Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришвәт алып көллияткә укырга керткән өчен: Татарстанда акчага табынган педагогны суд көтә

news_top_970_100

Татарстанда 66 яшьлек хатын-кыз «ришвәт алу» һәм «вазыйфаи вәкаләтләреннән явызларча файдалану» маддәләре буенча гаепләнә.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2020 елда ул, Казан медицина көллияте директоры буларак, «Демография» милли проекты кысаларында 843 мең сумнан артык белем бирү хезмәте күрсәтү турындагы актларга кул куйган. Ә укулар үткәрелмәгән.

Моннан тыш, 2022 елда хатын-кыз, арадашчылар аша, колледжга керү имтиханнары нәтиҗәләренә карамастан, абитуриентлардан 6,8 млн сумнан артык ришвәт алган.

Җинаять эше карау өчен судка җибәреләчәк. Арадашчыларга һәм ришвәт бирүчеләргә карата җинаять эшләре аерым производствога бүлеп бирелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100