Ризидә Гасыймова: «Ялгышларны вакытында таный белү мөһим»
Ризидә Гасыймова - «Көмеш кыңгырау» республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасының баш мөхәррире. Ризидә апа салмак кына, әкрен генә, уйлап, анализлап кына сөйли.
Кайбер сорауларымнан соң Ризидә апа миңа: «Бу темаларга сөйләшәчәкбез дисәң, килмәс идем», — диде. Шулай да мин ул җавап бирергә теләмәгән сорауларга да җавап алырга тырыштым. Ризидә апа мин мәктәптә укыганда «Көмеш кыңгырау» газетасында журналист булып эшли иде. Без аның белән шул вакытларда ук танышып киттек. Ул инде күп еллар татар журналистикасының киләчәгенә өлеш кертә, чөнки ул мәктәп чорында ук балада татар теленә, журналистикасына мәхәббәт һәм кызыксыну уята.
«Мин - начар журналист түгел»
Сез ябыктыгыз. Махсусмы?
Юк, махсус түгел. Авырдым. Ашказаным белән проблемалар булды.
Нык авырдыгызмы? Нидән?
Озак авырдым. Ашказаны, беренче чиратта, дөрес тукланмаганнан авырта инде ул. Аннан соң мин үземә бик игътибарсыз кеше. Эштә дә нәрсә туры килә - шуның белән тукланасың, һәр көнне гимнастика ясау, гомумән, онытыла.
Сезнең «Көмеш кыңгырау» балалар газетасында баш мөхәррир вазыйфасын үти башлавыгызга…
Өч ел.
Тиз ризалаштыгызмы?
Газетаның ул вакыттагы редакторы Факил абый Сафин минем кандидатураны үзе тәкъдим итте. Мин җитәкче булуга омтылучы кеше түгел, мин — язарга яратучы журналист. Ризалаштым, чөнки билгесезлеккә караганда, коллективның таралмавы яхшырак. Җитәкче читтән килсә, үзе белән башкаларны алып килә. Ә мин бу коллективта үз кеше.
Сез таләпчән җитәкчеме?
Мин йомшак күңелле җитәкче. Әни безне бишебезне дә йомшак күңелле итеп тәрбияләгән. Безнең кызлар — «Көмеш кыңгырау» кызлары берсе дә эшебезнең нәтиҗәсенә битараф түгел. Таләпчәнлекне бу очракта минимум дәрәҗәдә генә кулланасың.
Хезмәт хаклары ничек соң?
Дөресен әйтсәк, журналистикада без күп еллар ун меңгә эшләдек. Хәзер ул, билгеле, югарырак. Мин хезмәт хакы түбән дип яраткан эшемне алмаштыра алмадым, әмма чыгу юлын таптым — килешү нигезендә башка матбугат чараларында да эшләдем.
Ә башка өлкәдә эшләгәнегез булмадымы?
Студент елларында сигез көн «Спартак»та аяк киемен ябыштырдым һәм шуннан соң үземнең гел бертөрле эш башкара алмаячагымны аңлаган идем. Күз алдыңа китер: ябыштырасың да ябыштырасың, ябыштырасың да ябыштырасың…
Газета сатыламы соң? Үзләре теләп язучы балалар бармы?
Бар, әлбәттә. Журналистика белән кызыксынучы, шигырь-хикәя язучы балалар байтак. Һәм рәхмәт яусын мәктәпләрдәге татар теле укытучыларына, әдәби түгәрәк җитәкчеләренә — алар балаларда-яшүсмерләрдә иҗат итәргә теләк уята. Аннары, без үзебез дә балалар белән турыдан-туры эшлибез бит. Балалар яза, чөнки, урысча әйткәндә, безнең дә «заинтерисованный» икәнне, аларның язмаларына ихлас сөенгәнне сизә. Аннан соң балалар үзләре турында язылган язмаларны да көтеп ала. Берсенең дә: «Минем турыда язмагыз», — дип әйткәне юк. Безнең яшь хәбәрчеләр төркемендә йөзгә якын бала бар. Даими язып торучы хәбәрчеләребез саны да 15-20дән ким түгелдер. Дөрес, аларны һәрвакыт кызыксындырып торырга кирәк, заказлар биреп…
Акчага язалармы?
Юк. Кызганыч, гонорар түләү мөмкинлеге юк шул хәзер. Югыйсә, бик әйбәт булыр иде ул. Дөрес, бездә ел нәтиҗәләре буенча Шәүкәт Галиев премиясе бирү каралган. Абруйлы премия инде ул, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә бирелә. Бу да балалар өчен күпмедер дәрәҗәдә мотивация. Әмма төп мотивация — ул язмаңның газетада басылып чыгуыдыр, дип уйлыйм. Кичә генә Чаллының 14нче мәктәбендә (рус мәктәбе әле бу!) очрашуда булдык — Алмаз Калмыков исемле даими авторыбызның шигыре беренче биттә басылып чыккан иде. Ул да, иптәшләре дә без бүләк итеп алып килгән газеталар арасыннан шушы санны эзләп табып алдылар. Болар бит инде җиденче сыйныфлар!
Менә без балалар татарча укымый, аларга татар теле кирәк түгел, дибез. Аны без шулай уйлыйбыз, балалар түгел. Татар теленә ихтыяҗ кимүдә балаларны гаепләү дөрес түгел. Өйдә татар мохите булмаса, бала ничек татар булып тәрбияләнсен? Үзеңнән башларга кирәк. Алып кайт өйгә татар матбугатын, әдәбиятын. «Татарча сөйләш», — дип кенә дә балага татар телен өйрәтеп булмый.
«Көмеш кыңгырау»ның ябылырга торган вакыты булдымы?
Юк, Аллага шөкер. «Көмеш кыңгырау»ның беренче мөхәррире Нәсимә апа Садыйкова — шәп журналист, Факил абый Сафин — мохтәрәм язучы иде. Матбугатның язмышы шәхесләрдән дә торадыр.
Әгәр газетаны япсалар?
Япмасыннар инде аны. Бу үзебездән дә тора. Газетаның укучылары һәм бүгенге кебек актив хәбәрчеләре була икән, япмаячаклар.
Газетаны япсалар, кая барырмын дип үзегез өчен борчыласызмы?
Юк. Мин — начар журналист түгел, эш табармын, дип уйлыйм. Һәм тагын… Мин «шабашник» дияргә яратам инде. Шабашниклык — бик әйбәт позиция ул. «Шабашник» эшне әйбәт итеп эшли һәм шуның өчен акча ала. Мин беркемнән дә мактау һәм рәхмәт сүзләре көтмим.
Сез мактау көтмисезме яисә сезне мактамыйлармы?
Мактаулары мөһим түгел. Хурламаулары мөһим. Бәйгеләрдә җиңсәк (ә без, Аллага шөкер, җиңеп торабыз) мин, әлбәттә, сөенәм, чөнки бу газетаның имиджын күтәрә. Әгәр мин шушы вазыйфаны үтим икән, димәк, җитәкчелекне канәгатьләндерәм. Алып куйсалар, беркемгә дә зарланмаячакмын.
Балаларга хәзер нинди тема кызык? Кайсылары укыла?
Бу сорауга бер-ике сүз белән генә җавап биреп булмый торгандыр. Чөнки балалар (нәкъ без — өлкәннәр кебек үк) бик төрле бит. Кайсыдыр Америка, Япония кебек чит илләр белән кызыксына, кайсы «Ютуб» блогерлары белән… Төрлечә.
«Ләйләгөл - үземне танытмас өчен куя торган исем»
Сез үзегез башка матбугатларда да басыласыз бугай?
Әйе. Чөнки балаларга кагылышы булмаган темаларга да язам. Инде хәзер күбрәк публицистика. Озак кына вакытлар «Сөембикә» журналы сайтында үземнең блогымны да алып барган идем.
Псевдоним белән язганыгыз булдымы?
Рәхмәтуллина фамилиясе белән язганым бар, Ләйләгөл псевдонимын да куллана идем элегрәк. «Нур» газетасында без Чәчкә апа Хөснетдинова белән бергә эшләгән идек. Фамилияңне дежур язмаларга әрәм итмә, ди иде ул, Гасыймова шәп язарга тиеш. Шуннан калды ул гадәт. Редакциядә көлеп сөйли дә идем әле: эшне Гасыймовага кушсам, озак эшли, Рәхмәтуллина тизрәк яза дип. Ә Ләйләгөл үземне танытмас өчен куя торган исем, билгеле.
Мине танымасыннар иде, дип язылган мәкаләләр дә була идеме?
Үземне түгел, геройларымны танытасым килмәгәндер. Яшь чак иде бит ул. Хәзер андый мәкаләләр язганым юк.
Шушы мәкаләне язмаска иде дип үкенгәнегез булдымы?
Үкенгән булды, искә төшсә, әле дә үкенәм.
Нинди язма иде ул?
Яшь вакытта журналистның тәнкыйть язасы килә, ә анализларлык акылы, тәҗрибәсе булмый. Менә мин дә дөрес бәяли алмаганмындыр дип уйлыйм.
Әниегез күптән киттеме?
Дүрт ел элек. Әни озак кына авырып ятты. Аңа булдыра алганнан да артыграк ярдәм итәргә, янына ешрак кайтырга тырыштым. Ирем Ринат миңа терәк булды. «Әнисез ничек яшәрмен икән?» — дигәч, «Син бит үзең дә әни», — диде. Әтием, Аллага шөкер, исән-сау. 83 яшендә шушы коронавирустан исән калды. Энемә һәм киленебезгә аны карап-тәрбияләп яшәгән өчен рәхмәт.
Ирегез Ринат абый белән ничә ел бергә инде сез? Ул кайсы өлкәдә эшли?
20 ел, Аллага шөкер. Хәзер балаларыбыз үсеп җитте. Үзебез өчен дә яши алабыз хәзер. Ирем таксист булып эшли.
Таксист кешедән менә дигән журналист чыгар иде, әйеме?
Әйе. Нинди генә тарихлар сөйләми ул миңа. Минем генә язарга вакыт юк.
Сезне беренче ирегездән аерылган дип беләм.
Бик күптән, инде онытылды ул чаклар. Ул да икенче гаилә корды, тормышы әйбәт. Мин аның өчен бик шат. Улым Алмаз әтисе гаиләсенә даими барып йөри, без иремнең беренче никахтан туган кызы Рузана белән һәрвакыт аралашып яшибез.
Үги кыз белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булу кешенең үзеннән тора, әйеме?
Ситуациягә мөнәсәбәттән тора. Мисал өчен, безнең гаиләдә ике бала иде, мин Рузананы да күңелем белән алар арасына кушып куйдым. Өчәү булдылар. Чынбарлыкны кабул итәргә кирәк, алай җиңел. Өч бала үзара аралашып үстеләр, хәзер дә дус.
Ринат абыйга кияүгә чыкканда Алмазны аерыр дип курыкмаган идегезме?
Ир-ат ышандырырга тиеш инде. Ул мине ышандыра алды. Аннан, ул бит минем белгән кешем, яшь вакытта йөргән егетем иде.
Гаиләләр ник таркала икән ул?
Миңа калса, ялгыш корылганга. Әйтик, романтикка романтик белән яшәү җиңелрәк. Без Ринат абыең белән менә икебез дә романтиклар.
Сез Ринат абыйны еш исегезгә төшерә идегезме?
Хикмәт бит аны искә төшерүдә түгел, ялгышыңны аңлауда. Менә син кешеләр нигә аерылыша, дисең. Бер-берсенә ышанмый башлагач, миңа калса. Без гаиләдә бер-беребезнең булдыра алуына, иртәме-соңмы уңышка ирешәчәгенә, һичшиксез, ышанырга тиеш. Ирең үзенең планнарын сөйләгәндә, син ышанмый тыңлагач, һәм шул ышанмавым белән аңа комачау иткәнеңне дә аңлагач, аерылышу ул ялгышны төзәтү кебек тоела башлый.
Башка ялгышларыгыз бармы соң?
Уйлыйм әле… Юк, Аллага шөкер.