news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазанов: «Чирләгән кеше генә чирләгән кешенең хәсрәтен белә»

news_top
Ризат Рамазанов: «Чирләгән кеше генә чирләгән кешенең хәсрәтен белә»
Фото: © «Татар-информ»

Бу көннәрдә җырчы Ризат Рамазанов, авырып, хастаханә юлларын таптаган. Ул сторисларында шул хакта сөйләде.

«Дуслар, РКБ поликлиникасыннан чыгып киләм. «Терелеп беткәнсең», – диделәр. Ике тапкыр рәттән авырдым. Бер айдан прививка ясатырга кирәк булачак. Авырырга язмасын, бик авыр. Чирләгән кеше генә чирләгән кешенең уйларын, хәсрәтен белә. Барыгыз да сәламәт булыгыз», – ди ул.

«Хәзер кайтам да мунча керәм, Аллаһ боерса. Мунча керергә дә ярамаган иде», – дип тә сөенгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар