Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазанов белән Зинираның әтисе ишегалдында көймәдә йөзә

Җырчы бабасы белән төшкән кызык фото куйган.

news_top_970_100
Ризат Рамазанов белән Зинираның әтисе ишегалдында көймәдә йөзә
Солтан Исхаков

Ризат Рамазанов Зинираның әтисе белән коры җиргә куелган балалар көймәсенә утырган фото куйган. Фото янына: «Кем бүген кая бара, ә без бабай белән балыкка киттек», — дип язган.

Инстачылар Ризатның «киттек» сүзенә бәйләнгән: «Китәргә язмасын, барабыз дип сөйләш», «Кузгалдык дияргә була».

Җырчы бу фото белән виртуаль дусларының күңелен күтәргән. Алар шат смайликларны кызганмаган.

«Кичә күбрәк булган, ахры»;

«Буген көн матур түгел, әллә ни ерак барып булмас»

«Кәефне күтәрә торган фото»;

«Коронавирус үзизоляциясе чагылышлары сизелә»;

«Бата күрмәгез»;

«Көймәгез тишелеп, батмагыз, күле тирән күренә»;

«Кәккүк әллә кайчан кычкырды инде, су коенырга вакыт»;

«Бик еракка юл тоткансыз икән. Битлегегез кайда соң?» - дип шаярткан җырчы гаиләнең виртуаль дуслары.

«Ризат, көймәдә генә түгел, Казанга концертлар куярга самолетта очып кайтырга язсын», — дип язган тугры тамашачы.

Җырчыны бабасына, бабасын җырчыга охшатканнар: «Үз әтиең дип торам, охшагансыз», «Бабаегыз белән бер-берегезгә охшагансыз».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100