Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризыкны йотмыйча, телне тидереп карау уразаны бозамы?

news_top_970_100
Ризыкны йотмыйча, телне тидереп карау уразаны бозамы?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Хозур дин турында» телеграм-каналында «Ризыкны йотмыйча, телне тидереп карау уразаны бозамы?» дигән сорауга җавап бирәләр.

Бу гамәл уразаны бозмый, әмма мәкруһ (шелтәле) гамәл булып санала.

Мәкруһ – ул шундый гамәл, аны кылган яки дөрес дигән кеше гөнаһлы була. Аңа отыш уеннар уйнау, ямьсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һ.б. керә.⠀

Ураза вакытында көндезен түбәндәге эшләрне кылу мәкруһ (шелтәле) санала:

  • Файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү.
  • Ризык һәм сагыз чәйнәү.
  • Берәр азыкка телне тидереп татып карау.
  • Иреннән үбү.
  • Авыз ачмыйча, 2 көн рәттән ураза тоту.
  • Авыруының артачагын белә торып, ураза тоту.
  • Сатып алыначак малны (ризыкны) татып карау.⠀

Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләрне башкару дөрес санала:

  • Балага ризык чәйнәп бирү (баланың ризыкны башкача кабул итү мөмкинлеге булмаганда).
  • Күзгә сөрмә тарту.
  • Тәһарәт вакытында мисвәк белән тешләрне пакьләү. Әмма чистарткан вакытта бүленеп чыккан төкерекне һәм мисвәкнең кисәкләрен йотарга ярамый.
  • Кан алдыру.
  • Сөлек салдыру.
  • Госел коену.⠀
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100