news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ризыклар составында ректификацияләнгән спирт: ярыймы, ярамыймы?

news_top
Ризыклар составында ректификацияләнгән спирт: ярыймы, ярамыймы?
Фото: © «Татар-информ»

ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Шәригать бүлеге чыгарган нәтиҗә буенча, ректификацияләнгән спиртны азык-төлек продуктларында куллану билгеле бер шартлар үтәлгән очракта рөхсәт ителә. Бу турыда комитет телеграм-каналында язалар.

Беренчедән, әгәр продукттагы спирт күләме исерткеч тәэсир ясамый торган дәрәҗәдә булса (продуктны күп күләмдә кулланганда да).

Икенчедән, спирт продукт составына тәм үзенчәлекләре бирү максаты белән түгел, ә консервацияләү һәм дым тоту максаты белән кертелгән булырга тиеш.

Әлеге кагыйдә алкогольле эчемлекләр куллануга кагылмый. Шәраб, коньяк, ликерлар һәм шуңа охшаш башка алкогольле эчемлекләрне азык-төлек продуктлары составында куллану рөхсәт ителми һәм тулысынча тыела, диелә бу хәбәрдә.

  • Ректификацияләнгән спирт – ул югары дәрәҗәдә чистартылган этил спирты. Ул ректификация процессы аша узган. Әлеге процесс вакытында спиртлы сыекча аерым фракцияләргә бүленә: су, сивуш майлары, метил һәм этил спиртлары. Бу эш чиста этанол концентрациясен арттыру һәм катнашмаларны бетерү өчен башкарыла. Югары дәрәҗәдә чистартылу сәбәпле, әлеге спирт чималның сыйфаты һәм чисталыгы аеруча мөһим булган өлкәләрдә киң кулланыла: медицинада, фармацевтикада, косметика һәм парфюмерия сәнәгатендә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар