Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рия – нәрсә ул һәм аның нинди куркынычы бар?

news_top_970_100
Рия – нәрсә ул һәм аның нинди куркынычы бар?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында рия турында аңлата.

«Рия – гамәлләрне кеше күрсенгә кылу ул. Аны ни белән чагыштырып була икән?

Элеккегеләрдән болай дип риваять ителә: «Гамәлләрен рия белән башкаларга ишеттерү өчен кылучы базарга чыкканда үзенең янчыгын вак ташлар белән тутырган кешегә охшаган. Кешеләр аңа карап: «Моның янчыгы ни белән тулы икән?» – дип гаҗәпләнер.

Ләкин аларның бу гаҗәпләнүеннән янчыгын таш белән тутыручыга бернинди файда да булмас. Әгәр ул үзе өчен берәр нәрсә сатып алырга теләсә дә, вак таш бәрабәренә һичнәрсә ала алмас.

Нәкъ шулай ук рия һәм кешеләргә ишеттерү өчен гамәл кылганнарга да, үзенең гамәленнән һәм кешеләрнең сүзеннән башка бер файда да, савап та булмас...» «Тәнбиһүл гафилин» китабыннан.

Бәрәкәтле, игелекле эш көннәре теләп калам!» – дип яза хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100