Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазанов: «Балаларны яз-кыш күрмибез диярлек...»

news_top_970_100
Ризат Рамазанов: «Балаларны яз-кыш күрмибез диярлек...»
Социаль челтәрләр

Җырчы Ризат Рамазановлар «Интертат»ка җәйне ничек уздыруларын сөйләде.

«Гадәттәгечә инде тырышабыз, тырмашабыз. Гөрләтеп Сабантуйларда эшләдек. Яңа сезонга әзерлек эшләре башланып китте, костмнар тектерәбез.

Хәзер төркемебезгә яшь, талантлы биюче һәм музыкант егетләр җыябыз. Мин үзем төркемебезнең администраторы булгач, афишалар тарату эшенә керешергә җыенам. Гастрольләрне Башкортстан якларыннан башларга ниятлибез.

Узган атнада авылга кайтып килдек. Кышка әзерлекне башлап, Зинира, балалар белән 3 арба утын кертеп өйдек. Кабат мунчалар кереп, азрак ял итеп килдек.

Балалар үсте, чын ярдәмчеләребез инде, Аллаһка шөкер. Кызыбыз инде 4нче сыйныфка бара. Кечкенә малайга 2 яшь тулды. Аны көзгә бакчага бирергә җыенабыз. Җәй көне бирмичә торырга булдык. Чөнки без гастрольләрдән кайтып кермибез, балаларны яз-кыш күрмибез диярлек, Казанга килеп, әни карый. Җәй көне булса да вакытны балалар белән бергәләп үткәрәсе килә», – диде җырчы. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 июнь 2023
    Исемсез
    вьетнам базары сатучылары, коне тоне акча эшлилэр, кредит белэн ипотека тулэр очен.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100