Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның мәҗлестә җырлаганын ошатмаганнар: яратмаган рәвештә карап утырган кызның кем икәнен ачыклыйлар

Ришат Төхвәтуллин инстаграмында үзенең бер чыгышын урнаштырган һәм "Салават Тәлгатовичны котлап килдек" дип язган. Фанатлары Ришатның корпоративта җырлавын ошатмаган.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның мәҗлестә җырлаганын ошатмаганнар: яратмаган рәвештә карап утырган кызның кем икәнен ачыклыйлар
"Ришат, элегрәк мондый мәҗлесләрдә җырламыйм дигән идең бит. Кире уйладыңмыни?" - дип язганнар аңа. "Бу сезнең статусыгызны һәм имиджыгызны боза, алай эшләргә кирәкми", - дип тә өстәгәннәр.

Инстаграм кулланучыларын мәҗлестәге тамашачылар кызыксындыра. "Нигә барысы да мәет чыккандагы кебек күңелсез", - дип сораган бер укучы."Кешеләрнең йөзләрендә әйтеп бетермәслек шатлык", - дип яза тагын берсе. "Ришат, берничә концертыңда булдым, искитмәле булды. Халык шулхәтле ихтирам итә үзеңне. Әле тагын барырга җыенабыз. Ә боларның йөзләрендә ихласлык юк. Сокланып, әсәрләнеп тыңлаучыларны да күрмим. Таш курчак кебек утыралар. Җитмәсә, сызгыралар. Үпкәли күрмә, үз фикеремне язам. Шуның өчен куйгансыңдыр бу язманы", - дип язган Ришатның иҗатын яраткан бер инстадусты.

Укучыларны Ришатка өнәмәгән рәвештә карап утырган кыз да кызыксындырган. "Кызның йөзендә ризасызлык. Тавышка колагы тонганмы шунда", - дип язган бер укучы. "Ул кинәт чыгыштан коелып төшкәндер", - дип яклаган аны берсе.

Мәҗлестә булган укучылар исә Ришатның инстадусларын кичәдә булмыйча бәя чыгаруда гаепләгәннәр. "Кайда булса да җырла". "Бу мәҗлестә яраткан җырчыбызны күрү, тыңлап утыру безнең өчен могҗизага тиң булды!" - дип мактап язганнар алар җырчыны.

Салават Талгатовичны котлап килдек

Публикация от Ришат Тухватуллин (@rishat_thv)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100