Ризәлә Исмәгыйлева: «Тәртип»нең яңадан эшли башлавы халык өчен бәһасез бүләк
Ризәлә Исмәгыйлева «Шәһри Казан» газетасына биргән интервьюсында «Тәртип» радиосын ачу өчен нинди тырышлыклар күрсәтелгәнен сөйләде.
Белүемчә, сез кая гына, кемгә генә хатлар язмадыгыз…
Ничә ел буе хат яза-яза шомарып беттем. Бервакыт, Кремльгә хат илтә барганда, бер бит кәгазьгә исемлек яздым. Кемнәр халыкның язмышын хәл итә ала — Минтимер Шәриповичтан алып барысын да… Хатны тапшырдым да, теге исемлекне һәм кесәдәге соңгы 100 сум акчамны тотып, изге теләкләремне тели-тели Кол Шәриф мәчетенә хәер итеп керттем.
«Тәртип» нинди акчага яшәде соң?
«Тәртип» нең туган көннәрен оештыру, радиолар арасында волейбол уенын үткәрү, «Әниләр һәм бәбиләр» марафонын уздыру — барысы да иганәчеләр ярдәме белән булды. Аның барысы да шәхси хезмәт. «Кара исемлек”тә булгангамы, анысын белмим, мине бер чарага да кертмәделәр. Зур шәхесләрнең бәйрәмнәренә танышлар аша чакырулар табып, соңгы акчаларыма бүләк-чәчәкләр алып сәхнәгә чыгып котлый идем. Ул чараларда мин чыгыш ясаган өчен күп кенә җитәкчеләргә ‚эләккәнен‘ дә беләм. Андый заманнар үтте, Аллага шөкер, артта калды.
«Тәртип» ешлыклы булгач та, татар дөньясы шатланды, шау-гөр килде. Ләкин ул ешлыкны алуның никадәр авыр булуын, моңа ирешү өчен еллар кирәк булуын үзегез генә беләсез. Ул вакытта күңел тулган, үпкәләгән чаклар булдымы?
Дүрт елга якын вакыт аз вакыт түгел. Андый чаклар булгандыр. Ләкин хәзер анализлыйм да, үземнең күп нәрсәләрне белеп бетермәвем аркасында мин саулыгыма зыян китергәнмен дим. Кеше бөтен яктан да гыйлемле булырга тиеш. Законнарны да белергә кирәк. Мин, иҗат белән генә шөгыльләнеп, шәхси оешмаларда гына эшләп, күп нәрсәне белмәгәнмен. Бәлки дәүләт структурасын белмәвем аркасында үземә кыенлык тудырганмындыр. Безнең тәрбия дә шундыйдыр: без — әниләргә кайтып проблемаларны сөйләп, зарлана торган кешеләр түгел. Әнине борчымаска тырышабыз, шуңа күрә ул күп нәрсәне белми дә кала. Ләкин ‚Тәртип‘ өчен әни янды-көйде, борчылды. Инде чиккә килеп җиткән булганмындыр күрәсең, әнигә әйтергә булдым. ‚Кемгә ни өчен комачаулый ул ‚Тәртип‘?» Ник күрмиләр икән аны?» дидем. Хәзер дә менә сиңа сөйләгәндә, күземә яшьләр килә. Гап-гади авыл карчыгы болай диде: «Кызым, синең самолетта очканың бар бит. Аннан 25әр катлы йортлар да шырпы тартмасыдай күренми. Ә ил башларының синнән башка да эше күп. Син алар өчен — бер нокта яки бөҗәк. Син шуны аңла», — дип мине тынычландырды. Олы кешенең зирәк фикере иде бу. Бу сөйләшүдән соң, мин тагын да ныклап «Тәртип» артыннан йөри башладым. Миңа үземне күрсәтергә түгел, әмма күренергә кирәк иде. Бу халык өчен, милләтне саклау өчен кирәк иде. Кая, ничек «Тәртип» барлыгын күрсәтә алам, шулай тырыша башладым. Әни әйткән бөҗәкнең оча торганы да була бит. Ул өскәрәк менеп күренсен өчен, мин хәлемнән килгәннең барысын да эшләдем. Ярдәм итүче кешеләр күп булды. Изге күңелле кешеләр бар ул! Шулай итеп, теге бөҗәкне күрделәр, Аллага шөкер. Бүген инде куанып еласам да була. Рөстәм Нургалиевичка мең рәхмәт! Бу халык өчен бәһасез бүләк, әллә ничә мәчет салудан да болайрак, чөнки радио кебек күңелгә тиз үтеп керә торган, кирәкле мәгълүматны җиткерә ала торган бүтән чара белмим әле мин. Ахыры әйбәт булгач, барысын да кичерәсең. Эш — ул эш, кеше — ул кеше. Кешелек сыйфатларын югалтмыйча, чын кешеләр булып калырга язсын, дия идем. Авырлыклар күп булды, ләкин һәркемнең гамәле «бумеранг» кебек үзенә әйләнеп кайта. Шуңа күрә булдыра алганча әйбәт булырга кирәк.
Шулай да сез хис-кичерешләрегезне яшерергә тырышасыз кебек…
Күңелдә күбәләкләр оча. Куркам, чөнки кеше күзенә күрсәтер өчен эшләнгән әйбер түгел иде ул. Мин хәзер артык сөенә дә белмим бугай. Бәлки бу озак вакытка сузылган билгесезлектән киләдер. Аллага шөкер, эшемнең нәтиҗәсе булды, дим. Ләкин «ура» кычкырып, күкләргә сикереп, алай куанырга иртәрәк. Миңа хәзер дөрес итеп, тәртипле итеп ышанычны акларга кирәк. Президентыбыз, финанс ярдәм күрсәтеп, халыкка шундый бүләк ясады. Минем өстә хәзер бик зур җаваплылык. Дүрт ел буе йөргәнгә караганда да үземне җаваплырак тоям.
Интервьюны тулысынча «Шәһри Казан» газетасы сайтында укырга була.