Элвин Грейга «улым» дип дәшкән, Иркәне 19 ел көттергән композитор Ризван Хәкимов концерты
15 май көнне Казан тамашачысына атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор Ризван Хәкимов концертын күрергә насыйп булды. Концерт Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.
«Мин бу җырны тыңламасам, йокыга китмим»
Концерт башланганчы тамашачылар белән сөйләштем. Рания ханым моңа кадәр Ризван Хәкимов иҗаты белән таныш булмаган.
Аның турында беркайчан да ишеткәнем булмады. Кызыбыз ирем белән миңа билетлар бүләк итте, китереп куйды. Мин җырчылардан мәрхүмнәрен генә беләм инде: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зифа Басыйрова. Хәзергеләрдән кайчак Салаватны гына карыйбыз.
Фирүзә ханым, киресенчә, бу кичәне бик көткән.
Ризван Хәким иҗаты белән күптәннән таныш. Аның концертын озак көттем. Мин Ульяновскидан. Аның иҗатын күзәтеп барам, бөтен интервьюларын карыйм. Ирем рус булса да, Ризван Хәкимов җырларын бик ярата иде. Шундый уңыш елмайды: бер атна элек Ульяновскидан Казанга килдем һәм аның концерты булачагын белеп алдым. Аның ялгызлык, югалту турында җыры бар. Минем ирем үлде һәм мин бу җырны тыңламасам, йокыга китмим. «Күргәнең бардыр бит яңгырга сусаган гөлләрне», - дип җырлый ул. Бу минем өчен бик көтелгән концерт, - диде ул.
«Әллә пандемиядән соң шушылай гына исән калдылармы?»
Сәгать алты тулып киткәч, тамашачылар артистны кул чабып чакырып алды. Утлар сүнде, «Сәлам сезгә Уфалардан...» - дигән сәламләү белән пәрдәләр ачылды, менә сәхнәдә алкышларга күмелеп Ризван Хәкимов басып тора.
«Авыр чакларны уйлама,
Җиңел чакларны уйла», - дип җырлап башлады ул чыгышларын.
Залда тамашачылар күп түгел иде, партерның яртысы тулгандыр. Шулай да, алар чын күңелдән рәхәтләнеп тамаша кылды. Артистлар да тамашачыларның әзлегенә төрттереп алды.
«Әллә пандемиядән соң шушылай гына исән калдылармы? Ярый, бу сүзләр сезнең адреска түгел. Иҗатыбызны якын итеп килгәнегез, бүген безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт», - диде Ризван Хәкимов.
Соңыннан ул «Көзләр дә матур була», «Гомер буйлап барам» җырларын башкарды.
Аннары Ризван Хәкимов җырларын җырларга сәхнәгә Линар Белый чыкты. Ул концертның беренче бүлегендә Ризван Хәкимовның «Аллага шөкер», «Исмә әле җил» җырларын, әнисенең абыйсы Мөхәрләм Надыршин язган «Табигать серләре»н җырлады һәм «Мин дә Ризван абый кебек бер җыр язып караган идем», - дип, тамашачыларга «Ике йөрәк» җырын тәкъдим итте.
Ул да тамашачыларның әз булсалар да, җылы кабул итүләренә ишарәләп, «Кремль залындагыдан да арттырасыз, рәхмәт сезгә, дуслар», - диде.
Бу яшь егеткә дә алкышларын кызганмадылар, ә Линар Белый исә, җырлары дәвамында бию осталыгын да күрсәтте. Тавышы да көчле.
«Әнием чиста Бөрйән башкорты, әти – сезнең якташыгыз, Казан татары, шуңа күрә хөрмәтле тамашачыларыбыз, принимайте гибрид», - диде ул үзе белән таныштырганда.
«Студент вакытларда ук аның белән бергә җырлар иҗат итә башладык»
Аннары концертның алып баручысы, Башкортстанның халык артисты Вәлит Илембәтов «Әтәч» шигырен сөйләде. Шигырьдә күп хатынлы бәхетле әтәч һәм бер хатын белән генә торырга тиешле ирләр чагыштырылды.
Концерт алдыннан Вәлит Илембәтов үзләренең Ризван Хәкимов белән уртак иҗатлары турында сөйләгән иде.
Ризван Хәкимов белән мин бик яшьтән үк таныш. Аның белән бергә Башкорт дәүләт университетында бер факультетта, бер төркемдә укыдык. Без аның белән бер парта артында утырдык. Ул - минем яшьлек дустым. Аннары мин аспирантурада утырып калдым, Ризван укып бетереп чыгып китте. Без студент вакытларда ук аның белән бергә җырлар иҗат итә башладык. Минем шигырьләремә язылган аның берничә җыры шул вакытта туды, иң тәүге җырлар - «Бергә булыгыз», «Уф, сагындым, иркәм». Соңгы вакытта да аның белән язган җырлар күп. Аның белән һәрвакыт аралашып торабыз. Мин инде үз юлым белән киттем, эстрадада, Башкорт дәүләт филармониясендә «Кызык белән Мәзәк» театрында эшләдем. Башка композиторлар белән дә иҗатташлык иттем.
«Ризван агай, мин Татарстанга синең «Елама, ярсыма» җырың белән килеп кердем»
Гөлназ Гомәрова Ризван Хәкимовның «Сөю килде», «Көнләшмәгез», «Туган җирем», «Хушлашу» җырларын башкарды. «Әллә нинди язмыш булды»ны Ризван Хәкимов белән дуэтта җырладылар. Артист беренче бүлекне үзенең «Син дип кенә яшим», «Тузганаклар» «Без икебез» җырлары белән тәмамлады, «Тузганаклар» җырын Вәлит Илембәтов белән иҗат иткән яңа җырлары дип тәкъдим итте.
Концертның бу өлешендә тагын бер тәэсирле мизгел булды, Ризван Хәкимовның җырларын филармония сәхнәсеннән яңгыратырга Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) килде. Беренче җыр итеп «Елама, ярсыма»ны башкарды. «Ризван агай, мин Татарстанга синең «Елама, ярсыма» җырың белән килеп кердем», - диде ул бу җыр турында. Ризван Хәкимов аны мактап, «Бик тырыш егет», - диде.
Тагын Радик Юльякшин «Бир син исәнлек»не һәм үзенең «Роза»сын җырлады.
Нәрсә дисәләр дә, сәхнәдә нинди киемнән чыкса да, нәрсә эшләсә дә, ул тамашачыларны энергиясе белән җәлеп итә. «Ишетелми! Куллар өскә!» - диюе булды, шунда ук тамашачыларның куллары күтәрелде. Әбиләр дә, бабайлар да яратты үзен. Концертка килүчеләр күбесенчә олы буын вәкилләре иде.
Элвин Грей: «Әти улына аңлаткан кебек, ул да миңа аңлата иде»
Тәнәфестә грим бүлмәсенә йөгереп мендем, Радик Юльякшин инде китәргә җыенган булса да, Ризван Хәкимов белән бергә иҗат юлын башлавы турында бераз сөйләде.
Ризван абый белән җырлый башлаганда таныштым, якынча 2005 еллар тирәсендә. Ул мине студиядә күрде дә, бергә эшләп карарга чакырды. Эшли башладык, беренче аранжировканы эшләдем. Ул миңа гел «Улым», дип эндәшә иде. «Улым, әйдә гастрольгә», - диде. Беренче тапкыр гастрольгә алып чыкты, мин беренче тапкыр зур сәхнәдә йөри башладым. Ул вакытта мин халык җыры нәрсә икәнен аңладым. «Ризван абый, әйдә «Елама, ярсыма» җырын җырлап карыйм», - дидем. Ул җырны эшләдек. Шул вакытта мин беренче җырымны яздым – «Ашкына гомер». Шуннан китте, барды, мин халыкка нинди моң, җыр кирәк икәнен аңладым. Бүгенге көнгә хәтле без бергә, Алла бирсә, озакламый аның тагын бер яңа җырын эшләргә уйлыйм, – дип сөйләде Элвин Грей.
Радик Юльякшин «Ашкына гомер» җырын Ризван Хәкимовның кече кызы Альбина Хәкимова белән җырлый иде. Үзем Радик Юльякшинны нәкъ шул җырыннан белә башладым.
«Елама, ярсыма» халык күңеленә ныграк үтте, аның клибы да булды. Минем уйлавымча, «Ашкына гомер»не тагын яңартырга була, аны барысы да ишетмәгәндер әле, ә «Елама, ярсыма»ны барысы да ишетте, Татарстанга без шул җыр белән килеп кердек.
«Улым», - дип әйтә иде дидегез, чыннан да, аның Сезгә әтиегез кебек булган вакытлары булдымы?
Әйе, чыннан да, көн дә бергә, гастрольләр булмаганда да бергә булдык. Ул миңа үзенең тормышын сөйли иде, ничек артист булганын, әти улына аңлаткан кебек, ул да миңа аңлата иде.
Ничегрәк Сезгә гаилә тормышы, татар хатыны белән яшәве?
Әйбәәәт, рәхәт! Гаилә тормышы сизелеп тора.
Иртәрәк өйләнәсе булган димисезме?
