news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазанов авылга буш банкалар алып кайткан

Рамазановлар авылга кайтканнарын видеога төшергән.

news_top
Ризат Рамазанов авылга буш банкалар алып кайткан
Салават Камалетдинов

Зинира һәм Ризат Рамазановлар кызларының язгы каникулында авылга кайтканнарын видеога төшергән. Авылда чын кыш булуга карамастан, кызлары велосипед сезонын ачкан. Зинира: «Кызым, таксига эшкә кердеңме әллә?» — дип сорый.

Ризат сумкаларны алып керергә чыккан. Сумкасыннан буш йомырка савытлары, банкалар күренеп тора. «Сез дә шулай буш савытлар ташыйсызмы?» — дип сорый ул.

«Алып киткәндә рәхәт бит, төяп кайтасың инде», — ди Зинира.

«Зинира, молодец. Ризатларга кайтып йөргәннәрен күрсәтәләр. Кайбер җырчылар үз әниләренә генә кайта»;

«Әти-әни исән чакта ешрак кайтырга кирәк бит»;

«Пластик шешәләр дә кирәк, сөт салырга», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар