news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ризык кыздырганда ни өчен атланмай белән сыек майны кушып салалар?

news_top
Ризык кыздырганда ни өчен атланмай белән сыек майны кушып салалар?
Фото: © «Татар-информ»

Атланмай (сыер мае) ризыкка аеруча хуш ис бирә, тәмен баета. Мәсәлән, стейк кыздырганда атланмай куллану карамель сыман тышча ясый, ә тәме йомшаграк була. Әмма атланмайда сөт аксымы һәм шикәр бар, алар югары температурада тиз яна. Шуңа күрә ит кисәген атланмайда гына кыздырырга ярамый – башта сыек май кулланырга, ә ак майны әзер булыр алдыннан кушарга кирәк.

Төрле майлар катнашмасы кулланып ризык кыздыру серләрен пешекче, азык-төлек сәнәгате технологы Ксения Потакова уртаклаша, дип яза «Аргументы и факты» сайты.

Ни өчен ризыкны атланмайда гына кыздырырга ярамый?

Пешекче сүзләренчә, атланмайның эрү температурасы түбән – чиста продукт 150 градуста ук яна башлый. Әгәр аны югары температурада яки шактый озак кыздырсаң, ризыкны бозарга мөмкин – май коңгырт төскә керә һәм тәмсезләнә.

«Кыздырганда ак майның бөтен файдасын алу өчен, аны сыек май белән катнаштырырга кирәк. Сыек май 200-250 градуска кадәр чыдый һәм, ак май белән катышкач, гомуми яну температурасы тагын да арта һәм көйми», – дип аңлаткан Ксения Потакова.

Моннан тыш, сыек майга караганда, атланмай шактый кыйммәт тә, шуңа күрә майлар катнашмасы куллану экономия дә булып тора, һәм бу – ризык тәменә дә зыян китерми.

Кайсы ризыкларны атланмай һәм сыек май кушылмасында әзерләү яхшырак?

Төрле майлар катнашмасы аппетитлы тышча кирәк булган ризыклар, мәсәлән, кәтлит, кәбестә стейклары, шницель, йомырка тәбәсе (сарысы сыек, ә кырыйлары кетердәп торган тәбә яратучылар өчен) пешерү өчен бик яхшы туры килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар