news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Риваять» этно-төркеме җитәкчесе Руслан Габитов: «Этник музыкага кызыксыну арта»

Хәзер төрле мәҗлесләрдә татар халкының уникаль мәдәниятен һәм традицияләрен күрсәтү, электән килгән йолалар буенча бәйрәм итү модага кереп китте. Татар милли гореф-гадәтләрен күрсәтүче коллективлар арасында «Риваять» этно-төркемен аерып әйтергә була. «Интертат» төркемнең җитәкчесе Руслан Габитов һәм «риваятьче» Гөлфия Шәрапова белән әңгәмә корды.

news_top
«Риваять» этно-төркеме җитәкчесе Руслан Габитов: «Этник музыкага кызыксыну арта»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Руслан, «Риваять» төркеменә быел 15 ел була икә. Аның тарихы нинди?

Руслан Габитов: Мин тумышым белән Актаныштан. Казанга күченеп килгәч, үземне таба алмый йөрдем. Мәдәният министрлыгының бер юнәлешендә – методик үзәктә эшләдем. Кичләрен рестораннарда җырлый идем, алып баручы да булдым. Көннәрдән бер көнне миңа Ринат Гыйләҗев белән танышырга туры килде. Ул – «Сорнай» ансамбленең җитәкчесе. Без аралаша башлаганда, әлеге төркеме таркалып торган чак иде, без аны бергә тергездек. Дүрт ел шул ансамбльдә җитәкче булып эшләдем. Ансамбльдән китү белән, «Риваять» төркемен оештырдым.

Нигә «Риваять» дип атадыгыз?

Руслан Габитов: Әллә нинди исемнәр уйлап бетердек. Газета укыганда, «риваять» сүзе очрады да, иптәшем: «Матур исемгә охшаган. Нәрсәне аңлата ул?» – диде. Ул вакытта бу сүзгә бик төшенеп тә бетмәгән идем. Әмма аның безгә туры килә торган матур сүз икәнен аңлагач, шуны сайладым. Шушы атама минем эшемә юнәлеш бирде, һәм мин халык тарихын, мифологияне өйрәнә башладым.

Әлеге төркемнең максаты нидә?

Руслан Габитов: Киләсе буынга мирас калдыру. Үткәннәрне барлап, бүгенгесен булдырабыз. Бу – безнең девиз. Без актуаль булмаган мирасны бүгенге форматка яраклаштырабыз. Бу уен коралларында, төрле йолалар, кием үрнәкләрендә чагыла.

Төркемегездә ничә яшьлек кешеләр эшли һәм сез барлыгы ничәү?

Руслан Габитов: Ундүрт кеше эшли. Иң яшь артистыбыз Ильяска 18 яшь, ә иң олысы Айдар абый – аңа 52 яшь. Безгә яшьләр күп килә. Әле менә соңгы арада бер артистыбыз башка җиргә күченде, берсе декретка китте. Хәзер тагын яшьләр җыябыз.

"Иң яшь артистыбыз Ильяска 18 яшь, ә иң олысы Айдар абый – аңа 52 яшь»

Фото: © Руслан Габитовның шәхси архивыннан

«Риваять» төркеменең составы еш үзгәреп торамы?

Руслан Габитов: Алышынмый. Без бу коллективны дүртәү оештырдык, шулардан икебез баштан ук бергә. Коллективка кеше килә, үзен сынап карый, туры килмәсә – китә.

Ә нишләп туры килмәскә мөмкин, сездә эшләве авырмы?

Руслан Габитов: Бездә «универсал» булырга – җырларга да, биергә дә, уен коралларында да уйнарга кирәк. Тик иң мөһиме ул – яхшы кеше булу. Эшләү җиңел димәс идем.

Гөлфия Шәрапова: Ансамбльдә эшлим дисәң, син башка кешеләргә дә карарга тиеш. Кайвакыт яраклашырга, компромисс эзләргә туры килә. Кайбер кешеләр, табигате буенча, үзе генә эшләргә яраклашкан була, аларга төркемдә эшләү авыррак.

Гөлфия, сез төркемдә күптән эшлисезме? Анда ничек килдегез?

Гөлфия Шәрәпова: «Риваять»тә эшли башлавыма ун елдан артык. Төркемне оештыручылар рәтендә булган Эльвира белән без танышлар, башка коллективта бергә бии идек. Эльвира ул коллективтан иртәрәк китте һәм Руслан белән бергә эшли башлады. Мин, ансамбльдән киткәч, гәрчә төп эшем булса да, миңа иҗат җитми иде. Шулай Эльвира белән язышып киттек тә, мин аның кайда эшләве турында сораштым. Ул миңа төркем турында әйтте. Аннары миңа: «Син бит татарча беләсең, җырлыйсың, биисең, безгә шундый кешеләр кирәк. Репетициябезгә кил, Руслан ризалашса, сине коллективка алырбыз», - диде. Шулай килдем дә, аннары китмәдем инде.

«Риваять» төркеменнән тыш, сезнең төп эш урыны бармы?

Гөлфия Шәрипова: Русланнан кала, һәрберебезнең төп эш урыннары бар. Мин, мисал өчен, балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшлим. Алай да, «Риваять» төркеме белән атнага бер җыелып, программаны кабатларга тырышабыз.

«Бездә «универсал» булырга – җырларга да, биергә дә, уен коралларында да уйнарга кирәк»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Төркемегез нинди юнәлешләрдә эшли?

Руслан Габитов: Безнең төп ике юнәлеш бар. Беренчесе җырлап-биеп, театральләшкән форматта фонограмма белән эшләү. Икенчесе – «тере состав», борынгы уен коралларында – кубыз, думбра, озын курайлар, бәрмә уен кораллары һәм башкаларда уйнап, эпик жанрлар.

Казанда туристлар өчен төрле интерактив программалар бар. Безнең «Кунакчыл бай йорты» дип аталган, халкыбызның өстәл арты традицияләренә караган интерактивка үткән ел 10 яшь тулды. Монардан кала, әле бик күп кызыклы форматлар белән эшлибез.

«Тәртип» радиосында һәм ТНВда «Манзара» тапшыруы кысаларында «Моң сандыгы» дигән сәхифәм чыга. Мин анда татар-төрки уен кораллары турында сөйлим. Без Казанда, якын тирәдәге шәһәрләргә балалар янына мәктәпләргә дә йөрибез, аларга да уен кораллары турында сөйлибез.

Барысына да ничек өлгерәсез?

Руслан Габитов: Без төркем белән бергә эшлибез, Аллаһка шөкер, җитешәбез, тырышабыз. Иҗат белән шөгыльләнү – минем яшәү рәвешем.

Алай да төркемегездә һәр кешенең үз вазифалары бардыр?

Гөлфия Шәрәпова: Һәрберебезнең үз вазифасы бар, әйе, тик без төрлечә дә җыела алабыз. Руслан безгә чара буласын хәбәр итә, кемнәр бара алуы турында белешә. Һәм без, кемнәр килә ала, җыелабыз. Төрле составта да яраклашабыз. Безнең коллективтагы артистлар я бию, я җыр, я уен коралларында уйнау ягыннан көчле. Бер үк кеше барысын да эшли ала.

«Иҗат белән шөгыльләнү – минем яшәү рәвешем»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Хәзер туйлар бер калебкә салынган»

Хәзер мәҗлесләргә уен коралларында уйнаучыларны, биючеләрне чакыру модага кереп китте. Сезне еш чакыралармы?

Руслан Габитов: Моны без генә белми калдык, ахры. Соңгы вакытта чакыра башладылар, ләкин безне әле белеп бетермиләр. Без йолаларны, җырларны заманчалаштырабыз. «Кыз озату», «Бирнә сандыгы», «Туганнарны берләштерү», «Кыз белән егетне мактау җырлары» ише йолаларны яңартабыз, матур итеп күрсәтәбез. Кешеләр бер-берсеннән күреп, безне чакыралар. Хәзер туйлар бер калебкә салынган. Тик туйларда Европадан килгән йолаларны кулланалар, ә үзебезнең төрки йолалар читтә кала.

Гөлфия Шәрәпова: Үткән ел Республика туйларын милли стильдә оештырган өчен яшьләргә грант чыгарган иде. Без бу мәгълүматны белгәч, заказлар күбрәк булыр, дип өметләндек. Тик алай булып чыкмады.

Сез бу йолалар турында китаплардан укып өйрәнәсезме?

Руслан Габитов: Тарихи материаллар, фольклор чыганаклар җитәрлек. Һәр төбәкнең гореф-гадәтләре төрле, ләкин аларның уртак яклары бар.

Конкуренция көчлеме?

Руслан Габитов: Казанда безнең юнәлештә эшли торган коллективлар бик аз.

Гөлфия Шәрәпова: Минемчә, конкуренция булу ул – әйбәт, чөнки бер-береңне күреп, арттырмакчы, сыйфатлырак эшләмәкче буласың.

Руслан Габитов: «Сәламәт» конкуренция булырга тиеш. Без, коллегалар, элемтәдә торабыз. Әгәр безнең заказлар артса, һәм буш көнебез булмаса, мин башка коллективны тәкъдим итәм. Безнең программа уникаль, күпчелек очракта башкаларны кабатламыйбыз. Җырлыйбыз да, биибез дә, уйныйбыз да, аралашабыз да. Төркемебездәге яңалыкларны социаль челтәрләрдән белеп торып була. Елдан-ел үсәбез, без халыкка якын.

Чит төбәкләргә дә йөрисезме?

Гөлфия Шәрәпова: Әйе. Мисал өчен, Себер татарлары безне өч тапкыр чакырганнар иде. Тирә-юньдәге төбәкләргә дә еш чыгабыз.

Әгәр башка этно-төркем сезнең идеягезне «урласа», реакциягез нинди була?

