news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазанов никахтан соң икенче көнне нәрсә эшләгәнен әйтте

news_top
Ризат Рамазанов никахтан соң икенче көнне нәрсә эшләгәнен әйтте
Салават Камалетдинов

Зинира белән Ризат Рамазановлар концертларында гаилә тарихы турында сөйләгән. Ризат Зинирага ничек итеп тәкъдим ясаган соң?

«Шомырт агачы төбенә бастырдым да, ничек башлыйсын белмим, авылча турыдан бәрәм, «син мине яратасыңмы» дип сорадым», – ди Ризат.

«Белмим. Ә син мине?» – дигән Зинира.

«Ул «белмим» дигәч, мин дә «белмим» дидем», – ди Ризат.

«Кайттың бит инде. Әйдә, өйләнешәбез», – дигән Зинира.

Шулай итеп, Ризат түгел, Зинира үзе тәкъдим ясап куйган. Икенче көнне никах булган. Шуннан соң яшь кияү бер атна печән җыйган, ташыган, өйгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар