news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ризыкны соңгы кашыкка кадәр ашап бетерүнең нинди куркынычы бар?

news_top
Ризыкны соңгы кашыкка кадәр ашап бетерүнең нинди куркынычы бар?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бөтен ризыкны ашап бетерү гадәте матдәләр алмашында тайпылышлар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта Скандинавия сәламәтлек үзәге терапевты Ольга Чистик кисәтте, дип яза «Радио 1» сайты.

Аның сүзләренчә, хәтта артык 1-2 кашык ризык та канда шикәр микъдарын арттыра, һәм яңадан инсулин бүленеп чыгарга мөмкин.

«Баш мие порцияне норма буларак кабул итә, шуңа күрә, тәлинкәдә ризык күбрәк булган саен, кеше, ачлык хисе булмаса да, күбрәк ашый. Ашап бетерү гадәте автомат рәвештә балачактан ук формалаша: туену хисе барлыкка килгәч тә, кеше булган бар нәрсәне ашап бетерә», – дип аңлаткан табиб.

Гадәт буенча бөтен нәрсәне дә ашап бетерергә кирәкми, туену хисе 10-20 минуттан соң барлыкка килә. Әгәр ашаганнан соң еш кына йокы килә яки баллы кофе эчәсе килә икән, табиб эндокринологка күренергә киңәш итә.

Табиб-терапевт, кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин RT басмасына әйткәнчә, кайбер кешеләрнең, кофе эчкәч, киресенчә, йокысы килә башлый.

«Кайбер кешеләрне кофеин берничек тә «уятмый», киресенчә, йокы килә башлый», – дип аңлата белгеч.

Аның сүзләренчә, кофега сөт салу аның калориясен арттыра, әмма эчемлекне тәмлерәк тә итә.

Кофега алмаш буларак, табиб какао эчәргә киңәш итә. Кофеины аз булса да, ул күбрәк хәлләндереп җибәрә. Моннан тыш, какаода магний да бар, ул тамырларны яхшырта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар