Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Риваять» төркеме солистлары: «Монда эшләү — күңел халәте»

28 гыйнвар көнне «Риваять» этно-төркеменең 10 еллык юбилее уңаеннан концерт оештырылды. Юбилей концерты Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.

news_top_970_100
«Риваять» төркеме солистлары: «Монда эшләү — күңел халәте»
Салават Камалетдинов

«Тарихны иҗади рәвештә күрсәтәсез»

«Риваять» этно-төркеменең концерты ике бүлектән торды. Беренче бүлек Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүенең 1100 еллыгына багышланган иде. Концертның әлеге өлешендә җырларда борынгы вакыйгалар чагылыш тапты, уен кораллары, костюмнар да 1000 елга артка кайтарды.

«Тарихи чынбарлыкны иҗади рәвештә күрсәткәнегез өчен олы рәхмәтләр белдерәсе килә. Өч мең ел элек шундый бизәкләр, киемнәр булган. Мин, тарихчы буларак, моңа карап сокланам. Киемегез тарихи чынбарлыкка туры килә икән, җырларыгыз да, бәетләрегез дә, биюләрегез дә туры килә дип ышанасы килә», — диде ТР Мәдәният министрлыгының Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов.

Концертка килгән кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла да бар иде. Алар «Риваять» этно-төркеменең катнашучыларын медальләр, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Данис Шакиров концертның беренче бүлеге ислам дине кабул ителүгә бәйле булуын искә төшереп, ансамбльгә шамаил дә бүләк итте.

«Милли үзаңны күтәрүдә зур роль уйный», — диде «Риваять» хакында Ркаил Зәйдулла.

«Риваять» солистлары җәядә дә, пакеттан ясалган сыбызгыда да уйный

«Риваять» этно-төркеменең составы: Руслан Габитов — җитәкчесе, Илнар Сафин, Илмир Ямалов, Ләйсән Зарипова, Эльвира Йосыпова, Мальвина (Мәдинә) Кадыйрова, Айгөл Галәветдинова, Айдар Закиров, Ләйсән Хафизова, Гөлфия Шәрәпова, Базарбай Бикчәнтәев.

Концертта этно-төркем генә түгел, Руслан Габитовның якташлары, актанышлылар Газинур Фарукшин һәм Лилия Муллагалиева катнашты. «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә «Риваять»нең чыгышларын бизәде. Шулай ук «Әлиф» иҗат төркеме солистлары Нурбәк Батулла, Марат Казиханов, Маша һәм Марсель Нуриевлар, «Сәйдәш» бию театры юбилей концертына үз өлешләрен кертте.

«Әлиф»нең биюләре заманча стильдә булса да, алар борынгы көйләргә туры килеп торды. Руслан Габитов һәм Базарбай Бикчәнтәев башкаруындагы «Әйтеш» вакытында тамашачыларга Нурбәк Батулла һәм Марат Казиханов биюе тәкъдим ителде. Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев тамак төбе белән җырлауны да ишеттерде. «Төш» җыры яңгыраганда Нуриевлар гаиләсе контемпорари стилендәге биюне башкарды, ул да үзенчәлекле һәм нәфис булды.

«Агыйдел» ансамбленең «Орыш» биюе вакытында Айдар Закиров һәм Илмир Ямалов җәядә уйнады. Концертның беренче өлешендә тагын барабаннар, курай, сорнай, думбыра кебек уен кораллары яңгырады, икенче өлешендә кыңгыраулы тальяннар, баяннар да чыкты.

Концерт көнне өченче тапкыр әти булган Илмир Ямалов үзе генә дә берничә уен коралында уйнап күрсәтте: сорнай, тартма курай, кашыклар, пакеттан ясалган сыбызгы.

Алар Руслан Габитов белән тамашачылар өчен бәйге дә оештырды. Руслан Габитовның кашыклар белән нинди көй уйнаганын беренче булып белгән тамашачылар сәхнәгә чакырылды, аларны да кашыкларда уйнаттырдылар, соңыннан кашыклар бүләккә бирелде.

Төркемнең эшчәнлеге

«Риваять» этно-төркеме 2011 елда оешты. Без дүрт кеше генә идек һәм «Риваять» фольклор ансамбле дип аталдык. Соңрак без борынгырак, Болгар, Казан ханлыгына бәйле музыка белән эшли башладык һәм төрки-татар этно-төркем дип аталдык. Составта Эльвира Йосыпова, Илшат Исхаков һәм минем тормыш иптәшем иде, хәзер ул безнең арада юк», — дип сөйләде «Риваять» этно-төркеменең җитәкчесе Руслан Габитов. (Луиза Габитова 2020 елның җәендә вафат булды).

Руслан Габитов коллектив оешканчы «Сорнай» фольклор ансамблендә катнашкан. «Илмир Ямалов, мин, Ләйсән — без «Сорнай» ансамбленнән чыккан кешеләр», — ди ул. Әлеге концертка да «Сорнай» ансамбленең җитәкчесе Ринат Гыйләҗевне чакырганнар.

Хәзерге вакытта «Риваять» этно-төркеме концертлар оештырып кына калмый, кешеләрне борынгы һәм безнең заман фольклор уен кораллары белән таныштыра. Руслан Габитов үз эшчәнлеген «Манзара» тапшыруындагы «Моң сандыгы» сәхифәсе һәм «Тәртип» радиосындагы «Риваять» тапшыруында алып бара. Шулай ук этно-төркем Татарстан кунаклары өчен махсус интерактив программалар да оештыра.

