Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазанов балачакта 3 ел урын өстендә яткан: «Тормасынга бәйләп куялар иде...»

news_top_970_100
Ризат Рамазанов балачакта 3 ел урын өстендә яткан: «Тормасынга бәйләп куялар иде...»
социаль челтәрләр

Ризат Рамазанов «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында үзе белән балачакта килеп чыккан күңелсез хәл турында сөйләгән.

6 яшемдә тимераяк белән бозда егылып, җитди җәрәхәт алдым. Аягым аксаклый башлады. Шуннан мине 3 ел урын өстендә яткыздылар. Урын өстендә укыдым… Тормасын өчен бәйләп куялар иде. Аннан инде мүкәли башладым, яңадан басарга өйрәндем. Адаптация булды, 5нче сыйныфка укырга кайттым. Хәзер Аллаһка шөкер, бар җирем сау-сәламәт, төп-төз кеше, – дигән ул.

Алып баручы Роза Хәйруллина әлеге вакыйга җырчының эчке дөньясын үзгәртү-үзгәртмәве белән дә кызыксынган.

Әлбәттә, үзгәртте. Чөнки 6 яшьтән 3 ел буе әти-әнисез, берүзең урыслар арасында ят әле. Өстәвенә, бер сүз русча белмим. Әле берсендә миңа караваттан кружка эзләргә кушалар. Мин «кружка» дип аңлыйм инде моны. Ә алар, урын-җирдән «крошка»ларны җый, дип әйтәләр икән. Елап беттем. Күңелдә төер калды. Әмма миндә әрсезлек пәйда булды, көчлелек, үземне башкалар янында тотарга, русча сөйләшергә өйрәндем, – дип сөйләгән артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100