Ризыкта микроб, ашханәдә таракан: «Мәктәпләрнең 83%да хокук бозулар табылды»
Укучыларда артык авырлык мәсьәләсе, ашханәләрдә вакыты чыккан продукция табылу һәм Татарстан мәктәпләре туклану системасындагы башка кимчелекләр турында Дәүләт Советында сөйләштеләр.
Укучыларда артык авырлык мәсьәләсе, ашханәләрдә вакыты чыккан продукция табылу һәм Татарстан мәктәпләре туклану системасындагы башка кимчелекләрне ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет утырышында сөйләштеләр. Проблемаларны хәл итүдә нинди чишелешләр тәкъдим ителүе «Татаринформ» күзәтүендә, Надежда Гордеева язмасында.
«Симерү проблемасы башлангыч мәктәп укучылары өчен күпкә актуаль»
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина депутатларга мәктәп укучыларының симерү сәбәпләрен өйрәнү буенча социологик тикшеренү турында сөйләде. «Дөрес туклануны һәм начар гадәтләрдән баш тартуны да кертеп, гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү системасын формалаштыру» федераль проекты кысаларында ведомство сораштыру үткәргән.
«Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, артык авырлык һәм симезлек проблемасы башлангыч мәктәп укучылары өчен актуаль. Шуңа күрә дөрес туклануны бигрәк тә өйдә формалаштыру буенча укучылар һәм әти-әниләр белән мәктәпләрдә эшләү ситуацияне төзәтү өчен искиткеч зур әһәмияткә ия», – диде докладчы.
Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, республикадагы сораштырылган 100 укучының 1-4нче сыйныфлардан – 32се, 5-9нчы һәм 10-11нче сыйныфлардан 30ы симезлек һәм артык авырлык проблемасы белән интегә.
Шулай ук, тикшерү нәтиҗәләре буенча, сораштырылган укучылар һәм әти-әниләрнең 77%ы, Татарстан мәктәпләрендә туклану яхшы оештырылган, дип бәяли, дип белдерде Авдонина. «Идел буе федераль округы башка төбәкләренең уртача бәясенә караганда, бу уңай бәя югарырак. Ләкин бу – тынычланырга ярый дигән сүз түгел. 23%ка якын әти-әниләр һәм укучылар әле мәктәпләрдә туклануны оештыру белән тулысынча канәгать түгел»,– дип ассызыклады ул.
«Әзер ризыкларда эчәк таякчыгы һәм стафилококк табылган мәктәпләр саны 2,5 тапкыр кимегән»
2021-2022 уку елларында мәктәптә туклануны оештыруда уңай якка үзгәрешләр бар, дип билгеләп үтте Любовь Авдонина. Мәктәпләрне, ризык белән тәэмин итүчеләр һәм операторларны тикшерү барышында кимчелекләр алдагы уку елына караганда 2 тапкырга кимрәк табылды, дип аңлатты ул.
«Балалар өстәлләрендәге һәм тарату линиясендәге кайнар ризыкларның температурасы түбән дип табылган мәктәпләр саны 4 тапкыр кимегән. Әзер ризыкның порция авырлыгы таләпләргә туры килмәгән мәктәпләр саны 7 тапкырга кимегән. Әзер ризыкларда эчәк таякчыгы һәм стафилококк микроблары табылган мәктәпләр саны 2,5 тапкыр кимегән», – дип белдерде спикер.
Алай гына да түгел, узган уку елында республика мәктәпләрендә ризык белән бәйле йогышлы авыру һәм агулану очраклары булмаган, дип ассызыклады Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Ул, шулай ук, сосискаларны мәктәп туклануында куллануны чишү юлын табуларын белдерде. Яңа санитар кагыйдәләр буенча, мәктәп менюында казылык ризыклары каралмаганлыгын искә алды Авдонина.
«Сосискалар сәламәт туклануга керми, ләкин балаларның аны ничек яратуын беләбез. «Челны-Мясо» һәм Алабуга ит консервлары комбинатына без узган ел, 3 яшьтән олы балалар өчен тәкъдим ителүче продукт буларак, үз продукцияләренә документлар булдырган очракта гына балалар менюына сосисканы кертү шартын куйдык. Алар безне ишеттеләр, бу шарт үтәлде», – дип искә алды ул.
Кирәкле документларны булдырганнан соң, мәктәп укучылары менюына идарә бу 2 предприятиенең сосискаларын 2022-2023 уку елы ахырына кадәр кертергә рөхсәт бирә, ләкин чикләү белән: атнага 1 мәртәбәдән дә ешрак түгел.
«Тикшерелгән мәктәпләрнең 83%да хокук бозулар табылды»
Мәктәптә туклануны тикшерүләр 2022-2023 уку елында да дәвам итә. Бүгенгә 943 мәктәп (оешмаларның 62%ы), 37 тәэмин итүче (74%), 5 туклану операторы (35,7%), 3 туклану комбинаты (42,9%) тикшерелгән, дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
«Тикшерелгән мәктәпләрнең 83%да хокук бозулар табылды. Нигездә, алар, агымдагы характерда, ләкин кайбер проблемалар барыбер кала бирә. Азрак күләмдә, ләкин тикшерүләр вакытында без барыбер өстәлләр һәм тарату линиясендә кайнар ризыкның температурасы түбән булган сирәк фактларны ачыклыйбыз», – диде Авдонина.
Әйтик, кайнар ризык температурасы нормадан түбән булган очраклар быел 8 мәктәптә күзәтелгән, болар: Казан, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Бөгелмә, Менделеевск, Әгерҗе һәм Яңа Чишмә мәктәпләре.
Мондый фактлар күбрәк зур шәһәр мәктәпләрендә ачыклана, һәм монда төп сәбәп – өстәлләрне алдан әзерләп кую, шуңа күрә ризык суынырга өлгерә, дип төгәллек кертте Авдонина. «Ләкин бу 2021-2022 уку елындагыга караганда әзрәк, ул чакта әзер ризык температурасы түбәнәюе тарату линиясендә – 18 мәктәптә, ә балалар өстәлләрендә – 30 мәктәптә булган иде. Ягъни, уңай динамика сизелә»,– дип ассызыклады ул.
Порцияләрнең авырлыгын киметү очраклары 6 мәктәптә ачыкланган, узган уку елында исә укучылар тарелкаларында җитмәүчелек 14 мәктәптә табылган булган. Лаборатор тикшерүләр буенча, рационның калориялелеге түбәнәю узган ел да, быел да 2 мәктәптә табылган, дип өстәде докладчы.
«Микроблар әлегә безне калдырып китми»
Любовь Авдонина 15 мәктәпнең әзер ризыкларында микроблар ачыклануын әйтте, болар: Казан, Яр Чаллы, Тукай, Сарман, Әлмәт, Югары Ослан, Ютазы һәм Балык Бистәсе районнары мәктәпләрендә. Узган ел исә бу күренеш 25 мәктәптә табылган. «Микроблар әлегә безне калдырып китәргә уйламый», – дип белдерде ул.
Мәктәп азык-төлек блокларын тикшергәндә, куллану вакыты чыккан продуктлар табылу әле дә кимеми, диде спикер. Әйтик, узган ел искергән продуктларны 13 мәктәптә тапсалар, быел алар 8 муниципалитетның 10 мәктәбендә ачыкланган. Реализациядән 50 кг га якын продукция алынган. «Алда әле тагын 2 ай уку бар икәнлеген исәпкә алганда, бу фактларның тагын да күбрәк булу куркынычы бар», – диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
«Авыл җирлекләре мәктәпләрендә куллану вакыты чыккан продукциянең булуы күп вакытта тәэмин итүчеләрнең продукцияне ешрак һәм әзрәк күләмдә китерүдән баш тартып, сирәк һәм зур күләмдә китерүе белән бәйле. Шуңа күрә продукцияне тиешле күләмдә һәм кирәкле вакытта тәэмин итү мәсьәләләре буенча тәэмин итүчеләр белән без кабат муниципаль район башлыклары, Мәгариф һәм фән министрлыгына эшләп алырга тәкъдим итәбез», – дип өстәде ул.
Моннан тыш, докладчы сүзләренә караганда, маркировка һәм документлары булмаган чимал табылу дәвам итә. Андый мәктәпләр быел 15 булган. Тикшерү вакытында чимал саклану шартлары бозылган 4 мәктәп ачыкланган. Мисал өчен, сөтнең куллану вакытын озынайту өчен, аны туңдырылган килеш саклаганнар. Кондитер ризыкларын исә, норма буенча булган +12 градус урынына, +28 градус җылылыкта саклау очраклары табылган.
«Бөтен андый продукция реализациядән алына. Яраксызга чыгарылган барлык продукциянең быел 3/1е Зәй районының 6нчы мәктәбендә ачыкланды: маркировкасы булмаган 100 кг чөгендер һәм документлары булмаган 20 кг кош ите табылды. Документлар кайбер вакытта мәктәпнең үзендә үк югала, ләкин тәртип бозуга сәбәпченең тәэмин итүче булган очраклар да бар. Ә андый продукция азык-төлек блогына, гомумән, кертелергә тиеш түгел», – дип ассызыклады Авдонина.
«Мәктәп азык-төлек блоклары техник өлешендә кабат җитди хокук бозулар күзәтелә»
Операторлар арасында хокук бозулар буенча «алдынгы» дип, быел Любовь Авдонина «АБК-Пэймент»ны атады. «Бу операторга караган 16 мәктәптән маркировкасыз, төрү материалы бозылган, куллану сроклары чыккан, түбән сыйфатлы 133 кг га якын 23 партия азык-төлек продукты алынды», – дип сөйләде ул.
Моннан тыш, тикшерү вакытында Түбән Каманың 51 мәктәбендә балалар һәм хезмәткәрләрдә массакүләм чир таралу куркынычын барлыкка китерердәй 498 кимчелек ачыкланган.
Әйтик, 48 мәктәптә медицина тикшерүе үтмәгән хезмәткәрләр эшләгән, ә 15 мәктәпнең азык-төлек блогында шапшаклык һәм тараканнар табылган, тагын 12 мәктәптә хезмәткәрләрнең шәхси гигиена, инвентарь һәм савыт-саба чистарту таләпләре үтәлмәве, һәм 5 мәктәптә продуктларны саклау шартларының бозылган булуы ачыкланды, дип хәбәр итте идарә җитәкчесе урынбасары.
Бу уку елында, шулай ук, Казанның 28нче гимназиясе һәм Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбендә яшелчәләрдә нитратларның тиешеннән артык булу фактлары ачыкланган. Ә Аксубай районының Савгач мәктәбендә сыер итендә «продукциядә аның булуы, гомумән, рөхсәт ителмәүче» антибиотик – окситетрациклин табылган, дип искә алды Авдонина. «Бу яшелчәләр һәм ит республикабызда җитештерелгән, һәм әлбәттә, бу – безне сагайтмый кала алмый», – дип белдерде ул.
Бу уку елында туклану продуктлары белән тәэмин итүдә 44 тәртип бозу очрагы теркәлгән: 14 факт – маркировкасыз ризыклар буенча, 2 – тиешле документлары булмаганга, һәм составларында нитрат, микроб, антибиотиклар булган, шулай ук, ялган продукция булган 28 факт.
«Намуссыз җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләрнең реестрын формалаштыру зарур. Хәзер шундый реестр формалаштыру бара. Эш тәмамлану алдында, тиздән без аны идарә сайтына урнаштырачакбыз», – дип ассызыклады ул.
Докладын тәмамлаганда, Авдонина күп кенә тәртип бозуларның «агымдагы һәм кимчелекләрне бетерү характерында» булуын искә алды. «Тәртип бозулар күп вакытта – 8%тан 35 %ка кадәр – ашханә персоналының комплектлаштырылмавы белән бәйле. Әмма шуның белән бергә, бу уку елында кабат мәктәп азык-төлек блокларының техник өлешендә аларның хәтта эшчәнлеген туктатуга китергән җитди кимчелекләр күзәтелә. Уку елы башыннан шундый 2 факт булды инде», – дип белдерде ул.
2022 елның ноябрендә Чүпрәле районының Түбән Чәке мәктәбе склад стеналарында күгәрек табылган. Хәзерге вакытта склад тиешле таләпләргә туры китереп эшли.
Эшчәнлекне туктатуның икенче очрагы быел февраль аенда Аксубай районының Иске Чувадам башлангыч мәктәбе азык-төлек блогында була. Бу бина 1960 елда төзелгән, мәктәптә 4 бала укый. «Тәрәзә рамнары череп беткән, идәндә тишекләр, ашау өстәле һәм идәннәрдә – кимерүчеләрнең тизәкләре. Азык-төлек блогының эшчәнлеге 90 көнгә туктатылды. Хәзерге вакытта балалар өчен кайнар ашны алып килеп ашату оештырылды», – дип йомгаклады спикер.