Ризыкка өрергә ярыймы?
Ризыкка, эчемлеккә өрү, савытка сулау дин тарафыннан рөхсәт ителәме? Бу сорауга җавапны алдагы язмада тәкъдим итәбез.
![Ризыкка өрергә ярыймы?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/10/4/8b8d2734b51a19cb032b7c8ab0084b1e5090e7afa145a63a49da467ed201.jpg)
Ризыкка яки эчемлеккә өрү, шулай ук савытка сулау мәкрүһ гамәл санала. Бу хакта хәдисләр дә язылган. Бу гамәл башкалар тарафыннан начар кабул ителә һәм авыз эчендәге микроб-бактерийларның савытка яки ризыкка күчүенә сәбәп булып тора. Түбәндәге хәдисләр бу гамәлдән тыелырга кирәклеген аңлата:
"Әгәр кем дә булса су эчә икән, савытына өрмәсен. Тагын бер йотарга теләсә, савытны авызыннан читкә алсын (тын алсын) һәм тагын эчсен".
Ибн Аббас әйтүенчә: "Аллаһ илчесе (сәлаллаху гәләйхи вәсәлләм) беркайчанда ризыгына һәм эчәр суына өрмәгән. Һәм бервакытта да савытка суламаган.
Башка хәдистә болай әйтелә: "Берегездә хаҗәтен башкарганда, җенес органына уң кул белән кагылмасын һәм уң кул белән юынмасын. Һәм берегез дә эчкән свытына тын алмасын".