news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазановның юбилей концерты: «Миңа да бүләк бирделәр – ура!»

Ризат Рамазанов 35 яшьлек юбилее уңаеннан Казанда гөрләтеп концерт уздырды. Ризатның концертына, аны хөрмәт итеп, Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлар, Алсу – Азат Фазлыевлар, Вадим Захаров, Айдар Тимербаев, Рифат Зарипов, Филүс Каһиров һәм Раяз Фасыйхов килгән иде.

news_top
Ризат Рамазановның юбилей концерты: «Миңа да бүләк бирделәр – ура!»
Фото: "Интертат", Зәлия Гыйльметдинова

«Ризат Рамазановка – 35»

Концерт залына кергәч үк «Ризат Рамазановка – 35» дигән язу һәм бәйрәм рухын чагылдырган экранга игътибар иттем. Нәрсә искә төште: Илнар Фәрхуллин да 35 яшьлек юбилей концертларын куйды, җырчылар бер елгы икән.

Концерт юбилярның балачак хатирәләренә багышланган шигъри юллар һәм видео-клип күрсәтелүдән башланып китте. Һәм бүгенге көненә кадәр килеп җиттек.

«...Иң кадерле көннәрем – Зинираны күрү булгандыр, Башкортстан чибәрен...» Концерт башында яңгыраган сүзләрнең иң истә калганы шул булды. Тормыш иптәше Зинира апага моны ишетү бик рәхәттер инде. Ризат Рамазанов үзе – Саба егете. Язмыш сукмакларны ничек салган бит! Күрше авыл кызын алу түгел бит бу. Күрше республикадан.

«35 кенә миңа...» дигән сүзләрдән соң, артистлар үзләре сәхнәгә чыктылар. Туган көн концерты нинди җыр белән башланды дип уйлыйсыз? Әйе, «Туган көн» җыры белән.

«Бүген синнән бөтен үчемне алам»

Тамашачы сәхнәгә бүләк белән менгәч, Ризат Рамазанов самими кечкенә бала кебек иде, шундый сөенеп, бер җылылык белән кабул итеп алды. «Миңа да бүләк бирделәр – ура! Концертта гел Зинирага чәчкә бирәләр, минем як гел буш кала. Бүген синнән бөтен үчемне алам», – дип шаяртты ул.

Ризат абый үзен 35 яшьтә хис итми, үзе әйтте. Үзенә 18 яшь булганда, авыл клубына чыккач, анда кемдер 30 яшьлеген үткәрсә, бу кеше аңа шундый карт булып күренгән. Хәзер исә ул үзе кемнәр өчендер «бик карт» булып күренәдер инде.

Бу концертка, җырчыны якын итеп, хөрмәт итеп, иҗатташ дуслары да килгән иде. Аның белән иҗат юлын башлаган, авыр чакта ярдәм иткән кешеләрнең берсе – Филүс Каһиров. Ул «Киек каз юллары» җырын башкарды. Залда утыручының шактый өлеше бу җырны Филүс белән бергә җырлап утырды.

«Зур залларда концерт кую хыялы бар иде»

«Күңел ышанып бетми. Казан уртасында, шушы матур театрда, 35 яшьлек юбилеемны үткәрү теләгенең чынга ашуына ышанып бетмим», – ди ул. Юбилей концерты Камал театрының иске бинасында яки Тинчурин театрының яңа бинасында (күңелегезгә ничек якын), ягъни Татарстан урамында урнашкан бинада узды.

Шуннан соң алар балачак хыялларын искә алды. Зинираның дизайнер, тырнак ясаучы буласы килгән, ә Ризатның исә 8 нче класста – колбаса заводы директоры, 9 нчы класста – торт заводы директоры, 10 нчы класста – хуҗалыктан сөт җыясы, мәктәпне бетергәч колхоз председателе буласы килгән.

Студент вакытында җырчы Алмаз Мирзаянов белән дус булган. «Кичләрен зур залларда концерт куярга, гаиләләр белән дус-тату булырга хыяллана идек», – ди юбиляр. Чыннан да бүгенге көндә бу хыяллары чынга ашкан. Чираттагы җырлы бүләк Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлардан булды. Мирзаяновлар сәхнәгә «Әллә ничек уза гомерләр» дигән җырлары белән чыктылар. Сәер булды. Шундый күңелле генә барды да туган көн, моңсу уйларга чумдык. Алай да, җырдан соң, Алмаз Мирзаянов, кәефләрне күтәреп, бер мәзәк ясап куйды.

«Мин Ризатның күңелен беләм, яхшы аңлыйм. Ул бит колбаса заводы директоры булырга хыялланган, ә көн саен хатын белән эшкә барырга түгел», – диде ул. Бу пар сәхнәгә чыккач та, аерым бер мәхәббәт тарихын күзәттем, дияргә була. Алмаз Мирзаянов тормыш иптәшенә ничек итеп карый! Аеруча бу – Зөлфирә апа үзе генә җырлаганда чагылды. Ир-атның җырда сүзләре булмаса да, тормыш иптәше янында биеп, күңелен күтәреп торды.

Зинира һәм Ризат Рамазановлар җыр карьерасын башлап кына килгәндә, «Бул үземә генә» җыры белән кызыксынып, аларга Раяз Фасыйхов шалтыраткан. Җырларын мактап, аларны үзе белән «шабашкага» чакырган, билгеле артистлар белән таныштырам, дигән. Бу сөйләшүнең ахыры ничек булгандыр, әмма ул юбилей концертына килгән иде. Раяз Фасыйховның «Яшик әле» җырын тыңладык.

Җырлап бетергәннән соң, Раяз Фасыйхов Ришат Фазлыйәхмәтов сүзләре белән сөйләде: «Артистлар арасында дуслык юк, артистны дуслары күтәрә», – дип аның сүзләрен искә алды. Ул вакытта җырчының нәрсә әйткәнен бик аңлап бетермәдек, әмма артистлар арасында дуслык бар, диде бугай инде. «Ризат белән без хәзерге көндә дә бик якын дуслар, гел дә аралашып яшибез», – ди.

«Әнисе үксеп-үксеп елый»

Ризатның балачагы җиңел булмаган. Ул сөйләгән тарихтан күпләрнең күзләре яшьләнде. Ул бала чагында хоккей уйнаганда егылып, көчле травма ала һәм урын өстендә ята. 6 яшендә аягына баса алмый. Әти-әнисе малайны хастаханәгә алып бара, ләкин «барысы да яхшы» дип, кире борып кайтаралар. 1 айдан әнисе аны Казанга алып китә. Табиб сүзләреннән соң, әни кеше үксеп елый… Көзнең суык көнендә электричкада кайтканда, Ризат әнисеннән «нәрсә булды» дип сорый. Алда аны туган йорты, әти-әнисе белән аерылу көткән була.

Ризатка 3 ел дәвамында хастаханәдә дәваланырга туры килә. Туган ягыннан читтә, берүзе кала ул. Шунда рус телен дә өйрәнә, укырга да керә. Ә иң зур хыялы – туган авылы басуларыннан йөгереп узу була.

Шушы ямансу, тетрәндергеч хатирәләрен сөйләгәч, ул «Балачагым» җырын башкарды. Бу тарихтан соң, тамашачы тиз генә тынычлана да алмады, кем күз яшьләрен сөртә, ә кем ничек еламаска дип түзеп торды. Һәрбер кеше моны үзе аша үткәрде, дип уйлыйм. Тамашачының гына түгел, җырчының үзенең дә күзләре яшьләнде.

Татарстанның атказанган артисты, күп хитлар авторы Айдар Тимербаев та – Ризат белән Зинира Рамазановларның иҗади тормышында зур роль уйнаган шәхес. Ул Зинира һәм Ризат Рамазановларны «минем балалар» дип атый. Ул үзе язган «Утлар сүнгән тәрәзәңдә» дигән җырын башкарды.

Киләсе җырчылар шулай ук иҗади гаилә – Алсу һәм Азат Фазлыевлар. Алар Ризат абыйга ат статуэткасын бүләк итте. «Юбилейларны гел шулай каршы алып, матур сәхнәләрдә чыгыш ясарга язсын», – дигән теләкләрен җиткерделәр.

«Алар алдында бурыч бар иде»

Татарстанның халык артисты Вадим Захаровны халык бик җылы каршы алды. Ул чыгышын «Кайтара алмам» дигән җыр белән башлады. «Минем дә туган көнгә Ризат белән Зинира килгән иде бит, алар алдында бурыч бар иде», – дип шаяртты ул җырыннан соң. Ул да бер кызыклы тарихны сөйләде. Менә хәзер сүзен-сүзгә язып утырмастан, үзегез тыңлагыз әле.

Бигрәк күңелле кеше инде ул Вадим Захаров, тамашачының күңелен күтәрә белә.

Сәхнәгә Рифат Зарипов чакырылды. Зур Вадим абыйдан соң, бәләкәй Рифат абый чыкты. Ул да шунда ук мәзәк ясап алды. «Аллам, Ризат, тапкан малай, Вадимнан соң акыллы кеше чыкмый инде. «Менә бар – Вадим һәм менә карагыз инде – кеше кисәге йөри», – дип әйтәсе килгәндер инде. Вадимнан соң кем җырлый инде», – дип шаяртты ул.

«Яшьлек чоры 18-35 яшьләр дип санала иде, әмма аны озынайттылар. Хәзер 18-45 яшьлекләр яшьләр дип исәпләнә. Шуңа Ризат борчылмасын. Без мәңге картаячак түгел», – диде ул.

Концерт барышында Ризат Рамазановны дуслары, туганнары һәм тамашачылар чын күңелдән котлады, матур теләкләрен җиткерделәр. Юбилярның игътибарын җәлеп иткән иң «кызыклы» бүләк Башкортстаннан килгән кымыз булды.

3 сәгатьлек юбилей-концерт сизелмичә узды да китте. Ахырдан иҗади гаилә «Уйладым» җырын башкарды, ә түшәмнән конфетти коелды. Кыскасы – чын туган көн булды бу, торты гына җитмәде!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар