news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинны машина тизлеген арттыруда гаепләгәннәр

Бу көннәрдә Ришат Төхвәтуллин дусты Элвин Грейга кунакка барган. Элвин Грей Казанның Салмачи бистәсендә яши.

news_top
Ришат Төхвәтуллинны машина тизлеген арттыруда гаепләгәннәр

«Salmachi.online» инстаграм аккаунтында Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны машина тизлеген арттырудан гаепләгәннәр.

«Бистә буенча тиз йөрүегезне туктатыгыз. Элвин Грей, әйт аңа, урам буенча очмасын, аннан соң тузан баскан иде. Ярый әле көндез, балаларның урамда чагы түгел иде», — диелгән аккаунтта.

«Элвин Грей» лейблы да комментарий калдырган.

«Дуслар, нәрсә теләгән идегез соң? Дустым сезнең өчен җыр яздырырга килде бит. Нәрсә булды? Яхшырак булыгыз», «Радик яшәгән бистәдә усал кешеләр һәм „диван“ тәнкыйтьчеләре яши дип белмәгән идем. Фу», — дип язган «Labe_elvin_grey» аккаунты.

Без Ришат Төхвәтуллинның администраторы Илгиз белән элемтәгә кердек. Ул безгә комментарий бирмәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар