Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның "Башкорт йыры"нда җыйган тавышлары ни өчен юкка чыккан?

Ришат Төхвәтуллин үзенең аккаунтында аңлатканча, БСТ телеканалы һәм "Башкорт йыры" Ришатның "Исеңдәме" җыры өчен җыелган тавыш нәтиҗәләрен юкка чыгарган.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның "Башкорт йыры"нда җыйган тавышлары ни өчен юкка чыккан?
Аның сүзләренчә, җыр алты ай дәвамында беренче урында булган. "Минем мондый буталчык ситуацияләргә кысыласым килми һәм, гомумән, кысылганым да юк. Ләкин бу җырның авторлары Гөлназ Закирова һәм Венер Фәттахов алдында уңайсызлык кичерәм. Шундый матур җыр иҗат итүче бу шәхесләрнең монда бер гаебе дә юк бит. Мин - бу җырны халык күңеленә илтеп җиткерүче җырчы гына. Төп бәяне бирүче тамашачым, рәхмәт сезгә юллаган тавышларыгыз өчен, сезнең алда түбәнчелек белән баш иям!" - дип язган Ришат Төхвәтуллин.

Гөлназ Закированың бу мәсьәләгә карата фикере: "Ришат, дустым. Син бу җырга сулыш бирдең һәм бик күп тамашачыларга ирештердең. Бик зур рәхмәт сиңа! Интеллигент, тәрбияле кеше булганга гына бу ситуациядән гауга ясамадың. Бәлки шуның өчен дә Ришат Төхвәтуллин - өстен, алда! Әле вакыт бар, бәлки "Башкорт йыры" оештыручылары аңга килер".

Җырчының бу хәбәре астында төрле фикерләр калдырганнар: 

"БашТВ татар җырларын яратмый".

"Ришат, иң мөһиме - бу җырлар халык күңелендә яшәсен! ТВдагы рейтинглар, конкурслар кемгәдер кирәктер, ләкин безнең өчен алар әһәмиятле түгел".

"Ришат үзе - Башкортстаннан, ә алтын тавышы - Татарстанныкы. Кәефеңне төшермә, синең әле барысы да алда".

"Хәзер бик күп бәйгеләрдә гаделлек юк. Иң төгәл һәм гадел бәя - халыкныкы. Тамашачы синең тарафка күптән үз бәясен әйтте. Аншлаг белән узучы концертлар, билетларга чират, көчле алкышлар һәм хөрмәт шуны дәлилли".

"Безнең республика талантлы кешеләрне бәяли белми, шуңа күрә барысы да Татарстанга тартыла. Ә анда бәяли, ярата беләләр, үсәргә мөмкинлек бирәләр. Моңа мисаллар күп, без барысын да беләбез һәм горурланабыз!"

"Ришатны түгел, башка кешене лидер итәргә телиләрдер. Машинага утыргач та, иң беренче итеп шушы җырны кабызам. Моңлы тавышың, җырларың өчен рәхмәт!"

"Ник эчегез поша? Шоубизнес... Ришат итәгатьле итеп үз фикерен җиткерде. Молодец. Башлы егет, киләчәге бар. Ришат бит татар җырчысы. Дөньяда моң иясе бер ел белән генә бәяләнми, гасырларда чагыла".
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100