Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ризасызлык белдерүчеләр дә булды» – Алмаз Мирзаянов бер мең кунак җыйган

Алмаз Мирзаянов үзегең туган авылы – Мөслим районы Татар Бүләре авылында, туганнарын, дусларын, авылдашларын җыеп, 35 яшьлек юбилеен үткәррде. Алмаз белән элемтәгә кердек.

news_top_970_100
«Ризасызлык белдерүчеләр дә булды» – Алмаз Мирзаянов бер мең кунак җыйган
Фотолар Алмаз Мирзаянов рөхсәте белән урнаштырыла

«Бер меңнән артык кунак»

Туган көнеңне авылыңда үткәрү күптәнге хыялың идеме?

Туган көнне бу форматта авылымда беренче тапкыр гына уздыруым түгел. 30 яшемне дә нәкъ шулай каршы алган идем. 10 ел дәвамында авылда уздырган бәйрәмнәр күп булды инде. Билетлы концертларыбызга да залны шыгрым тутырып киләләр, шуңа күрә дә бушлай чаралар уздырасы килеп тора. Дөрес, билетлы концертның керемен хәйриягә тапшырабыз.

Сүзе дә юк түгел, узган ел безнең авылдан чыккан бер апа: "Сабантуйга авылыңа кайтып җырлыйсы урында, акча куып йөрисез", – дип күңелгә тигән иде. Быел да тапочки киеп җырлаганга, җырның авторын (якташыбыз) әйтмәгәнгә шелтә белдерүчеләр булды. Югыйсә, ул автор турында бәйрәм башында ук зурлап сөйләгән идек. Шагыйрь Зөлфәт –минем якташым. Ярый, туй үпкәсез булмый. Андый кешеләр була инде ул. Килгәннәр бит әле, кызыксынып караганнар. Рәхмәт кенә! Уңай фикерләрне, рәхмәт сүзләрен, котлауларны меңләтә күбрәк алдык. Шунысы бик мөһим. 

Чама белән әйткәндә ничә кеше булды?

Син сорагач, видеоны ачып, санарга тырышып карадым. Түгәрәк эчендә генә дә меңнән артык кунак. 

Кайткан җырчыларның кайсысына түләдең?

Оливер белән биюче аюларга гына түләдек. Алар бәйрәмнең үзенчәлекле матур бизәге булды. Калганнар үзләре бүләкләр төяп кайтканнар иде. Алай ук булыр дип уйламаган идем. Мангал, казан, тандыр, мультиварка, керосин лампасы һәм тагын бик күп бүләкләр белән шаккатырдылар. Акчалата да ярдәм итүче якташларым булды. Оештыру эшләре тулаем үзебезнең өстә бит. Барлык чыгымнар капланды. Анысы өчен аерым рәхмәт! Туганнарымның, авыл кешеләренең, авыл җитәкчелегенең, мәдәният йорты хезмәткәрләренең ярдәме дә зур булды.

«Open air»лар күбәйде, ешайды. Бу – җырчыларның бер-берсеннән кабатлавымы?

Киресенчә, быел артистлар бик оештырмадылар, дияр идем. Берничә ел элек кунактан кунакка йөри идек. Үзенчә бик күңелле бит ул. Кабатлау дип әйтсәк тә була. Яхшы кабатлау бит. Мин беренче тапкыр авылда бәйрәмне 13 ел элек оештырганмын икән.

Сабантуй белән генә чикләнергә кирәкми. Әнә, Башкортстанның кайбер авылларында "Саумысыз, авылдашлар" дигән бик матур бәйрәмнәр оештыралар. Шуңа карап бик кызыктым. Аны бер генә кеше башкармый, авылга кагылышы булган һәрбер кеше үз тырышлыгын куя. Һәр өйнең капка төбенә, я булмаса элек өйләре булган нигез каршына табын коралар. Нәселләре белән җыелышып, милли киемнәрен киеп, һәркемне табын янына чакыралар. Аннары барысы да мәйданга җыелышып уеннар уйныйлар, көч сынашалар, үзләре концерт куялар. Үрнәк алмаслык түгел бит! Безнең күп авылларга шундый форматка күчәргә була бит.

Әллә нинди идеяләр бар башта. Кешеләрне берләштерәсе килә. Шуны аңларга кирәк: бердәм булганда без әле яшиячәкбез, аерым-аерым булганда безне юкка чыгару җиңелрәк.

Сер булмаса, ничә сум акча сарыф ителде?

Йөз меңнән артык.

Ә керем?

Бүләкнең бәясен әйтмиләр инде аның. Кибетләрдән арендага акча алмадык.

Бер мең кеше – аз түгел, хокук бозучылар булмадымы? Полиция хезмәткәрләре бар идеме?

Юууук, ул эсседә аракы да эчсәң, точно сугышырлык рәт калмас иде. Безнең тамашачылар тәртипле, тәрбияле алар. Җыр-моң яратучы, шигъриятне үз итүче кешенең тәртип бозуын күз алдына китереп булмый. Полиция хезмәткәрләренә үзләре белеп килүләре өчен рәхмәт.

Син чакырып та кайтмый калган җырчылар булдымы?

Вәгъдә биргән бөтенесе дә кайтты. Әле Башкортстаннан кайтып баручы Айгөл Рәхимова да кереп котлап чыкты. Рәхмәт үзенә. Гомумән, барлык артистларга бииик зур рәхмәт! Мин алар алдында бурычлы. Минем эстрада җырчылары арасында ярышлар үткәрәсем килә. Бәлки, ул Сабан туе форматында үтәр. Татар җырчылары бердәм булсын иде. Төрле гаугалар, бәхәсләр кирәкми. Җыр ягыннан көрәш булырга мөмкин яки, мәсәлән, аппаратура күтәреп йөгерүләр, я шушы ук аппаратураны сүтеп җыю булсын… Фикерләр бик күп. Һәр ул яшерен ярыш булырга тиеш түгел, тамашачылар да кирәк. Бәлки, шушы хыялым бер тормышка ашар әле. 

Зөлфирәнең үз авылында да шушы типтагы чараны үткәрәсе киләме?

3 ел элек никах көнебездә урамда концерт куйган идек. Без хәзерге вакытта шунда яшибез. Алар безне көн дә күрәләр. Сорасалар, ясыйбыз! Әле үземнең әниемнең авылы – Сарман районы Бикмәт авылында туганнарны, авылдашларны җыеп бәйрәм ясарга дигән вәгъдәмне үтисе бар. Исәнлек-саулык булсын, илләр имин булсын!

Дөрес аңладыммы, сез авылда торасыз? Шәһәргә күчәргә исәп бармы?

Казанда фатирыбыз бар, анда кунабыз, ләкин торуыбыз авылда. Әле менә үз авылымда түбәләр яптык, коймалар тоттык. Хәзер Зөлфирәнең авылында эшләр алып барыла. Әле эшләр бетмичә, шәһәргә күчәргә уйламыйбыз.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 декабрь 2023
    Исемсез
    Молодцыцыалмаз балакаем
  • 13 август 2022
    Исемсез
    Шундый кешелекле, тырыш, куп сэлэтлэргэ ия Алмазыбыз белэн горурланабыз . Аларга килэчэктэ дэ ижади унышлар, гаилэ бэхете, ныклы сэламэтлек телибез. Алга куйган максатларына ирешергэ Аллах тэгалэ коч куэт бирсен🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100