Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришвәт алган өчен хөкем ителгән экс-министр Алексей Улюкаев вакытыннан алда иреккә чыкты

news_top_970_100
Ришвәт алган өчен хөкем ителгән экс-министр Алексей Улюкаев вакытыннан алда иреккә чыкты

Россиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Тверьдәге 1нче төзәтү колониясеннән шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыкты. Ул ришвәт алган өчен сигез елга хөкем ителгән иде.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, Улюкаевны колония территориясеннән кара төстәге Range Rover машинасына утыртып алып чыкканнар. ТАСС агентлыгының хокук саклау органнарындагы чыганагы мәгълүматлары буенча, бу машина аның туганнарыныкы. Экс-министр автомобильнең арткы утыргычына утырган булган, ул журналистлар белән аралашудан баш тарткан.

Судта хәбәр итүләренчә, Алексей Улюкаевка ФСИН рөхсәтеннән башка яшәү урыны алыштыру тыела.

Икътисади үсеш министрлыгының элекке җитәкчесе Алексей Улюкаев Тверь шәһәренең Мәскәү районы суды карарыннан соң 1нче төзәтү колониясеннән вакытыннан алда иреккә чыгарылды. Суд Улюкаевның быелның 27 апрелендә биргән ходатайствосын хуплады. Закон тарафыннан билгеләнгән вакыт эчендә бу карарга прокуратура да, ФСИН да шикаять бирмәгән. Пәнҗешәмбе көнне бу карар үз көченә керде. Улюкаев хөкем карары билгеләгән срокның 5,5 елын колониядә уздырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100