news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазанов балалар белән: «Әниебез авырып китте»

news_top
Ризат Рамазанов балалар белән: «Әниебез авырып китте»
Фото: © «Татар-информ»

Ризат Рамазанов бүген балалары белән кинотеатрга барган. Зинираның алар белән бергә булмавының сәбәбен дә әйтеп китә. Ул авырып тора икән.

«Әниебез авыртып китте, бөтен төркемдә «ротавирус». Шуңа күрә бүген Уфада Салават абыйның туган көнендә була алмадык. Без әлегә аякта, Аллаһка шөкер. Барыгыз да сәламәт булыгыз», – дип сөйли ул.

Соңрак, гаилә өйдә телевизор карап утырганда, көтелмәгән бер хәл булуын да күрсәтә ул.

«Балалар белән телевизор карап утырабыз, Зинира әле ята. Ишеккә шакыдылар. Курьер килгән. Таныш булмаган кеше җиләк-җимеш, балаларга тәм-томнар җибәргән. Рәхмәт яусын шулай хәл белгәнегезгә», – ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар