Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазанов: «Хатыным эчке киемнәремә хәтле сайлап ала»

Зинира ирен «кайнанам табып биргән өченче балам» дип атаган.

news_top_970_100
Ризат Рамазанов: «Хатыным эчке киемнәремә хәтле сайлап ала»
Салават Камалетдинов

Парлы җырчы Рамазановлар «Болгар радиосы»ның туры эфирына килгәч, Ризат үзенең кием сайларга яратмавы турында сөйләгән.

«Мин үзем шундый кеше: бер күлмәк ошаса, мин аны айлар буе салмый киям. Зинира миңа: «Әйдә берәр нәрсә алыйк инде, кеше арасында йөрибез бит», — дип әйтә инде.

Мин иртә белән торган вакытта миңа инде носки, ыштан, күлмәк, футболка әзерләп куелган була. Ак костюм белән ак водолазка кияргә икәнен дә алдан әйтеп куя. Мин ул яктан бик бәхетле.

Мин бәләкәй вакытта кибеттә йөрергә бер дә яратмый идем. Миңа кием сайлап бирә торган хатын туры килсә икән дип хыялландым. Зәвык дигән нәрсә я була, я юк бит инде. Аллаһка шөкер, шундый хатын туры килде. Эчке киемнәргә кадәр алып, туры килмәсә кире илтеп биреп, мәш килеп йөри. Чәчем артык үсеп китсә дә: «Ризат, башың зурая башлаган, чәчеңне алдырырга кирәк», — дип әйтеп тора», — дип сөйләгән җырчы.

«Кыскасы, кайнанам табып биргән өченче балам инде», — дип көлгән Зинира да, ире Ризатка кушылып.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100