Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризат белән Зинира сугышкан: “Ни булды сезгә дип, дуслар да шалтыратты"

Артист халкы үз гомерендә нинди генә гайбәт ишетми. Эстраданың матур пары Зинира һәм Ризат Рамазановлар гаиләсенә килеп ирешкән мондый хәбәрләр.

news_top_970_100
 Ризат белән Зинира сугышкан: “Ни булды сезгә дип, дуслар да шалтыратты"
    Үзебез турында сүз ишеттек бит әле. Янәсе, Ризат белән Зинира Әтнә сабантуенда талашканнар, сугышканнар икән дигән хәбәрләр килеп иреште, - диде Ризат “Татар-информ” хәбәрчесенә.

    "Утсыз төтен булмый" ди татар халык мәкале. Чынлыкта ни булган соң? Кайдан чыккан сүз бу?

      - Минем бер сабантуйда күзем шешкән иде. Озынборын тешләгәч, тиз шешә, организм шундый, - дип сөйли башлады Зинира. – Кеше күзенә күренмим дип, машинага кереп утырган идем инде. 15 минутлап качып утырдым. Шеше кимемәсме , минәйтәм. Чөнки бик каты ачыта ул, күздән яшь ага. Ризат килде дә, “Зинира, фотога төшәргә телиләр бит” ди. Кешене рәнҗетәсе дә килми. Бер бала елардай булып, “Зинира апа, фотога төшик инде” дип ялынды. Мин бер күз белән генә фотога төшәргә тырыштым, әмма теге шешкән күз барыбер кергән кадрга. Чөнки бер күз бөтенләй кысык иде. Менә шулай итеп, Ризат белән Зинира Сабантуйда сугышкан икән дигән гайбәтләргә урын туды.

      Дустыбыз шалтырата: “Сезнең нәрсә булды соң, Ризат, сезне сугышкан дип сөйлиләр” ди.

      Сабада да шундый сүз чыккан. “Ризат белән Зинира талашкан  икән” дип сөйлиләр, чынмы бу, дип, авылдашлар да шалтыратты,  - диде Ризат.

      - Әмма барысы да әйбәт, алган ипотекаларыбызның, кредитларыбызның рәхәтен күреп, гөр килеп яшәп ятабыз, - ди Рамазановлар.

      Комментарийлар (1)
      Калган символлар:
      • 17 июнь 2024
        Исемсез
        Алдаша
      news_right_column_1_240_400
      news_right_column_2_240_400
      news_right_column_3_240_400
      news_bot_970_100