news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришвәтчелек өчен тоткарланган түрә документны чәйнәп йотарга маташканда үлә язган

Түрә «кара хисап»ны чәйнәп йотмакчы булганда, чак кына исән калган.

news_top
Ришвәтчелек өчен тоткарланган түрә документны чәйнәп йотарга маташканда үлә язган

Иркутск өлкәсе һәм Бурятия буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Владимир Журавлев ришвәтчелектә шикләнелде. Тоткарлау вакытында ул чак кына үлми калган. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

Журавлев кабинетында оператив эшләр барышын Россия Тикшерү комитеты күрсәтте. Кадрларда түрәнең кәгазь битен алуы, бармакларын ялап куюы һәм кәгазьне чәйнәп йотарга маташуы күренә. Ләкин ул документны йотканда тончыга. Оперативниклар ярдәме белән генә бу кеше исән кала, диелә хәбәрдә.

«Иркутск» телеканалы мәгълүматы буенча, документта «кара хисап» булган. Кәгазь дәлилне саклап кала алганнармы, юкмы — анысы хәбәр ителми.

Журавлевны сак астына алганнар. Тикшерү версиясе буенча, 28 февральдә ул шәхси эшмәкәрдән 160 мең сум күләмендә акча алган. Ул урман продукциясен экспортлау өчен фитосанитария сертификатлары бирергә вәгъдә иткән.

«Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре вдеомство җитәкчесенең урынбасарын, башка вазифаи затларны тоткарлады. Тикшерүчеләр җинаятьчелекнең башка эпизодларын ачыклый. Җинаятьтә шикләнелүчеләрнең яши торган урыны, кабинетлары тикшерелде. Биредә акчалар, документлар, наркотик матдәләр табылды», - дип хәбәр ителәр Россия Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар