Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризәлә Исмәгыйлова: "Болгар радиосы"нда "Тәртип" тапшырулары буларак, без Татарстанның бөтен почмагына барып җиттек

"Тәртип" радиосына биш ел тула. Татар халкының музыкаль ядкәрләрен саклауны һәм алдагы буыннарга җиткерүне максат итеп куйган бу радио бүгенге көндә ике форматта эшли: интернетта тәүлек әйләнәсе һәм "Болгар" радиосы ешлыгында көн саен алты сәгать. Кайчандыр тәүлек буе тоткан FM ешлыгыннан китәргә мәҗбүр булган "Тәртип" тыңлаучыларын ничек саклый, нәрсә хисабына яши, аны кем тотып тора, кем ярдәм итә? Беренче юбилейларына ничек әзерләнәләр? Бу хакта радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова белән сөйләштек.

news_top_970_100
Ризәлә Исмәгыйлова: "Болгар радиосы"нда "Тәртип" тапшырулары буларак, без Татарстанның бөтен почмагына барып җиттек

- Ризәлә, “Тәртип” радиосы хәзер "Болгар радиосы" ешлыгында "Тәртип тапшыруы" дип аталса да, без, татар җәмәгатьчелеге, аны барыбер радио дип кабул итәбез. Без аны радио буларак истә калдырдык һәм радио буларак яраттык. Менә аның биш еллыгы да җитә икән. Бу бәйрәмне ничек, нинди шартларда һәм нинди статуста билгеләп үтәсез?

- Ул “Тәртип” радиосы инде, чөнки ул бит FM ешлыкта ике ел эшләгән. Быел апрель аенда радиога биш ел булды. Ләкин бу датаны тантаналы итеп үткәрү чарасы көзгә калды. Филармония концертлар залында 23 ноябрь көнне без аны зурлап үткәрербез дип ышанабыз. 

Без бәйрәмне “Үткән белән көткән арасында күпер” дип атадык. Чөнки “Тәртип” радиосының максаты да шундый - ул тамырлардан кирәклене киләчәккә җиткерә. Кемнәрдер безне "кыштыр-пыштыр пластинка гына әйләндереп утырасыз" диләр. Ләкин бит максат ул түгел, максат - күпер. Ул максат баштан ук куелган иде.

Бу концерт та безнең нияткә тугры калачак. Без әүвәлге җырчылардан 90 нчы елларга һәм бүгенге көнгә кадәр яхшысын гына сайларга тырыштык. Аны дус булып аралашып яши торган артистлар, сәнгать кешеләре белән эшлибез. Бүгенге вазгыятьтә безнең хәлебезгә кергән кешеләр белән оештырабыз.

"Тәртип" радиосы барлыкка килгәч, хәтта күңел ачу радиостанцияләре дә, үзләренең умыртка баганаларын сизеп, тураеп куйдылар"

- Ризәлә, радио тарихының башын искә алдың. "Тәртип" радиосы, хәтерлим, ничектер көтмәгәндә, көннәрдән бер көнне ачылды да куйды. Игълан да ителде, эшли дә башлады. Ләкин аңа бит әзерлек озак баргандыр, аның конкрет идеясе уйланылган булгандыр. Шул вакытта ул нинди радио буларак фаразланган иде, нинди эш эшлибез дип ниятләп тотындыгыз? Асылын нинди итеп күз алдына китерә идегез? Һәм бүген ул шушы максатларга, сез уйлаган фаразларга туры киләме?

- Алдан ук әйтим, бу мин оештырган радио түгел. Ул 2008 елда тест режимында бер мәртәбә эшләп, туктаган булган. Ул вакытта мин “Татар радиосы”нда эшли идем, "Тәртип"кә чакырсалар да, эшемнән китмәдем. Аллаһ Тәгалә сиздергән булгандыр, мөгаен.

2014 елда ул FM ешлыкта эшли башлады. Аның оештыручысы Марат Ибләминов. Ул алдан бик яхшылап уйланылган булган. Халыкның нәрсәгә сусаганын, аудиторияне өйрәнгәннәр. 

Ул еллар - үзенең җырлаган җырларын үзе ишетергә тилмереп яшәгән җырчылар вакыты. Чөнки без күңел ачу радиостанцияләренә күчеп беттек тә, бер буын бөтенләй онытылып калды. Ярар инде сүз пластинкаларда гына калган, вафат булган җырчылар турында булса. Алар юк дияр идең. Ә бит 90 нчы, 80 нче елларда иҗат иткән кешеләр, үзләре исән була торып та, бөтенләй юкка чыккан кебек булдылар. Һәм бу радио - аларны кире халыкка кайтару өчен, халыкның сусавын басар өчен алдан уйлап эшләнелгән эш иде. 

Без радиога Мөслим матбугат үзәгендә 13 ел эшләгән тәҗрибәле, радио-телевидение, гәҗит өлкәсен яхшы белгән Ләйлә Ялалова белән килеп кердек. Мин инде радио өлкәсендә тәҗрибә туплаган кеше идем. Радионың оештыручылары, акча түләүчеләре башкалар булса да, "кухня"сында эшләүчеләре, шеф-поварлары диик инде, без икәү идек. Без радиога килгән вакытта анда күпмедер дәрәҗәдә бары тик архив җырлары бар иде. Ә тегенди тапшыру эшләгез, моны эшләгез, бу юнәлештә эшләгез дип, безгә беркем дә бернәрсә дә әйтмәде. Бәлки, радио уңышының сере дә шунда булгандыр. 

Иҗат кешесе бит ул, әзрәк кенә контрольдә тотып ирек бирсәң, рәхәтләнеп эшли. Бигрәк тә инде "акчаны каян табыйм икән" дип уйламаса. Безгә акчаларны әйбәт түләделәр һәм без “Тәртип”не эшләдек. 

Ул хуҗаларның да куйган максатларына иреште дип уйлыйм, чөнки ул, хәтта ябылгач та, шыпырт кына тарала торган “Тәртип” булмады. Аның шаукымы бөтен җиргә күчте. Чөнки ул барыбер ниндидер бер үрнәк булды. Әйтәләр бит: үлсәң дә үкенерлек түгел дип.

 “Тәртип”нең юлында нинди генә сынаулар килеп чыкмасын, күпме генә авырлык булса да, ул бер бөртек тә үкенә торган эш түгел. 

Чөнки ул бик күп өлкәгә, хәтта журналистика өлкәсенә, гәҗит-журналларга, радио-телевидениегә үзенең тәртип тамчысын барыбер салды. Хәтта күңел ачу радиостанцияләре дә, архивларын актарып, кирәкле җырларын чыгарып, үзләренең умыртка баганаларын сизеп, тураеп куйдылар диясем килә.

- “Тәртип” радиосы керемле булдымы?

- Керемле булдымы дип, ул күбрәк социаль проект буларак бара. Әгәр бу заманга туры китереп, керемле итәсең килсә, булмый торган эш түгел иде. 

Безнең алга куелган максат, планнар бик зурдан иде. Безнең аудиторияне тикшергәннән соң, тыңлаучылар категориясе 60+ дигән нәтиҗә чыгардылар. Борын төбенә "менә сезне кем тыңлый" дип китереп салдылар. Ләкин мин безне 60 яшьлекләр генә тыңламаганын белә идем. Хәер, 60+ дигәнгә минем исем китмәде, чөнки максатка ул да керә. Дәү әниләр янында йөргән оныклар тыңласа, үткәннән киләчәккә барып җитә торган күпер шул була инде. 

“Тәртип” сүнеп торды бер көнне. Тотынмасыннармы шалтыратырга! Бер дә 60 яшьлекләр шалтыратмады, яшьләр шалтыратты. Кайда, нишлибез, нәрсә эшлик, диләр. “Тәртип” ябылганнан соң да без эшкә килгәнче килеп баскан студент егет-кызлар бар иде. Алар үзләре кушымта ясап, радионы телефоннардан тыңлау мөмкинлеген тудырдылар. Безнең бер канат - аудиториябез. “Тәртип” ябылганнан соң бик күп елаш булды, ул бер айны ничек яшәп бетергәнне хәтерләмим дә. Чөнки анда күз яшендә йөзеп йөрдек дисәм дә була. Ул китте хатлар, шалтыратулар: сукырлар җәмгыятеннән, өйдә утыручылардан, ялгыз кешеләрдән, авыру кешеләрдән... Сукырлар җәмгыятеннән: "Сез безне аңламыйсыз, безне кулсыз-аяксыз да калдырдыгыз сез, күзсез генә түгел дип" дип шалтыраттылар. Алар бит радио ябылуны без эшләгән эш дип белә. 

Үсәр вакытта гына ябылдык. Планнар бар иде. Әле дә бар алар, Аллага шөкер. Ләкин планнарны тормышка ашырырга мөмкинлекләр дә кирәк. Ул бик югары дәрәҗәгә менеп җитеп өлгерә алмады инде. Затлы ризык булырга тиеш иде ул... Бар да яхшы булыр дип ышанабыз.

"Мин аның буласына һаман ышанам"

- Ризәлә, “Тәртип” белән шундый хәл килеп чыкты: аңа FM ешлыктан китәргә туры килде. Шул вакытта сиңа - татар дөньясында билгеле, дәрәҗәле, тәҗрибәле иҗатчыга тәкъдимнәр булмый калмагандыр. Ләкин син “Тәртип” белән калдың. Ни өчен?

- Мин аны үзем дә белмим, дөресен генә әйткәндә. Булмый бит инде бу, бетте бит инде дип, шалтыраткан кешеләр булды. 

Мин радионы яратам, эшемне яратам инде, бернишләтә алмыйм. Хәтта "Тәртип" радиосының интернет-вещаниесе өемнән бара бит. Башта минем гаилә моны бик сәерсенеп кабул итте инде. Хатын-кызның кухнясында өч системаный блок һәм бер "бесперебойник" гөжләп эшләп утыргач, төнлә хатының наушник белән утыргач, ул бик күңелле күренеш түгел инде. Вакытлыча-вакытлыча дип? менә өченче ел бара инде. 

Яратам. Һәм ышанам һаман, беләсеңме... Күп кеше миңа сәер кешегә караган кебек карый. Булды, җитте сиңа, булмасы ачыктан-ачык бит инде дип аңлатып торалар, ничек күрмисең син шуны диләр. Минем аны күрәсем килми, беләсеңме. Чөнки әгәр дә без хәзер бөтенебез дә шулай “Ярар, яптылар, бетте. Ярар, шулай тиеш булгандыр” дип барсак, без бөтенләй бетәбез. 

- Өйдә аппаратура тора, өйдән вещание бара дисең, нәрсә хакына эшләнә бу?

- Бумы? Бу Ризәләнең хезмәт хакына эшләнә (көлә). Ләкин безгә ярдәм итүчеләр дә булды.

Бөтен компьютерлар “Тәртип” иҗат коллективына тапшырылды дигән сүз булса да, аны безгә бушка бирмәделәр. Беренче елны безгә халык ярдәм итте. Аллаһының рәхмәте яусын дип әйтәм. Мин нишләп һаман да эшлим? Чөнки минем артта армия кебек халык тора. Мин аларга чыннан да “Тәртип” кирәк икәнен каян белдем? Ябылганда, безне яклап имзалар җыюга районнар, укытучылар, бөтен театрлар составлары белән кушылды! 12 меңнән артык имза җыелды һәм әле тагын да җыела иде, без аны туктаттык.

Шушы халык безгә аппаратураны сатып алырга акча җыйды. Акча җыеп сатып алдык без аны. 

Какмаган ишек калмады, язмаган җир калмады. Китап тегәрлек булгандыр мин язган хатлар.

"Таттелеком" җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла әфәнде Шәфигуллин безгә бер ел яшәргә көч бирде. Мин шулкадәр терәлгән булганмындыр инде, аңлап тыңлаучы кеше барын күргәч, хәтта утырып еладым. Әйтерсең, мин өемә берәр нәрсә сорап йөрим, шуңа нык гарьләнә идем.

Мине иң куркыткан әйбер бүгенге көндә – битарафлык. Ул эшли алмаудан яисә ярдәм итә алмаудан түгел, ә кешегә берни кирәкмәүдән. Ул бит куркыныч әйбер!

Менә шулай килеп җиттек инде бүгенге көнгә.

- Хәзерге вакытта “Тәртип” радиосы, аңлавымча, интернетта эшли. Һәм “Тәртип” радиосы тапшырулары “Болгар” радиосы эфирында чыга.

- Әйе, безгә эфирда көненә 6 сәгать вакыт бирелде. Иртәнге биштән җидегә кадәр, көндез уннан уникегә кадәр һәм кич белән дүрттән алтыга кадәр.

- Коллективыгыз турында да сөйлә инде.

- Утырып эшләүче мин үзем генә, килеп эшләүчеләр шактый. Луара апа Шакирҗанова театр тапшыруын, Айрат абый Хәтмулла “Мөһаҗирләр” тапшыруын эшлиләр. Фарсель абый Зыятдинов “Бакчачы” тапшыруын, Наилә апа Яхина “Кабатланмас моңнар”ны эшләделәр. Гөлфия апа Мөхәммәтгәрәева Мөслимнән килеп, “Тел дигән дәрья бар” тапшыруын эшли. Тапшырулар тагын бар, күп.  “Риваять” төркеме җитәкчесе Руслан Габитов та тапшыру эшли. 

“Болгар” студиясендә яздырабыз. Үзем монтажлыйм да, бүтән студияләргә җибәрәм, анда аны матур кыяфәткә китереп кайтаралар да, аннан соң эфирга чыгарабыз.

- Хәзерге вакытта, аңлавымча, авторларга - гонорар, сиңа хезмәт хакы түләнә, шулай бит?

- Өч авторга гонорар түләнә, калганнарына түләнми. Һәм миңа хезмәт хакы түләнә, әйе. Ул хезмәт хакы дигәнем бөтен кешегә җитә инде дип әйтәсе генә кала. Чөнки бит кешенең юл хакы, күңел хакы дигән әйбер бар. Кешене бушлай эшләргә нинди күзең, нинди йөзең белән чакырасың инде? Өченче ел китте бит хәзер... Ә тапшыруларны сакламасак, безнең йөзебез бөтенләй югала. Алты сәгать эчендә бит нәрсәдер куярга кирәк, җырлар белән генә булмый.

Аннары тагын бер ярдәм булды, әйтергә дә онытып торам икән. Җәлил хәзрәт Фазлыев бездә “Рухият” тапшыруын алып бара. Алар инде беркайчан да акча сорый торган кешеләр түгел. Җәлил хәзрәт аның тапшыруларын яздырып, диск чыгарырга тәкъдим итте. Шуны сатарсың да, шуның акчасына радионы яшәтеп булыр бераз, диде. Чынлап та шулай килеп чыкты. Ул хөкүмәт дәрәҗәсендә чагыштырганда мескен тиеннәр кебек кенә. Ләкин безгә, очын-очка ялгап җибәргән кешегә, шул дискларны сатып эшләгән акча да ярап куйды. 

- Шундый сорау: әгәр дә бер ярдәмче табылып, ешлыкны яшәтерлек акча биреп барса, радио реклама хисабына кергән акчага хезмәт хакларын түләрлек, тапшырулар чыгарырлык акча эшли алыр идеме?

- Була торгандыр, нишләп булмасын. Ләкин моны ниндидер керем ала торган радио итеп карарга кирәкми инде. Ул барыбер социаль проект. Әгәр дә эшенә зыян китермичә, эчтәлеген саклап эшләтәм дисәң, аның максаты акча эшләү булырга тиеш түгел. Ләкин керем алмас дип әйтә алмыйм.

“Тәртип”кә ни өчен ярдәм итмәгәннәрен үз-үзләре дә аңлап бетермиләр бугай. Чөнки бер дә авыр әйбер түгел бит бу. Сәясәт белән дә бәйле әйбер дип аңламыйм мин моны. “Тәртип”нең бүгенге көндә болай итеп яшәве - ниндидер аңлашылмаучанлык.

Без Президент янында булдык. Мин бик рәхмәтле аңа.

Ул безне зурлап кабул итте, тыңлады. Хәлдән килгән бөтен әйберне эшлибез, ярдәм итәбез диде. Менә шул да миңа ышаныч бирде. Шуннан соң безнең килешүләрне озынайттылар, инде өченче ел “Болгар”да эшлибез. Аудитория киңлегеннән без аларга рәхмәтле. Чөнки “Тәртип” радиосын Казаннан 200 чакрым тирәсе генә тыңлыйлар иде, ә “Болгар”ны бөтен Татарстан тыңлый. Шуның нәтиҗәсендә, “Тәртип” тапшырулары буларак без Татарстанның бөтен почмагына барып җиттек. 

- Ә биш яшьлек бәйрәмегезгә нинди аудиторияне көтәсез?

- Төрлесе булыр дип уйлыйм. Ләкин барыбер күңел нишләптер безне беренче көннән тыңлый башлап югалткан, безгә чытырдап ябышкан дип әйтик инде, шундый тыңлаучылар булыр дип көтә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100