә аларны үзләренеке саный, инглиз әдәбияты вәкилләре диләр. Берн Шоу: «Инглизләр корал белән яулап алды, ә мин аларны телем белән яулап алдым», — дип әйткән. Инглиз теле белән яулап ала инглизләрне, үткен телле, афоримзнар белән. Ләкин ирланд милләтеннән булган инглиз язучылары бик күп, ирландалар аларның барысын да бу ирланд язучысы дип әйтми. Бөекләрне, дөньяга танылганнарны гына. Ә дөньяга танылганнарның иясе бик күп була ул. Фирдәүси вафат булгач, бу безнең шәһәрдә туды дип, җиде шәһәр бәхәсләшкән. Ләкин колониаль халыкларда метрополи телендә язу — тарихта бик еш күренә торган факт. Мәсәлән, Алжирда француз телендә язучы гарәпләр әле дә шактый. Һиндстанда инглиз телендә язучылар күп. Пәйгамбәргә каршы шаулаган Салман Рушди инглиз телендә яза һәм андыйлар бик күп. Һиндстанда инглиз теле — дәүләт теле. Чөнки анда телләр бик күп. Алар һәрберсе хакимлеккә омтыла, ләкин берсе дә җиңә алмый. Гражданнар сугышы башланырга мөмкин. Шуңа алар дәүләт күләмендә аралашу теле буларак, инглиз телен сайлаганнар.

Тел — халыкның җаны, милләтнең иң төп билгеләмәсе

Мин Казахстанда булдым. Алар мөстәкыйль санала, әмма анда да шул ук хәл. Әлегә кадәр рус телендә язучы казах язучыларын, кем дип атарга, дигән проблема бар. Чыңгыз Айтматовны кем дип атарга? Монда компромисска барырга мөмкин. Димәк, бер генә юл, Чыңгыз Айтматов — рус телле кыргыз язучысы.

Иң беренче, тел — халыкның җаны, милләтнең иң төп билгеләмәсе. Польша, Литва татарлары, телләрен күптән югалтканнар, дип әйтәләр. 3-4 йөз ел элек, диннәре саклану аркасында үзләрен татарлар дип саныйлар. Имеш үзләрен шулай дип билгелиләр. Мин Польшада да, авылларында да булдым. Алар белән очраштым. Татар белән очрашканда үзләрен татар дип әйтә алар, поляк белән очрашканда поляк ди инде ул. Ләкин мөселман динендә. Мөселман дине дә аларның сәер генә. Икона сыман бер кеше рәсеме. «Кем соң ул?» — дим. «Хәзрәте Али», — ди. Ниндидер синкретизммы ул?

Онытып бетермәгәннәр. Ләкин алар бит бик күп була. Туктамыш хан вакытында Литва кенәзе Витовт заманыда бик күпләр килә. Аларны липкий дип атаганнар. Ләкин алар хәзер күпме генә һәм алар нәрсә тудырган? Нобель премиясе лауреаты, бөек поляк язучысы инде ул Генрих Сенкевич. Аның да тамырларында татар каны бар, ләкин без бит аны татар язучысы дип әйтә алмыйбыз һәм ул аны үзе дә теләмәгәндер дип уйлыйм. Шулай ук Голливудның атаклы бер актеры бар, Литва татары.

Гүзәл Яхина ниндидер экзотика кебек

Бродский әйткән бит: «Шагыйрь телне тудырмый, тел шагыйрьне хасил итә». Шагыйрьне, язучыны өйрәнгәндә аның тел үзенчәлекләрен өйрәнәбез. Ә монда нәрсә өйрәнәсең? Гүзәл Яхина ниндидер экзотика кебек. Ул бит татар өчен язмый, рус аудиториясенә яза. Мин аларны читкә этәрү ягында түгел. Кемдер аларны татар язучылары дип әйтә, кемдер, конкуренциядән курка шуңа инкарь итә. Мин аннан курыкмыйм. Үземнең нинди язучы икәнемне беләм. Монда бернинди конкуренция дигән сүз юк. Ләкин аларны читкә дә этәрергә ярамый, монда яһүд юлын сайларга кирәктер. Мордехай Рихтер кем — бик атаклы Канада язучысы, инглиз телендә язган, үзе яһүд. Күптән түгел генә үлде ул. Гел яһүдләр турында яза, геройлары — Америкадагы яһүдләр. Алар үзләрен дөнья язучысы дип тә атарга мөмкин. Ул дөньяга танылгач, әлбәттә, яһүдләр дә аны үзләренең энциклопедиясенә кертәләр инде. Ләкин инглиз телле Канада язучысы, яһүд чыгышлы Мордехай Рихтер дип атарга кирәк инде бу очракта.

Рус телле татар язучысы дип әйтүе бер дә авыр түгел, бары тик безнең тегермәнгә генә су койсын

Гаҗәеп зур язучы Фазыл Искәндәрнең иҗатын яратам. Ул рус телендә язган. Аның әнисе — абхаз. Әтисе — фарсы, яки Иранда яшәүче әзәриме, төрек тә булырга мөмкин, анысын ул ачыклый алмаган. Чөнки әтисен кире Иранга депортациялиләр. Ул инде турыдан-туры: «Я русский писатель абхазского происхождения», — дигән. Мәсәлән, Илдар Әбүзәров татар язучысы буласым килә дип әйтә икән, әлбәттә, теләк бер әйбер, мөмкинлек икенче әйбер. Татар язучыларының күбесенең русчага тәрҗемә ителәселәре килә. «Идел”дә ике телле журнал булу аркасында, мине дә тәрҗемә иттеләр. Ни өчен алай бик тырышасың дигәч: «Русларга татар тормышын, татарның кем икәнлеген танытасы килә», — дигән язучылар бар. Үзләре таныласы килү дә бардыр инде. Ә бу бит татарны үзенең туган телендә, рус телендә яза икән, аны тәрҗемә итеп тә торасы юк, язсын. Алар да безгә кирәк. Рус телле татар язучысы дип әйтергә бер дә җәл түгел. Әгәр үзе тели икән, әйтәбез, бары тик безнең тегермәнгә генә су койсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100