Ришат Төхвәтуллинның яңа җыры ялгыз кешеләргә багышланган
«Һәр җыры йөрәккә үтеп керерлек», дип бәяләгән тамашачы.
Татар халкының моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин чираттагы яңа җырын тәкъдим итте. Ул ялгыз, парсыз калган кешеләргә багышлана.
Яңа җыр «Ялгызларга бәхет телик» дип атала. Аның сүзләрен Рауза Хафизова, ә көен Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Гүзәлия язган.
«Һәр җыры йөрәккә үтеп керерлек», дип бәя биргән тамашачы.