«Концертлар белән бик сирәк чыгабыз. Республикада, башка регионнарда концертлар бирергә зур теләгем бар, ләкин бу бик күп көч таләп итә, мин моны үзем генә эшләп чыга алмыйм, ярдәм кирәк. Бүгенге концертны оештыру да киләчәктә концертлар оештырырга үзенә күрә бер этәргеч булсын иде», — диде Руслан Габитов.

Хәтерлим, әле «Риваять» төркеме мәктәпләргә килеп, укучыларны уен кораллары белән таныштыра иде. Ул вакытта безгә, мәктәп укучыларына, милли киемнәрдән килгән абый-апаларның кызыклы уен коралларында уйнауларын тыңлау бик ошады.

Без берничә ел мәктәпләрдә әйбәт кенә эшләп алган идек, миндә мәктәпләрдән бик күп рәхмәт хатлары җыелды. Кызганыч, без аны туктаттык. Бер чорда мәктәпләрдә концертларны бетерделәр, шуңа карамастан кайбер милли җанлы мәктәпләр үзләренең шәхси чараларына безне барыбер чакыра. Безнең мәктәптә оештырган концертлардан соң кайбер балалар музыка мәктәпләренә мандолина классына язылды, — дип сөйләде «Риваять» этно-төркеме җитәкчесе.

Үзегезнең балалар эшчәнлегегез белән кызыксынамы? - дип сорадым.

Зур кызым фортепиано классын тәмамлады, хәзер музыка көллиятендә укый. Кечкенә улым баянга йөри, ә уртанчы улым әле хәзер генә музыка белән кызыксына башлады. Курай бүләк иттем — курайда уйнарга өйрәнә, гитара бүләк иттем — гитарада уйнарга өйрәнә. Минем иҗат белән дә таныша башладылар. Кечкенә чакта әллә ни бик кызыксынмый иделәр, ә хәзер концертка теләп киләләр. Миңа шундый рәхәт, күңелгә җылы була балалар кызыксынгач, — диде Руслан Габитов.

«Риваять» — ул күңел халәте»

Илмир Ямалов «Риваять»тә алты ел дәвамында эшли. Төп акча чыганагы — алып баручы булып эшләү. Төркем җитәкчесе аларга үз эшләрен алып барырга мөмкинлек бирә.

Җомга, шимбә мин мәҗлесләрдә эшлим, ул акча гаиләмә җитә. Иң мөһиме - нәфесеңне тыя белергә кирәк. «Риваять» — минем өчен күңел халәте. Җырлар яздыру, инструментларда уйнау ошый. Ул бит эзләнү процессы — үзеңне эзлисең. Ул иҗади процесс. Ансамбль универсаль, артистларыбыз да икешәр эштә эшли, кемдер укытучы, кемдер башка юнәлештә. Мин дә бәйрәмнәр, мәҗлесләрдә эшләгәч, кайвакыт ансамбльнең графигына җайлашып булмый. Гадәттә, бер вакытта «Риваять»тә төркемнең дүрт, биш, алты кешесе эшли. Бүген унеллык юбилей хөрмәтенә тулы состав җыелды, — дип аңлатты Илмир Ямалов.

Гөлфия Шәрәпова да төркемдә якынча алты ел. Аны, төркемгә татарча сөйләшкән, җырлый, бии, музыка уен коралларында уйный белгән кыз кирәк дип, дусты Эльвира чакырган. Ул татар балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. ««Риваять»тә булу төп эштә дә бик нык булыша, мин балаларны да татар фольклоры, татар музыка тамырлары белән таныштырырга тырышам», — диде ул.

Нинди уен коралында уйныйсыз?

Мин, беренче чиратта, баянчы. Тик «Риваять» төркемендә безнең профессиональ баянчыбыз Илнар Сафин бар, шуңа мин баянда чыгыш ясамыйм, җырлыйм, биим, кечкенә уен коралларында уйныйм. Фортепианода да уйныйм, курайда да уйный башладым.

«Казан халкы әллә йоклаганмы?»

Концерт яхшы узды. Җырлары, биюләре, экранда чыгып барган рәсемнәре, видеолары — барысы да яхшы әзерләнгән, тик тамашачылар күп түгел иде. «Залга күз салдым да, Тукай сүзләре искә төште: "Казан халкы әллә йоклаганмы?" Төбәкләрдә без заллар тутырып, милләт өчен көрәшеп ятабыз икән дигән фикер туды миндә», — диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкиле Рафилә Рәсүлева. Удмуртиядән килгән кунаклар «Риваять»не бик хөрмәт итүләрен, аларны үзләрендә көтеп алуларын әйттеләр.

«Риваять» этно-төркеменең юбилей концертында аларның репертуарындагы иң популяр җырларының берсе «Алдым кулга думбыра» да яңгырады. Тамашачыларның ул җырны көтеп алганнары сизелде, күп кеше телефонын чыгарып, видео яздырта башлады.

Концертта яңгыраган әлеге һәм башка җырларны «Татар-информ»ның видеоязмасыннан тыңларга мөмкин.

 


Галерея: «Риваять» этно-төркеменең 10 еллык юбилееннән фоторепортаж

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100