Руслан Габитов: Элегрәк «Эх, безнең фонограмманы алганнар», - ди идем. Хәзер моңа тыныч карыйм. Алсыннар, җырласыннар. Тик бер шартым бар. Җырчылар арасында һәвәскәрләр һәм профессионаллар бар бит. Әгәр дәүләт күләмендәге ансамбльләр сораса, бу – дорес түгел, аларның үзләренең йөзе булырга тиеш. Ә, мисал өчен, балалар сораса, бер сүзсез ризамын. Фольклорда юнәлешләр бик күп, бар кешегә дә эш җитә.

«Безнең программа уникаль, күпчелек очракта башкаларны кабатламыйбыз»

Фото: © Руслан Габитовның шәхси архивыннан

«Акча җиткерү хәзер бик җиңел түгел»

Чараларда эшләгәндә, нинди кызыклы очраклар булганы бар?

Гөлфия Шәрәпова: Чарада түгел, ә юлда булган кызык очракны сөйлим. Берничә ел элек безне Тула шәһәренә Сабантуйга чакырдылар. Юлга төнлә кузгалдык. Казанны чыгу белән Руслан, туктады да, машинаның тәгәрмәчләрен карады. Мәскәүгә җиткәндә, иртәнге 6-7 сәгатьләр тирәсендә юл кырыена туктады, көпчәге тишелгән булып чыкты. Бөтен кеше йоклый. Туктагач, мин уяндым, һәм машинадан чыктым. Руслан үзе ишекне ачып чыгарды. Мин урман ягына киттем, ә аннан чыкканда, юлда беркем юк иде. Мин – өй киеменнән, кулымда берни юк. Машинаның эзе дә калмаган.

Башта үземне тынычландырдым, бәлки, дөрес җиргә килеп чыкмаганмындыр, дим. Тик анда бер генә юл иде... Башта машина туктатып карадым, беркем туктамады. Җәяү кузгалдым. Егерме минутлап баргач, заправкага килеп җиттем. Үзем белән булган хәлне бер байкерга сөйләдем. Ул миңа телефонын бирде. Интернеттан Русланның телефонын табып шалтыраттым. «Сәлам, син берни дә онытмадыңмы?» – дим. Ә Руслан: «Син кем?» – диде дә, телефонны куйды. Шуннан соң башына барып җитте, бугай. Кире шалтыратты. Мәскәүне урап, кире килеп аллды инде. Безнең иң курыкканыбыз бәйрәмгә соңга калу иде.

Руслан Габитов: Минзәләдә бер мәктәптә Бөек Ватан сугышына кагылышлы чарада чыгыш ясадык. Без попурри башкарабыз. Концерт озакка сузылды, балалар тыныч кына утыра алмый башлады. Оештыручы безгә әйтмичә генә концертны кыскартырга уйлаган. Без җырлап бетерүгә, соңгы «Катюша» җырын башкарырга җыенган. Попурриның бер өлешендә пауза бар, аннан соң мари биюе китәргә тиеш. Ә оештыручы бу паузада тотты да сәхнәгә чыкты һәм «Катюша» җырын башкара башлады. Аннары безнең мари бию көе башланды. Нишләргә белми аптырашта калдык. Аннары җырны туктаттык һәм ул яңадан җырлый башлады.

Төрле бәйрәмнәрдә эшләп йөреп, күп акча эшләп буламы? Төркемдәге артистларга да хезмәт хакы түләргә кирәк бит.

Руслан Габитов: Без – үзешчәннәр. Безне Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башка министрлыклар чакыра, килешү нигезендә эшлибез. Бездә хезмәт хакы булмагач, артистлар өчен коллективта эшләү – өстәмә керем чыганагы гына. Әлбәттә, акча җиткерү хәзер бик җиңел түгел. Костюмнар, уен кораллары, ә иң кыйммәте – реклама.

«Әлбәттә, акча җиткерү хәзер бик җиңел түгел. Костюмнар, уен кораллары, ә иң кыйммәте – реклама»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

15 яшь тулу уңаеннан берәр концерт оештырачаксызмы?

Руслан Габитов: Әйе, 15 нче ноябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә бәйрәм концерты булачак. Чараның эчтәлеген беләм, әмма сценариен уйлап бетерәсе калды әле. Унбиш ел эчендә нинди кызыклы проектлар эшләдек, шуларның барысын да күрсәтергә исәп. Кунакларга килгәндә, бер зур коллективны чакырырга уйлап торабыз. Бәлки, башка шәһәрләргә дә концерт белән барырбыз.

Сезнеңчә, этник музыканың киләчәге нинди?

Руслан Габитов: Этник музыкага елдан-ел кызыксыну арта. Хәзер китаплар күп чыга, кешеләр тарихны өйрәнә, шәҗәрәләрен ясыйлар. Шуңа аның киләчәге якты булыр, дип уйлыйм.

Әңгәмә өчен рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар