Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазанов «йолдызланмас» өчен фермада бозау карый һәм сыер сава

Җырчы бу хакта «Адәм белән Һава» тапшыруында сөйләде.

news_top_970_100
Ризат Рамазанов «йолдызланмас» өчен фермада бозау карый һәм сыер сава
Солтан Исхаков

ТНВ каналында Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» тапшыруында Ризат Рамазанов «йолдызланмас» һәм «җирдә йөрү» өчен әнисе урынында фермада бозаулар каравын әйтте. Ә хатыны Зинира исә иренең Башкортстанга әбиләренә (Зинираның әниләренә) кайткач сыер савуы турында сөйләде.

«Җәй көне әнине ял иттерәм. Ике-өч көнгә фермага эшкә барам. Әни өйдә булмаганда 5.00 сәгатьтә торып сыер саварга, көтү куарга, бозуларны арканларга, чебиләргә, казларга ашарга бирергә кирәк. Бер чокыр чәеңне эчеп, китәсең фермага. Килеп керәсең фермага, тәмле исләр аңкып тора, махсус эш киеме киясең. Бозауларның астын җыештырасың, сенаж, он саласың. Төшке ашка кайтып ашыйсың, ашарга пешерәсең, хайваннарны карыйсың, аннары тагын эшкә китәсең, кайтып ашарыңа пешерәсең. Кич бакчада эшлисең, көтүдән хайваннарны каршы аласың. Шул эшләрне эшләгәч, Ходайдан сәхнәдән аера күрмә дип сорыйм», — ди җырчы.

«Солянка» концертларында сәхнә артында кайбер җырчылар «тамашачы салкын кабул итте» дип керә. Башкаларга да әйтәм, шөкер итәргә кирәк. Әле чиста киемнән йөрибез. Менә әни өчен өч көн фермада эшләдем, анда тормышка икенче төрле карый башлыйсың. Менә шулай үземне җиргә төшереп торам мин», - дип сөйләде Ризат Рамазанов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100