Ризат һәм Зинира Рамазановлардан премьера: «Тормыш баткагында кулын сузар бары үз парың»
Ризат һәм Зинира Рамазановларның чираттагы премьерасы чыкты. Ул «Үз ярым» дип атала.
Яңа җырның авторлары – Айдар Тимербаев һәм Илһам Якупов.
Җыр мәгънәле булуы белән күпләрнең игътибарын җәеп иткән. «Бик мәгънәле, күңелгә үтеп керерлек җыр», «Бик тирән мәгънәле җыр, йөрәк түреннән алынган сүзләр», – дип яза һәм күпсанлы смайликлар калдырган яңа җырны тыңларга өлгерүчеләр.
«Авыр чакларыңда,
Тормыш баткагагында
Кулын сузар
Бары үз парың.
Юксынып, зарыгып,
Яратып тик көтәр
Беркем түгел,
Бары үз ярың...»