Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризык пешергәндә, фольганың кайсы ягына төрергә?

Алюминий фольганы кулланып ризык пешергәндә, төрле кеше төрлечә төрә. Кемдер фольганың тонык ягына төрергә кирәк, башкалары ялтыравык ягы зыянлыдыр дип әйтә.

news_top_970_100
Ризык пешергәндә, фольганың кайсы ягына төрергә?
https://pixabay.com/

Фольганың бер ягы ялтырап тора, икенче ягы тоныграк төсле була. Балык, ит, яшелчә кебек ризыкларны фольгага төрү турында киңәшләр сайтында яздылар.

Җылыну ягыннан караганда, фольганың ике ягы да тигез кыза һәм җылылыкны бертөрле бирә.

Фольганың якларын ике төрле итеп махсус эшләмиләр. Бу технологик процесс вакытында шулай килеп чыга. Алюминий битләрне юка итеп җәяләр. Моның өчен махсус роликлар кулланалар. Камырны уклау белән җәйгән кебек, алюминий битне юкарталар. Уклау белән ышкыган ягы ялтырап бетә, аскы ягы тонык булып кала. Бары шул гына. Алюминий фольганың ике ягы да бертөрле үзлеккә ия, берсе дә зыянлы да, файдалы да түгел.

Экспертлар фольганың кайсы ягы ризыкларга орынып торганда, зыян килә икәнен ачыклап караган. Һәм алар аермасы булмавын күргән.

Алюминий фольга көйдерми торган үзлеккә ия булган очракта гына, кайсы ягына төрүнең аермасы бар. Бу очракта азык-төлекне тонык төсле якка салырга кирәк. Тонык якка non-stick дигән тамга куела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100