Юк, мин нишләптер электән 33 яшьләрдә өйләнәчәгемне белдем һәм планлаштырганча килеп чыкты да. Кырыкта түгел бит инде, утыз – иң яхшы вакыт, – диде Радик.
«Үземне бервакытта да җырчы дип санап йөрмәдем»
Шулай итеп кыска гына әңгәмә тәмамланды. Ризван Хәкимов та аралашып алырга тәнәфестә килерсең дигән иде. Аның белән иҗаты, гаиләсе, талантлы яшьләр турында сөйләштек.
Иҗат юлым армиядән кайткач башланды. Беренче мәхәббәт диим микән инде, аның белән ташлаштык та, менә бу «Елама, ярсыма» дигән җырны яздым. Анда үземнең сүзләр, үземнең музыка. Иҗат шул җырны язудан башланды. Аны бик зур композитор Әкрәм абый Даутовка күрсәттем. «Улым, мин үземнең яшьлегемне синең яшьлегең белән чагыштырам, синең моңнарың, җырларың китә торган, дәвам ит», - диде. Ул киңәшләр биреп, яза башладым, шуннан китте. Беренче тапкыр «Елама, ярсыма» җырын Уфада Фәдис Ганиев башкарды, шуннан Айдар Галимов та җырлады. Радик Юльякшин миндә дүрт ел эшләде, ул шушы җырны үзенең стилендә, яшьләрчә эшләп, аңа икенче сулыш биргән егет.
Радик Юльякшинны улыгыз кебек якын иттегезме?
Әйе. Ул үскән чагында бик авыр тормышта үсте. (Радик Юльякшин кечкенәдән әтисез кала). Иҗатына шатланып бетә алмыйм.
Ризван Хәкимов та 2002 елда зур югалту кичерә, аның тормыш иптәше Нәфисә ханым авария вакытында һәлак була.
Үзегезнең дә тормышыгыз җиңел булмаган, ул вакыйгалар көйләрегезгә дә тәэсир ясадымы?
Нәфисәне югалтканнан соң башка темаларга яза башладым. Нәфисәгә багышлап язылган җырларым күп. Кызларым терәк булды.
Ризван Хәкимовның кызы Альбина Хәкимова да җырлый, тик әлеге концертка ул килә алмаган.
Сез кызыгыз белән хәзер дә бергә җырлыйсызмы?
Бергә җырлыйбыз, ул Уфадагы концертларыбызга кайтып йөри.
Кызыгыз хәзер кайда яши?
Әстерханда яши, кияүгә чыгып, бик матур гына яшәп яталар. Иҗат итә.
Беренче кызыгыз Уфадамы?
Ул Уфада, ул да бик талантлы, тик сәхнә юлыннан китмәде.
Оныкларыгыз җырларыгызны тыңлыймы?
Җырларны яттан беләләр, үз телебездә тәрбиялибез, алар татарча белә.
Ризван Хәкимов үзенең төркемендә яшь талантлар үстерергә тырышуын да әйтте.
Менә бу Линар Белыйны безнең Башкортстаныбызның иң матур җирләренең берсе Бөрйән урманыннан эзләп таптым, аны күтәрәсем килә.
Ул да Радик Юльякшин дәрәҗәсенә күтәрелә алырмы?
Һәрберсенең үзенең юлы бар. Бу халыктан, репертуардан, үзләреннән тора. Тырышлыгы буенча Радиктан ким түгел, таланты буенча да.
Яшьләрне таныту буенча эш алып барса да, халык Ризван Хәкимнең үзенең җырлавын да көтеп ала икән.
Бер елны гел яшьләрдән генә торган проект эшләгән идек, «Үзе җырламаса, концертына йөрмибез», - дип әйтүчеләр булгач, яңадан җырлый башладым.
Үземне бервакытта да җырчы дип санап йөрмәдем, җырларым халык өчен язылды. Университетта татар бүлеген бетергәч, сүзләренә бик бәйләнүчән мин. Тыңлап торасың кайбер җырларны, яшьләр үзләре язалар, үзләре җырлыйлар, үзләре кул чабалар, Марат Кәбиров әйтмешли. Сүзләре сүз түгел, сүзне бит әзрәк карарга кирәк. Җырның гомере җырның сүзләренә карап билгеләнә.
«Үтә торган товар» – Линар Белый
Без сөйләшеп утырган арада икенче бүлек тә башланып китте, баянчы Алмаз Ибраһимов чыгыш ясады. Аннары Вәлит Илембәтов һәм Линар Белый көлкеле интермедиа куйды. Вәлит Илембәтов әйтүенчә, «Кызык белән Мәзәк» театры чыгышының бераз үзгәртелгән варианты күрсәтелде. Концерттагы кайбер мәзәкләр өчен бераз оялып утырдым. Миңа бик үк ошап җитмәсә дә, башкалар кул чапты, димәк, ошатты, хуп күрде бугай.
Интермедиа Линар Белыйның баянга кушылып «Уф, сагындым, иркәм» җырын башкаруы белән тәмамланды. Алга таба да сәхнә Линарга калды. «Моңнар кайтсын авылга»ны җырлагач, ул: «Мин үтә торган товармы?» - дип тамашачылардан сорады, зал «Әйе», - дип алкышлады. Шуннан соң тагын «Язлар үткәч», «Бәхет», «Шаулый урман» җырларын башкарды. Җырлар арасында Линар бер концертта сальто сикергәндә протезын төшергән әби турында мәзәк хәл сөйләгән иде, филармониядәге концертта да сальто сикерде, бу юлы алай тешләрен югалтучылар булмады кебек.
«Аның җырларын унтугыз ел буе көттем»
Аннары сәхнәгә Ризван Хәкимов җырлары белән Иркә һәм «Бәйрәм» төркеме чыкты. Иркә «Сөю генә» һәм «Юллар» җырларын башкарды. Ул сәхнәдән үзенең Ризван Хәкимовның җырларын бик озак көткәне турында сөйләде.
Аның җырларын унтугыз ел буе көттем. Кайчан гына Ризван абый миңа үзенең берәр җырын бирер икән дип йөрдем. Үзем генә шалтыратып сорар идем дә, мондый күркәм композиторлар сорап алганны яратмыйлар, җырларны үзләре теләп бирәләр. Сабыр гына унтугыз ел буе Ризван абыйның үзенең шалтыратканын көтеп тордым. Бер ел элек үзе шалтыратты да, «Сеңлем, карап-карап торам, үсеп киләсең бит. Әйдә, бер-ике җырымны бирим әле», - ди. «Ризван абый, икене түгел, өчне бирсәгез дә алам», - дим. «Сеңлем, беренче икесен җиренә җиткереп эшләп чык әле, өченчесен карарбыз», - диде. Инде бүген тагын бер җырны карарбыз дип вәгъдә бирде, Аллага шөкер, - диде Иркә.
Иркә белән дә сәхнә артында аралашып алдык.
Җырларны миңа җибәргәч, тормыш иптәшем белән икәү тыңладык, ул инде бу «Юллар» җырына нык гашыйк булды. Җырларның сүзләрен язучылар да бик күркәм кешеләр, «Сөю генә» җырының сүзләрен Роберт Миңнуллин язган, ә «Юллар» җырының сүзләрен – Марат Кәбиров. Шуңа күрә бу җырларны җырлау миңа икеләтә дәрәҗәле. Мин моның турында концертларымда сөйлим, бу җырларым белән горурланам. Шундый дәрәҗәле авторлар мине күреп, җырларын биргәннәре өчен бик рәхмәтлемен.
Димәк, Сез җырларны сорап алмыйсыз, авторлар үзләре тәкъдим итәме?
Мин яшь җырчылар арасына керсәм дә, унтугыз ел бит инде шул өлкәдә эшлим. Элек сорый идем, менә, ниһаять, соңгы берничә елда авторлар үзләре тәкъдим итә башлады. Димәк, дөрес юлдан барам һәм әкрен генә үсәм дип уйлыйм.
Ризван Хәкимов иҗат иткән җырлар арасында иң ошаганы бармы?
Үземнекеләрне бик яратам инде. Аеруча «Юллар»ны, ул минем репертуардагы башка җырлардан аерылып тора, тавышка да ятты. Гомумән, Ризван абыйның бөтен җырларын яратам. Әле элекке җырларын да эзләнә башладым, «Яратамы, яратмыймы, әйтегезче, ромашкалар...», «Елама, ярсыма», Хәния апа репертуарында да Ризван абый җырлары байтак.
Шулай ук Иркә хәзерге вакытта җырларның сүзләрен язучыларга да игътибар бирергә кирәк икәнен, аларның иҗатлары композиторларныкыннан арзанрак бәяләнүен әйтте.
Мин бүгенге көнем белән бик канәгать, монда бөтен төркемне алып килеп булмады, алтысын гына алдым бүген, алар теләп килделәр. Безнең өчен монда чыгыш ясау – дәрәҗә, - диде җырчы.
Концерт дәвам итте. Тугыз тулып килә иде, Ризван Хәкимов «Арымадыгызмы әле?» – дип сорады, зал «Юк», - дип, әле тагын җырларын тыңлап утырырга теләк белдерде...