
Интернетта ризык һәм эчемлекләр температурасы кешенең психик халәтенә турыдан-туры тәэсир итә алу турында хәбәр таралды. Анда әйтелгәнчә, салкын ашамлыклар һәм эчемлекләр яратучыларга ешрак депрессия һәм борчулы халәтләр хас, ә җылы ризык ашаучылар исә аларга караганда гармониялерәк психик халәттә.
Диетолог, нутрициолог, иммунолог, биология фәннәре кандидаты, «Сәламәтлек лабораториясе» проекты җитәкчесе Александра Гуськова «Радио 1» белән әңгәмәдә бу хәбәргә карата фикерен әйткән.
Белгеч әйтүенчә, ризыкның температурасы эчәклеккә тәэсир итә, әмма аның психика белән бәйле булуы сорау тудыра.
«Моның психика белән ничек бәйле булуын әйтә алмыйм, әмма ризык температурасының эчәклеккә йогынтысы турында әйтсәк, җылы ризык яхшырак тәэсир итә, сфинктерлар ачыла, спазмнар булмый», – дигән диетолог.
Аның сүзләренчә, артык кайнар ризык ашау да файдалы түгел, чөнки ул эчәклекне ярсыта. Ә ризыкның температурасы белән борчулы яки депрессив халәтләр арасында туры бәйләнеш булу турындагы мәгълүмат шик уята, дип белдергән диетолог.
Шулай да экспертлар, ашкайнату системасы яхшы эшләсен өчен, җылы ашамлыкларга өстенлек бирергә, ләкин артык кайнар ризыклар ашамаска тырышырга киңәш итә.