Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазанов хыянәт иткәнме?

Үзизоляциядән соң, Зинира һәм Ризат Рамазановларның Казанда беренче концертлары узды.

news_top_970_100
Ризат Рамазанов хыянәт иткәнме?
Салават Камалетдинов

«Хыянәт» җыры чыккач, Ризатның әнисе янына килеп, «Боларның кайсы хыянәт иткән соң?» - дип сораганнар. Ә җырның клибы чыккач, «Ризат икән», - дип сөйләгән авылда яшәүчеләр. Бу турыда җырчы «Юность» концертлар залында узган концертта әйтте.

Ризат Рамазанов халык арасында популярлашып киткән «Хыянәт» җырының танышлары гаиләсендәге хәлләргә нигезләнеп язылуын сөйләде.

Биектау районына концертлар белән килгәч, иҗади гаиләне бәлеш пешереп, өстәл әзерләп каршы алучы танышлары бар икән.

Матур гына яшәгән гаиләгә хыянәт кергән. Хатыны иренең хыянәт итүен сизеп алган. Бәлки узар, дип күпмедер түзгәч, әнисенә сөйләгән. Әнисе: «Кызым, кеше сүзедер. Тормышыгыз матур бит, көнләшеп кенә сөйлиләрдер. Кеше сүзенә карап, гаиләгезне таркатма», - дигән.

Хатын тагын өч ай түзгән һәм бу турыда иренә әйткән. Ире: «Сиңа ни җитми?» - дип тузынган, хәтта кул күтәргән һәм әйберләрен җыеп чыгып киткән. Хәзер үзеннән күпкә өлкәнрәк хатын белән яши икән.

Иң аянычы - аларның алты яшьлек кызлары әтисен нык сагына. «Балалар бакчасында Әтиләр бәйрәме булды. Бөтен баланың әтисе килгән, ә минеке юк. Кайда минем әтием?» — дип әнисен аптырата икән.

Бу турыда хыянәт кичергән ханым Зинираны кочаклап, елый-елый сөйләгән. Бу хәл Ризатның күңелендә йөргән һәм ул хакта Айдар Тимербаевка әйткән. Шуннан «Хыянәт» җыры туган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100