Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинны Гөлназ Асаевага димлиләр, ә ул Сати Казанова белән фотога төшкән

Ришат Төхвәтуллинны Гөлназ Асаевага димлиләр, ә ул Сати Казанова белән фотога төшкән

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинны Гөлназ Асаевага димлиләр, ә ул Сати Казанова белән фотога төшкән
Җырчы Ришат Төхвәтуллин инстаграмында Россия эстрадасы йолдызы Сати Казанова белән төшкән фотосын урнаштырды.

"Гөлҗамал"ны җырламады. Бик матур тавыш белән үз туган телендә җыр башкарды", - дип язган Ришат Сати турында. 

Сати кабарда милләтеннән, мөселман.

Ришатның язылучылары Сатиның "Гөлҗамал"ны ни өчен җырламавы турында гапләшеп алган. "Аны җырларга тавышы юк Сатиның", - диючеләр күпчелек.

Шуннан Ришатның бер инстадусты болай дип язган: "Гөлназ Асаевага өйләнсәгез, Рәсәйдә иң матур һәм күркәм пар булыр идегез. Икегез дә моңлы җырлыйсыз һәм бик матурсыз. Асаева акыллы һәм татар кызларына гына хас сыйфатларга ия. Икегез бергә җырлаган җырлар көтеп калабыз", - дигән ул. Ришатны Сатига өйләнер дип куркуы булды микән, Сати белән йөреп Гөлназны онытыр дип уйлады микән?


Гөлназ Асаева белән Ришат Төхвәтуллин арасындагы мөнәсәбәтләр әлегәчә ачыкланмаган. Гөлназ үзе Ришатка хисләре барын яшерми. "Ришатны яраткан кебек берәүне дә яратмадым", - дигән иде ул бер интервьюсында. Әмма соңыннан үзе үк Ришатны җырчы Алия Карачуринага димли башлады. Ләкин бераздан Алия белән Гөлназның Ришат аркасында аралашудан туктаулары мәгълүм булды

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100