news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зинира Рамазанованың якын кешесе вафат булган

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары кайгы уртаклашу сүзләре язган.

news_top
Зинира Рамазанованың якын кешесе вафат булган
Салават Камалетдинов

Зинира Рамазанованың гаиләсенә кайгы килгән. Зинираның җизнәсе, әнисенең бертуган апасының ире вафат булган.

«Безнең якта дядяны акбабай дип йөриләр», — диде җырчы.

«Акбабаем, Габдинуров Рәшит Туктагул улы. Әтием шикелле якын кешем бит син… Синең кебек олы йөрәкле, киң күңелле, һәрвакыт ярдәмчел кешеләр бик сирәк бу дөньяда! Кечкенә вакытта мин авырганда синең ярдәм белән мин яшәп калдым, ә сине без алып кала алмадык. Тыныч йокла, кадерлебез. Йөрәк әрни, күңел ышанмый», — дип язган җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары кайгы уртаклашу сүзләре язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар